Сценарий по математике: Математик кафе “Хатын-кыз математиклар”


Математик кафе “Хатын-кыз математиклар”
(1 слайд)
- Без 10 класста укыйбыз. Математика фәнен Венера Венеровна укыта. Математика дәреслекләрендә, математик - тарихи язмаларда, төрле математик викториналарда гел ир-ат исемнәре генә очрый, Пифагор, Виет, Фалес, теоремалар аларның исемнәре белән йөртелә. Математика өлкәсендә әллә ир-егетләр генә көчле микән , алар гына башлы микән дип, без кызыксына башладык .
- Районыбыз мәктәпләрендә якынча 51 математика укытучысы бар икән, шуларның 4 се генә ир-атлар. Димәк, хатын-кызлар башлырак та булып чыга түгелме соң? Үз алдыбызга шундый сорау куеп, без кызыксынып эзләнүләр уздырдык. Һәм үзебезнең эшчәнлек белән сезне таныштырырга булдык.
(2 слайд)
-Сезне “Хатын-кыз математиклар“ исемендәге кафега кунакка чакырабыз.
( 3 слайд) Шуны онытмагыз: аппетит белән йотылган белемнәр генә яхшы үзләштерелә. Меню тәкъдим итәбез.
(4 слайд) Сезне “математик куышлар” салаты белән сыйлыйбыз.
(5 слайд) ( һәр өстәлгә биремнәр тараталар мин )
Биремнәрне чишеп җавапларны әйтерсез. Җаваплар әзер: (һәр өстәл җавап бирә) дөрес.
слайд) Феано, Гипатия, Софья бу исемнәр хатын-кыз математиклар исемнәре
-(7 слайд) ФЕАНО (Б.э.к.-6 гасыр) – борынгы грек галиме, математик, философ-Пифагорның укучысы һәм хатыны. Пифагорның математик ачышлары, математик белемнәре, фикерләре белән кызыксынып, аның эшен дәвам итә, саннар теориясе өстендә эшли. Кызы һәм 2 улы да математика фәненә тартылалар. Пифагор, кызы Данога үзенең кулъязмаларын сакларга биреп калдыра. Данога бик зур суммаларга ул эшләрне сатарга кушучылар күп була, ләкин ул аларны сатмый, әтисенең хезмәтләренә тугры калып, хәерчелектә үлә.
-(8 слайд) ГИПАТИЯ АЛЕКСАНДРИЙСКАЯ (370-415) - Александрия галимнәре җитәкчесе, математик, философ, искиткеч чибәр, акыллы шәхес була. Данлыклы Александрия китапханәсендә лекцияләр укый. IV гасырда христианнар бөтен Рим империясендә мәҗүсилек диненә каршы һөҗүм башлыйлар. Башка диндә булып, башка төрле уйлаган галимнәрне утта яндыралар. Гипатиянең белеме, акыллылыгы, чибәрлеге бик күпләрнең ачуын китерә. Монахлар Гипатиягә каршы чыгалар һәм аны җәзалап, соңыннан гәүдәсен утта яндыралар. Бу шәхеснең шундый кызганыч үлеменнән соң Европада математика фәне бөтенләй сүнә. Европада, Англиядә хәтта 16 гасырда да әле тапкырлау таблицасын белгән кеше галим булып санала. Гипатиядән соң математика Көнчыгышка- гарәп илләренә күчә, шунда ислам дине белән беррәттән нык таралып зур үсеш ала, соңрак Испания, Италия аша Европага кайта.
-(9 слайд) СОФЬЯ КОВАЛЕВСКАЯ ВАСИЛЬЕВНА (1850-1891)- күренекле математик, язучы һәм публицист. Кешелек тарихында аның кебек, математик талантлы хатын-кыз булмаган. Ул вакытта хатын-кызларга белем алу тыелган була. Петербург университетына хатын-кызлар кертелми. 1869 елда Ковалевская Гейдельбергка китеп белем ала. Иң мөһим фәнни хезмәте кузгалмаучы нокта тирәсендә әйләнүче авыр, каты җисем хәрәкәтенең дифференциаль тигезләмәсен тулысынча эшләве. 1888 елда шушы хезмәте өчен Париж Фәннәр Академиясе премиясенә лаек була. Ул дөньяда беренче тапкыр хатын-кызларның да ирләр белән бер төсле белем алырга хокуклылыгын, ачышлар ясарга мөмкинлеген исбатлый. Софья Ковалевскаяның барлык хезмәтләрен, эшчәнлеген, уңышларын санап бетерерлек түгел. Быел 10 февральдә аның үлүенә 125 ел тулды. Софья Ковалевскаяга бирелгән бәядән чыгып, 41 яшь кенә яшәвенә ышанып та булмый.
-(10 слайд) 19-20 гасырларда яшәгән рус математиклары Клавдия Яковлевна Латышева, Софья Александровна Яновская, Пелагея Яковлевна Полубаринова-Кочина, Литвинова Елизавета Федоровна- һәрберсе математика фәнен үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Без үзебез шундый хатын-кыз математикларның 173е белән таныштык. Кыска гына вакыт эчендә Сезне аларның барысы белән дә таныштырып булмый.
- Эзләнүләр вакытында хатын-кыз математикларның күп икәнен, ир-егетләрдән калышмауларын ачыкладык, аларның тырышлыкларына, эшчәнлекләренә, казанышларына, математиканы үстерүгә зур өлеш кертүләренә сокландык. Алга таба Сез үзегез дә кызыксынып, без башлаган эшне дәвам итәрсез, дип уйлыйбыз.
-(11 слайд) Икенче ашка күчик. Бәлки, бүген безнең арабызда киләчәктә математик галим булачак кешеләр бардыр. Тикшереп карыйк. Бер җөмләдән математиканы таныгыз.
Команда номеры Белергә тиешле сүз Сүз турында сөйләүләр
1 НОКТА 1. Ул картада, җөмләдә булырга мөмкин. Күп кешеләрнең дәфтәрләрендә, битләрендә дә була ала.
2. Ул төп геометрик фигура.
3. Җөмләнең ахырына куела.
2 КИСЕМТӘ 1. Ул туры һәм тигез.
2. Озын һәм кыска була ала.
3. Башы һәм ахыры бар.
3 ПОЧМАК 1. Өйнеке, шкафныкы һәм партаныкы бар.
2. Анда кайвакыт балалар да булырга мөмкин. Мин кайвакыт булам анда.
3. Аңа бәрелсәң синяк чыгарга мөмкин.
Команда номеры Белергә тиешле сүз Сүз турында сөйләүләр
1 ӨЧПОЧМАК ЛИНЕЙКА 1. Аны мин үзем белән мәктәпкә алып киләм. Дәрестә кулланам. Берничә төрле була.
2. Аның яклары һәрвакыт тигез, перпендикуляр төзегәндә кулланалар.
2 ПАРАЛЛЕЛЬ ТУРЫЛАР 1. Мин аларны Чаллыга баргач та күрдем, минем партада, дәфтәрдә дә бар әле ул.
2. Алар кисешмиләр.
3 МӘЙДАН 1. Квартира алганда беләләр, ул зур булса шатланалар.
2. Аны өчпочмакныкын да, турыпочмаклыкныкын, квадратныкын да табып була.
-(12 слайд) Бик яхшы. Коктейльләр тәкъдим итәбез.(Конверт, ак бит таратыла) “Математик мозаика” геометрик фигуралардан картина ясарга. ( минут) Бик матур, бер-берегезнекен карагыз.
-(13 слайд) Хөрмәтле, килгән укытучылар! “Өлешеңә тигән -көмешең”коктейлен Сезгә генә тәкъдим итәбез: “Сорауга дөрес яки дөрес җавапка иң якын килүче кеше үз «товарын» ала”.
(Карандаш күрсәтелә) Бу карандашның озынлыгы ничә сантиметр? ( )
(1 плитка шоколад күрсәтелә) Бу шоколадның массасы ничә грамм? (100 грамм)
(Дәфтәр күрсәтелә) Бу дәфтәрнең өслек мәйданы ничә квадрат сантиметр?
(Савыт белән конфет күрсәтелә) Бу савытта ничә конфет бар?
(Апельсин күрсәтелә) Шушы апельсинның диаметры ничә сантиметр?
Презентация башында күрсәтелгән Математик кафе рәсемендәге вазада ничә ләлә чәчәге бар иде? (13шт)
(14 слайд) - Рәхмәт Сезгә.
(15 слайд) Десерт (Концерт)
(16 слайд) Менә дуслар без киңәшмә үткәрдек, Сезнең өчен булдыра алганны эшләдек. Телибез сезгә математикага тырышлык Барысы да яхшы булсын, сау булыйк!!!