Открытый урок по татарскому языку на тему Фигыльл?р илен? с?ях?т



Татар теле, 3А,Б сыйныфы
Дәреснең темасы: Фигыль заманнары.
Дәреснең тибы. Яңа дәрес.
1.Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Фигыльнең заманнары белән таныштыру; фигыль турында белемнәрне бер системага салу,белү күнекмәләрен камилләштерү.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат - Үзара аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Харисов Ф.Ф. Харисов, Г.Р.Шакирова, Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан: Мәгариф - Вакыт, 2013

Дәрес барышы:
1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. (төркемләп утыру)
1)укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2)дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.
Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар
Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)
Саумысыз, укытучы апа, хәерле көн сезгә!
Укытучы: Кәефләрегез ничек?
Слайд 1
Кәефләрегез күрәм
кояшлы иртә кебек
Татар телен -анам телен
өйрәнергә, дип килдегез.
И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Укытучы: Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.
Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! ? Көнне елмаеп башласаң, көнең яхшы үтәр. Әйдәгез әле бер-беребезгә елмаеп карашыйк, ә хәзер кунакларга да елмайыйк. Рәхмәт, утырыгыз.

2.Актуальләштерү. Слайд 2
Укучылар, без сезнең белән Фигыльләр дөньясында. Бүген без сезнең белән дәрестә Фигыльләр илендә сәяхәттә булырбыз. Сәяхәт итәргә яратасызмы? Сәяхәтебезне башлыйбыз.
Слайд 3
Ләкин безгә телеграмма килгән. Менә шуны укыйк әле.
«Хөрмәтле дуслар! Сезне исән- имин килеп җитүегез белән котлыйм. Сезгә бары тик уңышлар гына телим, сынап карау өчен сезгә биремнәр җибәрәм . Бергәләшеп тырышып эшләвегезне телим. Морфология апагыз .
Фигыль турында белемнәрегезне тикшереп китик әле. (ФРОНТАЛЬ СОРАУ)
1.Модельләштерү.
Билгеләмә Характеристика
-cүз төркеме нишли? нишләгән? Эш, хәрәкәтне,хәлне белдерә нишлиячәк?
Формалары:
Барлык, юклык.

Мисаллар
Бара, эшли, карады, укыр,уйныйячак.
Нәтиҗә. Слайд 4
Уку мәсьәләсен кую. Слайд 5
Карточкалар белән эш.
1 нче бирем: Бүгенге темабызның башы ачылган, төп теманы ачып бетерик әле. Аның өчен безгә бер тылсымлы эш башкарырга кирәк. Беренче юлда саннар язылган, алфавит тәртибендә сузне ача аласыз.
11 1 16 1 17 17 1 22 35
-
Нәтиҗә. Слайд 5
-Заманнары сүзе килеп чыгыун укучылар әйтәләр.

3.Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы . Слайд 6
Фигыльләрнең нинди заманнары була икән? Моны ачыклау өчен без слайдка карыйк әле. Габдулла Тукайның Шүрәле әкияте буенча фигыльләр кулланып җөмләләрне дәфтәргә язарга. Искә төшереп китик әле.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “Кырлай” диләр;
Җырлаганда көй өчен, “тавыклары җырлай”, диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;
Җирне аз-маз тормалап, чәчкән идем, урган идем.
Слайд Нәтиҗә. Ә хәзер һәрбер төркемнән 1әр укучы үзенең язган җөмләләрен укып чыга. Үткән заманда булдык.
Димәк, укучылар, алган белемнәребезне дөрес итеп кулланып сәяхәт тә итә белергә тиешбез. Алга таба кузгалыйк. Төркемнәрдә бер-берегезгә булышып, тирәнтеп уйлап, актив катнашуыгызны сорыйм. Берегез хәрәкәт күрсәтер , ә калганнарыгыз ни эшләгәнен әйтеп бирер. Шулай итеп тукталып ял итеп алдык. Хәерге вакытта эшләгән эш нинди заман булыр инде?
Нәтиҗә:(хәзәрге заман ачарга)
Тагын сәяхәтебез дәвам итә.Алда безне ниләр көтә икән? Сез киләчәкне ничек күз алдына китерәсез? Син нәрсәләр эшләр идең? Нәрсә уйлап табар идегез? (Фикерләрен тыңлау)
Нәтиҗә:(киләчәк заман ачарга) Нәтиҗә итеп нәрсә әйтә алабыз?( 3 заманны да ачтык)
Физминутка
Сәяхәтебездә туктап ял итеп алыйк әле. Мин хәрәкәтләр күрсәтәм, ә сез күрсәтерсез.
Сәяхәтебездә алган белемнәребезне ныгытыйк әле.
Уку мәсьәләсен кую.
Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.
Сезнең алда битләрдә биремнәр, күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп язасыз.(уйлыйсыз, язасыз һәм үзегезнең җавапларыгызны чиратлап команда эчендә әйтәсез). Беренче тәмамлаган төркем торып басуыгызны сорыйм.
Слайд Нәтиҗә
Һәр өстәлнең укучыларның җавапларын тыңлыйсы килә
Слайд. Тикшерү (кушымчалар куеп язган текст)
Тикшерү өчен эшне беренче тәмамлаган өстәлгә бирәбез:үзегезнең җавапларыгызны түгәрәк буенча укыйсыз, ә калган укучылар слайдтагы дөрес җаваплар белән тикшереп,үзегезнең эшләр белән чагыштырып дөрес вариантны язасыз.
Текстны тулысынча укып чыгу.
Нәтиҗә: (Димәк, ) балалар җавабы.
Уку мәсьәләсен кую.
- Сәяхәтебезне Ситуатив күнегүләр эше белән тәмамларбыз. Тәрҗемә итеп җөмләләрне әйтергә кирәгер..
.
4.Рефлексив кабатлау.
Укытучы:Сәяхәтебез ахырына килеп җитте.Сәяхәттә нәрсәләр ачтык? (фигыль заманнары).Сәяхәтебезне төрле биремнәр ярдәмендә сәяхәт иттек.
Димәк, укучылар сез бүген галимнәр дәрәҗәсенә мендегез.
5.Рефлексив бәяләү.
Үзбәя, узара бәяләү.
Укучылар, бүгенге сәяхәтне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?
Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сәяхәтебезне тәмамлап бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, саубулашыйк.
Сау булыгыз, укучылар!