Конспект урока по татарскому языку Б?йлек с?зл?р 6 класс


Дәреснең темасы: Бәйлек сүзләр.
Максат: 1. Бәйлек сүзләр турында белешмә бирү.
2. Укучыларның тәрҗемә эше күнекмәләрен үстерү.
3. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
Дәрес барышы:
I. Кереш өлеш. 1.Оештыру.
2.Укучыларны барлау – дежур укучы чыгышы.
II. Актуальләштерү. Ситуатив күнегүләр эшләү:
Как скажешь если ты научила сестренку обливаться холодной водой?
Как скажешь если папа научил тебя делать зарядку?
Как скажешь если Вячеслав Юрьевич научил тебя заниматься спортом?
- Как скажешь если учитель научил вас беречь природу?
Как скажешь если книга научила тебя любить природу?
Как скажешь если мама научила вас помогать людям?
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Яңа теманы аңлату. Слайдлар белән эшләү.
(2слайд) В татарском языке в функции послелогов очень активно употребляются имена существительные, имеющие значения времени и места:ас(т)-низ өс(т)-верх ян-бокяк-сторонаал-передарт-задбаш-началоэч-внутриурта-середина һ.б.
(3 слайд) /Алар III заттагы кушымчаларны ялгыйлар. /Они обычно присоединяют аффиксы принадлежности III лица – ы,-е, -сы,-се
Аст..., өст..., , ян..., яг..., алд..., арт..., баш..., эч..., , урта...
(5 слайд) -Рәсемнәргә карап әйтегез. Китап кайда ята?
(7 слайд) - Барлык бәйлек сүзләргә нинди сорау куеп була?
- Килешен билгеләгез. Кушымчаларны әйтегез.
(8 слайд) - Җөмләләр төзегез.
(11-16 слайдлар) -Рәсемгә карагыз әле. Ә бу сүзләр рус телендәге нинди предлогларга туры килә?
-Бәйлек сүзләргә нинди сорау куеп була? Килешен билгеләгез.Кушымчаларны әйтегез
2. Дәреслек материалы белән эш:
1) 182 бит. Истә калдыр! Бергәләп кычкырып уку.
2) 183 бит, 2 нче күнегү. Текстны тәрҗемә итеп дәфтәргә язу;
- Бәйлек сүзләргә нинди предлоглар туры килде?

3. Текст белән эш:
Табын янында. Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым.Табын янына Саша да утырды. Өстәл өстендә зур савыт белән салат та бар иде.Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Майлы коймакны өстәл өстенә куйды. Десертка алма бирделәр. Саша иң зур алманы алды да, рәхмәт әйтмичә, табын яныннан китте. Малай киткәннән соң өстәл өсте бик пычрак калды.

- Сүзлек эше. Сүзләрне уку, дәфтәргә язып кую.
- Текстны укыгыз. Бәйлек сүзе булган җөмләләрне табып тәрҗемә итәргә.
- Бәйлек сүзләрнең кушымчаларын күрсәтегез.
- Тексттан алынган җөмләләрне укып чыгыгыз (23 слайд):
Табын янына Саша да утырды. Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Майлы коймакны өстәл өстенә куйды. Саша иң зур алманы алды да, рәхмәт әйтмичә, табын яныннан китте.
- Сашаның табын янында үз-үзен тотышы сезгә ошадымы? Саша нинди малай?
- (25 слайд). Сез Сашага биргән киңәшләр белән килешәсезме? Тәрҗемә итегез.
- Ашар алдыннан кулларыңны ю. - Өстәл янында тәртипле утыр. - Табын янында сөйләшмә,көлеп утырма. - Табын яныннан киткәндә,рәхмәт әйтергә кирәк.
IV. Нәтиҗә чыгару.
- Нинди бәйлек сүзләрне белдегез?
- Бу бәйлекләрне нинди килешләрдә кулландык?
- Алар нинди сорауларга җавап бирде?
- Рус телендәге предлог белән татар телендәге бәйлекнең нинди аермасы бар?
V. Йомгаклау.
1. Өйгә эш бирү: 1.Бәйлек сүзләрне ятларга.182 бит. 2. 183бит,6нчы күнегү.
2. Дәрескә билгеләр кую.