Ачык д?рес. Х.Такташ. 9 класс


Тема. Һ. Такташ. “Мокамай”шигыре.
Максат. 1. Укучыларны “Мокамай” әсәре белән таныштыру. Әсәрне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
2. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау, әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү.
3.Әсәр аша укучыларда ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.
Җиһазлау.”Мокамай” шигыре буеча рәсем, карточкалар.
Дәрес барышы.
Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн укучылар. Кәефләрегез ничек? Әле нинди дәрес булды? Яхшы билгеләр алучы булдымы?
Хәзер дә сез дәрестә матур җаваплар бирерсез дип ышанам. Дәресебез башында өй эшләрен карапт алыйк.
Өй эше итеп нәрсә бырелгән иде? (Х.Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен ) үз сүзләрегез белән хикәя формасында язарга иде. Тыңлап карыйк.
Актуальләштерү.
Х.Туфан бу шигырен кайчан язган? Себердә сөргендә булып кайткач...Озак еллар хатыны көтә, әмма алар очрашмыйлар. Ул берүзе кала.
-Аның авыр язмышында кем гаепле? (илдә барган сәясәт-политика)
-Әйе, тарихтан укып беләсез, илдә барган сәяси вакыйгалар кеше язмышын үзгәртә. Әмма, кеше язмышының уңышлы яки уңышсыз булуы заман үзгәрешләреннән генә торамы икән, бәлки ,башка сәбәпләр дә бардыр? (слайд№1)
Дәрестә без шушы сорауларга җавап эзләрбез, һәм үзебез өчен файдалы нәтиҗәләр ясарбыз. Ә нәтиҗә чыгару өчен Һади Такташның “Мокамай” шигыре белән танышырбыз, шигырь турында сез үз фикерләрегезне әйтерсез.
Дәфтәрләрегезне ачып, число һәм теманы язып куегыз.
2. Яңа дәрес материалын өйрәнү.
-Кем ул Һади Такташ? Слайд 2-6 (Казанда җирләнгән..)
–Укучылар, без бүген аның фаҗигале вакыйгага багышланган лирик шигыре белән танышырбыз, аңа кадәр сүзлек өстендә эшләп алыйк.(7нче слайд)
Җәфа чигү- авырлыклар күрү
Һәлакәт – үлем
Карак-әйбер урлаучы
Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар
Күмәк – бергә
Кәсеп –шөгыль
Чабата –
Сыйнфый бөлгенлек-
2.Аудиоязмадан “Мокамай” шигырен тыңлау.
3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
4. -Укучылар, сез бу шигырьне ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.
1.-Шигырьдә туган як табигате ничек тасвирлана? (Лирик герой табигатьне бик матур итеп тасвирлый, урманнарда – ап-ак каеннар, камыш сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак)
2. - Әсәрдәге икенче герой кем? Аның портретын автор ничек сурәтли, шул юлларны табып укыгыз. (Икенче героебыз –Мокамай. Ул –кара чәчле, коңгырт кара күзле. Мокамай –лирик геройның дусты. Менә аны яратып, автор болай ди: “Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең. Сорауга (8 нче слайд)
3.-Дусты Мокамай белән авторның нинди уртак сыйфатлары бар?
(Икесе дә шук, наян, шул тик тормаулары аркасында шактый гына кыйналганнар да инде. Аларның һәрнәрсәгә исе китә. “Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...”ди
4.- Мокамай нинди аянычлы язмыш кичерә?
(Ул тәгәрмәч урлауда гаепләнә, кыйнала һәм идән астына ябып куела. Хурлыкны күтәрә алмыйча, үзен үзе үтерә. Күп еллар үткәч, шагыйрь вакыйга турында лирик әсәр яза) Истәлек уку
5. – Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?
(Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шушы хәлгә төшерде , ди.
”Син адаштың, ләкин син яхшы идең...
Тормыш авырлыгын бергәләп җиңеп чыгарга иде, ди. Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә, аны акларга тырыша..)
6. 9нчы слайд
- Рәсемгә карагыз әле, сез бу рәсем ярдәмендә нәрсәләр әйтә аласыз? (рәсем буенча әңгәмә)
Шигырьдәге геройлар туган як табигатен ничек яраталар?(Бер җирдә юк андый ак каеннар...
-Шигырьнең беренче бүлегенә нинди исем бирер идегез?
7. –Авторның Мокамайга яхшы карашын күрсәтү өчен шагыйрь нинди тел-сурәтләү чараларын куллана? (изобразительно-выразительные средства)
(Дәфтәрдә эш)
-Әсәрдә чагыштырулар да кулланылган (ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике малай кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай)
Тикшереп карыйк(10 слайд)
-Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган (югарыга табан юл алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну, тал чыбыгы ашадык – кыйналу, йолу синең яманатыңны –үзгәртү, канлы пычак белән чикләдең –үлем) (11 нче слайд)
-Әсәрдә сынландырулар да бар (имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр дип, әкиятнең соңгы битләре) )
Тикшереп карыйк
(12слайд)
-Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану авторга ни өчен кирәк булган?(лирик шагыйрьнең эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен күрсәтә.)
-Укучылар, әсәр белән таныштык, анализладык, аларга чагыштырма хар-ка бирдек. Хәзер геройлар турында сөйләшик әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән?(13 слайд)
Лирик герой Мокамай
Шаян, тиктормас, тормышның матурлыгын күрә белә, авырлыклар алдында куркып калмый, ихтыяр көче зур. Шаян, тиктормас, хезмәт сөя, нинди эшкә тотынса да, аны оста башкара, тик үзалдында торган проблемаларны хәл итә алмый.
V. Йомгаклау
-Димәк, тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?(15 слайд)
(Кече яшьтән үк үзеңә-үзең ышанырга кирәк, төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, тыныч күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим. (16 слайд)
Нәтиҗә нинди була инде?
-Мокамайның аянычлы язмышына кем гаепле?
Ул үзе.
Дәрес башында нинди сорау куелган иде?
-Кеше язмышының уңышлы яки уңышсыз булуы заман үзгәрешләреннән генә торамы икән? (1 слайд)
Җавап таптыкмы?
-Тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?
-үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк.
Мокамайның аянычлы язмышына кем гаепле?
Мокамайга ихтыяр көче җитеп бетмәү сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә. Юкса алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә
яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла: берсе гел алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе кара гүргә керә.
Кеше язмышы аның үз кулында. Мокамайның аянычлы язмышы мисалында шагыйрь Бала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю, тәвәккәл итеп тәрбияләргә куша.
(17 нче слайд)
IV. Өйгә эш. Шигырьне яттан сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез.
V. Рефлексия