Презентация на тему Уен алымы


Рус телле балаларны укытуда – уен алымнары.Төзүче:Ситдикова М.З.  Эшемнең максаты: балаларда уен алымнары аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Уен - балаларда укуга омтылыш, кызыксыну булдыруның бер чарасы булып тора Уеннарны дүрт төркемгә бүленә:1) яңа материалны аңларга ярдәм итүче уеннар;2) үткән  лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;3) грамматика кагыйдәләрен җиңел һәм кызыклы формада бирүче уеннар;4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар. Форма ягыннан:аларны телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүлергә мөмкин. Мәсәлән:рәсемле лото һәм санлы лото өстәл уеннарына, физминуткаларны хәрәкәтле уеннарга кертеп була. Татар телен өйрәнгәндә иң мөһиме – авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү Авазларны матур һәм дөрес итеп әйтергә өйрәткәндә мин рәсемле карточкалардан башлыйм.  Мәсәлән: [ү] авазы битендә  күлмәк, үтүк, күз,  рәсемнәре бар. Бу нәрсә? Бу күлмәк. Фонетика һәм орфографияне өйрәткәндә кулланыла торган уеннар.Синең исемең нинди аваздан башлана? Табышмаклар, башваткычлар, әйтемнәр балаларның фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, кызыксынуын арттыра. Ребуслар, кроссвордлар да балаларны игътибарсыз калдырмый. Балалар өчен икенче катлаулы бүлек- грамматика. Грамматикадан башка сөйләм юк.   Уеннар алымын кулланып татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен җанландырып, балаларда кызыксыну уятып, алар өчен мавыктыргыч, кызык итеп дәресне үткәрсәк, үзебезнең максатыбызга ирешә алабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!