Презентация по теме Гульшат Зайнашева


Гөлшат Зәйнашева Биография  Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 январенда Татарстанның хәзерге Сарман районы Иске Теләнче авылында крестьян гаиләсендә туган. Бала чагы Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясендә уза, шунда башлангыч, Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1945—1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлап чыккач, берничә ел Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы, соңыннан (1952—1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли. 1964—1965 елларда ул яңадан радиокомитетта — музыкаль тапшырулар редакторы хезмәтендә. 1965—1966 елларда исә Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры булып тора. 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Г. Зәйнашева Татарстан китап нәшриятында кадрлар инспекторы вазифасын башкара.Г. Зәйнашеваның беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм үзешчән драма коллективлары өчен язган пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыга. 1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә, шул ук елда «Рамай» дигән пьесасы халык театрлары сәхнәләрендә уйнала башлый. Хәзерге көндә Г. Зәйнашева дистәдән артык китап авторы. Ул бигрәк тә җырлар язуда актив эшли. Татарстан һәм Башкорстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең илледән артык җыры музыкага салынган. Аларның байтагы, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессиональ җырчыларның озак еллар буе башкарылып килгән тотрыклы репертуарын тәшкил итә. Ватанга, Туган илгә багышланган «Туган җирем—Татарстан» (А. Ключарев музыкасы), «Китмә, сандугач» (Р. Яхин музыкасы), «Менәргә иде Урал тауларына» (М. Мозаффаров музыкасы), «Үз илемдә» (С. Садыйкова музыкасы), мәхәббәткә багышланган «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Яшь гомер» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Б. Гайсин музыкасы) һәм балаларга багышланганнардан «Кояш гомере» (Ф. Әхмәдиев музыкасы) кебек җырлар Г. Зәйнашева поэзиясенең музыкаль образларга бай булуын һәм бу музыкаль образларның халык җырлары традицияләренә барып тоташуын күрсәтеп торалар. Г. Зәйнашева—1969 елдан СССР Язучылар союзы члены. Гөлшат Зәйнашева Иҗаты: «Тәкермән» «Җәйге урман» «Сәяхәтче җыры» «Минзәлә юллары» «Кайтырмын мин туган ягыма» «Ай кебек син» «Яшь гомер» «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» «Урманнарда йөрдем» «Туган авылым урамы» һ.б. Спектакльләр: «Бәхет кошым» «Рамай» «Гайфи бабай, өйлән давай» «Язмышлар һәм ялгышлар» «Гайфи бабай, өйлән давай» Спектакальдән күренешләр Китаплары Сайланма әсәрләр Көмеш тавышлар Туган җирнең сайрар былбылы Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә җырлар Зәңгәр төймәЗөһрә йолдызИ Идел, ИделкәемИ, кадерле НорлатымИдел кичтем, дәрья гиздемИдел суы ага торырИлдарымИлеш авылыИртә дә генә торам…Иртәнге җырИсеңә төшәрменБер күрешү — бер гомерБуразналарБәхет кошым (беренче вариант)Бәхет юлларыБөрлегән (икенче вариант)Бөтен нәрсә сине хәтерләтәВакытлыча түгелВетераннар җыры Газинур урманыГармункаем, дускаемГармунчыГимназиядә дуслаштыкГитараАвылым гөлләреАерылмагыз (беренче вариант)Ак пароход (беренче вариант)Акбүз атлы егеткәАкбүз атым (беренче вариант)Аккошка әверелдең…Акъяр көеАрдуан батырАт кирәк безгә!Баулы (икенче вариант)Без үзебез КамкалыБез — Казан кызларыБез — табигать дусларыБезнең кардәшлекДустымаАвыл көе (беренче вариант) Бератнада ничә көн?.. Гөлләр илеЗәйнең үз акчарлагы Туган җирем Татарстан! Идел ярларына нурлар сибепМатур булып ата бездә таң.Таң шикелле якты Туган илем,Бәхет биргән җирем — ТатарстанКая гына китеп,Кайларга бармадым,Сагынып кайттымИделем таңнарын.Биш диңгезгә карап елмайгандай,Балкый безнең Казан ерактан.Коры җирне шаулы диңгез итәХезмәт сөйгән халкың, Татарстан. Кая гына китеп,Кайларга бармадым,Сагынып кайттымИделем таңнарын.Күпме җырлар җырлый халкым бүген,Туган җирем, синең турында.Мин бәхетле сине сөюемнеӘйтә алсам шушы җырымда.Кая гына китеп,Кайларга бармадым,Сагынып кайттымИделем таңнарын. Аерылмагыз Су буенда ялгыз аккош,Каерылган канатлары.Канатларны каера улАерылу газаплары.Аерылмагыз, аерылмагыз,Булса да сәбәпләре.Канатларны каера улАерылу сәгатьләре.Ят кошны пар итмәс аккош,Ялгыз канат какса да.Без дә бергә булалмабыз,Сулар үргә акса да.Ялгыз аккош күргән саенӨзелә бәгырьләрем.Нигә без бергә чакларныңБелмибез кадерләрен?!Су буенда ялгыз аккош,Каерылган канатлары.Канатларны каера улАерылу газаплары.Аерылмагыз, аерылмагыз,Булса да сәбәпләре.Гомерләрне кыскарта улАерылу сәгатьләре. Яшь гомер Яшь гомер бер узгач,Кайтмый ул яңадан.Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;Яшьлектә сөйгән яр,Сагындым, килеп ал,Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.Юк, кайтмас яшь гомер,Калды ул еракта,Зәңгәр томан артында сагыш булып;Яшьли сөйгән яр даЯтка калды андаӘллә язмыш, әллә бер ялгыш булып.Ялгышны төзәтеп,Язмышны үзгәртепЯшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек;Яшьлек бит күңелдәИң матур җирендәВакытлыча туктаган бер җыр кебек.