Сценарий внеклассного мероприятия Ягез ?ле, малайлар!


- Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Без сезнең белән бүген  “Ватанны саклаучылар” көне уңаеннан (23 февраль көнне) “Ягез әле, малайлар”дигән күңелле уенга җыелдык. Ватанны саклаучылар көне февраль аеның кайсы көнендә үткәрелә? Ватанны кемнәр саклый? Солдатлар. Әйе безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә кайчандыр солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар. Сезнең дә укучылар солдат буласыгыз киләме? Әйдәгез әле без сезнең белән бүген сезнең солдат булырга әзерлегегезне сынап карыйк. Сез ярышларга әзерме? Башлыйбыз. Уеныбызда 3 команда катнаша. Һәр команда командир сайлый.
Хөкемдарлар белән таныштыру.

- Катнашучы   командаларга:  кыю, җитез, өлгер булырга телибез.   Уенның   тәртибен    игътибар   белән тыңлагыз.Кагыйдәләрне бозмаска тырышыгыз! Җиңсәгез чын күңелдән    шатланыгыз, җиңелсәгез төшенкелеккә бирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!
Чыршыдай биек булыгыз,
Нараттай төз,
Имәндәй таза,
Сау-сәламәт булыгыз!
Ярышны башлыйбыз.
1 ярыш - “Туплы эстафета”
Менә сезгә авыр туплар
Алар белән уйнар өчен
Көчле куллар кирәк.
Кулдан кулга тупны бирер өчен
 Җитезлек һәм уяулык кирәк.
Балалар аякларын җилкә киңлегендә куеп,бер-бер артлы тезелеп басалар. Капитаннарга туплар бирелә. Балалар сигнал бирелгәч кулларын өскә күтәрәләр.Туп тоткан бала үзенең артында торучыга баш өстеннән тупны бирә. Туп иң артта басып торучы балага килеп җиткәч ул капитанның алдына килеп баса һәм туп бирү дәвам итә. Уенны капитаннар дәвам итә.
2 ярыш “Көңгерә”
Уеннар һәм ярышлар
 Витамин кебек алар.
 Күңелләрне күтәрә
 Йөрәкләргә көч бирә.
Балалар чиратлашып зур тупны ике тез арасына кыстырып төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга, килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә тиеш.
3 ярыш “Төз атып тидерү”
Бу уенда һәр командадан бер укучы катнаша. Билгеле бер ераклыкта куелган кеглиларны тупны тәгәрәтеп аударырга кирәк. Кайсы команда кеглиларны күбрәк аудара шул команда җиңүче була. Очколар санала.
4 ярыш “Поезд”
Балалар старт сызыгына бер-бер артлы басалар. Алар – “вагоннар”. Команда бирелгәч билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.
6 ярыш “Басма аша узу”
Чыккан чакта басма аша, 
Дускай, егылмаска тырыш!
Ярыш-җитди, ярыш кызу,
Җиңү безнең бүген бурыч!
7 ярыш “Чикерткәләр”
Бу ярыш командирлар өчен. Бер минут эчендә ике аякта кем күбрәк сикергеч белән сикерә.
Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада мин сезгә мәкальләр әйтәм, сез дәвам итәрсез.
Сәламәтлек турында нинди мәкальләр
Байлык 1 айлык, саулык гомерлек.
Байлыкның башы – сәламәтлек.
Саулыкның кадерен белмәсәң, авыруга ачуланма.
Саф һава – тәнгә дәва.
Сау кешегә көн дә бәйрәм һ.б.
Әлеге мәкальләрдә халык сәламәтлекнең иң зур байлык булуын, аның кадерен белергә кирәклеген ассызыклый.
Табышмаклар әйтү.
Шома табанлы чана
Атсыз да алга чаба.
Җитез булса аяклар,
Кулда булса таяклар. (чаңгылар)
Елгада су аккандаЭшсез без, ял итәбез.
Елга бозга әйләнгәч
Без йөгереп китәбез. (тимераяклар)
Кышын таудан шуабыз,
Җәен җыеп куябыз. (чана, чаңгы)
Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкәләп.
Җан-фәрманга йөгерә ул
Тормый бер дә үпкәләп. (футбол тубы)
Иң матур көн – бүгенге көн!
Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк!
Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял.
Иң зур байлык сәламәтлек! Сәламәт булыгыз!
Сезнең барчагызга да тазалык-саулык, бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез! Сүз хөкемдарларга бирелә.
Татарстан РеспубликасыАктаныш муниципаль районы
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе(Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе)


Педагог-оештыручы, педагог-китапханәче:
Фазуллина Гөлшат Хавил кызы
2015-2016 уку елы