Презентация по татарской литературе Ф.Яруллин ?илк?нн?р ?илд? сынала


Бик батыр кеше түгел мин, Тик батырлык кирәксә –Барлык куркуны җиңәрлекКөч табармын йөрәктә. Фәнис Яруллин. “Җилкәннәр җилдә сынала”
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән:Батырлык-1.батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.2.батырчылык,тәвәккәллек (кыюлык, батырчылык,икеләнмәү) Җилкәннәр җилдә, кеше тормышында сынала. Сүзлек өстендә эш.Автобиографик- үзе турында язылганБитараф-безразличиеРухи көч-душевная силаҮгет-нәсихәт,киңәш-советТурсаю-үпкәләүЧиле-пешле-өлгермәгән планКояшка кулларым сузып,Китсәм дә күпләрне узып,Язмыштан узалмадым. -Бу шигырь юллары белән язучының “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре арасында нинди уртаклык бар? Авырлыкка туры карап яшим һаман,Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.Фәнияр кемнән хат ала? Хат аңа ничек тәэсир итә? Кешеләр дә кайчагында шулай була:Файдасызга, кирәксезгә гомер итә.Берәү килеп күңеленә очкын салса, Кинәт кенә ачылып китә, балкып китә.-Фәниярга авырлыкларны җиңәргә кемнәр булыша? Илдус Фәниярга ничек ярдәм итә? Бәхет өчен, шатлык өчен,Көрәшеп яшим.Көрәшеп тапкан бәхетнеӨләшеп яшим.-Халыкка хезмәт итү, кешеләр бәхете өчен көрәшергә көчне Фәнияр каян ала? Аңа яшәргә нәрсә дәрт өсти? Давылга каршы баручы ”Язмыш синең тез астыңа китереп сукса-егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып төпкә бат. Ялтырывыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. “