Конспект по теме:[ х] ??м [хь ] [? ] авазларын ишет? ??м интонация бел?н аерып алу


Тема:[ х] һәм  [хь ]  [Һ ] авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алуМаксат:Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын – нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру.Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.Татар теленә хас булган  [Һ ]   авазының үзенчәлеге белән таныштыру.Туган телнең үзенчәлекләрен күбрәк белү теләге, кызыксыну уяту.
1. Балалар бүлмәгә кереп түгәрәк ясап басалар.
–        Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез бергәләшеп алар белән исәнләшик.
–        Исәнмесез!
Ә кунак барда нинди тәлап үтәлә әле? “Кунак барда,тыйнак бул!”.
2. Психогимнастика.
Бергәләшеп без басыйк,
Кулны кулга тотыныйк.
Куллар җылысын тойыйк,
Шатланышып елмайыйк. (Бер-берсенә карап елмаялар)
Хәерле иртә теләп шөгылебезне башлыйк.
3.– Хәерле иртә, дусларым!
-Балалар,хәзер елның кайсы вакыты? ( берничә баладан сора)
-Һәрбер ел вакыты ничә айдан тора? (Тулы җөмлә)
-атнада ничә көн?
-бүген атнаның нинди көне?
“Көз билгеләре” дигән уен уйнау. (Көз көне яңгырлар ява, игеннәр уңа , кошлар җылы якка китәләр һ.б.)
Балалар,ә хәзер экранга игътибар итик.
-Экранда нәрсә күрәсез? (Кырыс һәм ягымлы малайны, төсле фишкаларны күрәбез)
-Алар нәрсә аңлата?(Авазларны)
-Нәрсә соң ул аваз?(Авазны әйтәбез, ишетәбез)
-Авазлар нинди төркемнәргә бүленә?(Сузык һәм тартык авазлар)
-Ни өчен сузык аваз дип атыйбыз?Аларны нинди төс белән билгелибез?
-Тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленә?
-Хәзер нәрсәләр күрәсез?
-Хәрефләрне күрәбез.
-Нәрсә соң хәреф?(Хәрефләрне күрәбез, язабыз)
Балалар, без сезнең белән бик күп авазлар өйрәндек.Хәзер шуларны искә төшереп бер уен уйнап алыйк. “Синең исемем ничек”дигән уен уйныйбыз. (Һәр бала үз исемендәге беренче авазны билгели. Сузык аваз, “кырыс” тартык, “ягымлы” тартык. Авазга туры килгән (кызыл, яшел, зәңгәр) төрле төстәге фишкаларны алу.
4.Ишек шакыйлар, хат китерәләр.
Балалар, монда адрес язылган дөрес микән,тикшереп китик әле.
Балалар хатны ачыр өчен безгә бер ничә биремне үтәргә кирәк.Үтибезме?
1 бирем.«Хат» шигырен уку.
Абый ерак җирләрдән
Солдат хаты җибәргән.
Җайлап кына утырдым-
Кычкырып хат укыдым.
Елап утырды әнкәм,
Тыңлап утырды әткәм,
Бик әйбәт хат- абыем
Миңа сәлам җибәргән!
Р.Миңнуллин.
“ х” авазын интонация белән аерып алып шигырьне тагын бер тапкыр укып чыгу
-“х” авазы кергән нинди сүз бар бу шигырьдә. (хат)
-“х” авазының ягымлы туганы нинди булыр? (“хь”)
2 бирем.Фонетик зарядка.
Ха, хә, хө,хы, хи.
Хәзер сүзләр әйтәбез:
Ха-ха – халат(халык) , хә-хә – хәреф,хәлвә, хө-хө – хөрмә ,хөрмәт; хы-хы-хыял; хи-хи-хис һ.б.
3 бирем “Рәсемнеәрне дөрес урнаштыр”(Ягымлы,кырыс малайларга урнаштыру)
4 бирем “Кайтаваз” уены.
Тәрбияче [хь], [х] авазлары кергән сүзләрне, әлеге авазны тавыш белән аерып (көчәйтеп) әйтеп балага туп ыргыта. Бала, сүзне нәкъ шул рәвешле кабатлап, тупны кире кайтара. Кирәк очракта сүзне бала белән бергәләп әйтергә мөмкин.(хайван,хәзинә,хыял,хис,хан,хәбәр,хәлвә,хат,хәер,хәйләкәр,хәл,хәләл).
Ә менә бу авазларга бик охшаш ,аларга караганда йомшаграк әйтелә торган “Һ” авазы татар телендә генә кулланыла.
Тәрбияче ,”һ” авазы кергән сүзләр әйтеп,тупны балага бирә.Бала,нәкъ шулай кабатлап,тупны кире кайтара (һөнәр,һәйкәл,һава, шәһәр,Илһам...)
6 бирем “х”, “хь”, “һ” авазлары кергән сүзләр уйлап әйт”уен-ярыш.
5 бирем мөстәкыйль эш.
Балалар барлык рәсемнәрне дә атап чыгалар (хат,халат,шахмат,хөрмә, хәреф, хәлвә). “Кырыс” “х” авазы кергән сүзләрне кырыс малай белән, “ягымлы” “хь” авазы кергән сүзләрне ягымлы малай рәсеме белән тоташтыралар.
– Язып та алдык, күзләрне ял иттерергә вакыт җитте.
Күзләргә гимнастика:
Күп эшләдем, күп күрдем,
Арыдылар күзләрем.
Йомам күзем, ял итсен,
Ачам күзем, күп күрсен.
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да, бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләремнеИмән бармак очына.
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.
6.Соңгы бирем балалар, орлыклардан “Х”авазын ясау.
Булдырдыгыз балалар,биремнәрне бик төгәл үтәдегез.Хәзер хатны укысак та була.
“Хөрмәтле “Ләйсән” балалар бакчасының, мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары!Сез балалар китапханәсе уздырып килгән төрле чараларда актив катнашасыз,бик зур рәхмәт!Сезгә кечкенә генә бүләгебезне җибәрәбез,алга таба да шулай актив булыгыз.Сезне балалар китакпханәсендә көтеп калабыз.Китапханәче апаларыгыз.
Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?Кем ныграк ошады?Ни өчен?
Йомгаклау. – Рәхмәт, балалар, сез бүген бик тырыштыгыз, актив булдыгыз.