Презентация по татарской литературе Габдулла Тукайны? “Печ?н базары, яхуд я?а Кисекбаш.”


Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш”(сатирик поэма) әсәр 1908 елда иҗат ителә. (Әсәрнең тышлыгы.) Сатирик шигырьләре “Мулланың зары”, “Китмибез.”Сатирик әсәр:Юмор алымының иң киң таралганы – яхшыны начар, начарны яхшы итеп күрсәтү. Унынчы октябрь.Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш.Сүзлекчә. 1. Яхуд – яхут, яки, яисә.2. Печән базары - ХХ гасыр башындагы Казандагы базар, анда маллар өчен печән, салам алып килеп сатылган.3. “Көфер почмагы” - гөнаһлылар, Аллага каршы булган кешеләр җыелган урын.4. Мөэминнәр - ислам динендәге кешеләр.5. Микиин – Никитин.6. Тәкый - янә. Әсәрнең язылу вакыты: 1908 ел.Бу чорга хас вакыйгалар: 1905-1907 елгы революция булып узган. Реакция еллары. Халык таркау, берләшә алмый. Татарча газеталар күп басыла. Милләтне уяту теләге көчәя.Язучының иҗади югарылыгы (башлангыч, уртадагы, җитлеккән чоры): шагыйрь - тәнкыйтьче. ”Ялт-йолт” сатирик журналында эшли. Җитлеккән шагыйрь. Жанры (лиро-эпик): поэма.Темасы (нәрсә турында): Кисекбаш турында.Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?): милләтне үз яшәешенә тәнкыйть аша карарга өйрәткән.Проблематикасы (ничек булмаска тиеш?): милләтнең эшкә ашмас буш, кысыр хәсрәт артыннан йөрүе; изге саналган образларның тискәре, җитешмәгән якларын ачып салу. Печән базары “Шунда бардыр бер мөселман пәһлеванБик озын, бик көчле, гайрәтле җиван.Шәп батыр: Зәркум кеби, Салсал кеби;Хәйләгә оста, Сәет-Баттал кеби.” Печән базары әһелләре - эчтән буш кешеләр, тик үзләрен дингә кирәкле җәмгыятькә файдалы кешеләр диеп исәплиләр, җитдилеккә дәгъва кылалар. Фельетон – конкрет кешеләрне, ямьсез күренешләрне сатирик алымнар белән фаш иткән газета-журнал әсәрләре. “Юк аягы, гәүдәсе һәм юк кулы,-Бер кисек баштыр, һаман сөйләр теле.Сакалы ак һәм йөзеннән нур чыкар, Күз камашыр – һәркем йөзенә бакар.” ГИПЕРБОЛА -чиксез арттырылган урыннар. (Елаучыларның күплеге, нык елаулары, хәтта әйберләрнең дә елавы, Башның үзе турында сөйләгән урыннары, трамвай кыска гына араны да җиде көн, җиде төн бара. Шагыйрь бу арттыруы белән шул еллардагы трамвайларның бик акрын йөрүенә ишарә итә.). “Бу баш әйтә: ”Бу Карәхмәт шаштымы? Ул күтәрерлек җиңел бер башмы бу?” Бер әсәргә ияреп, аның эчтәлеген киресенә әйләндерүне пародия диләр