Конспект урока по татарскому языку на тему Йорт хайваннары, кошлары. Урман хайваннары 1 класс


Разработка урока по татарскому языку по теме:
«Йорт хайваннары һәм кошлары. Кыргый хайваннар. Йомгаклау дәрес»
Автор: Абдуллина Миляуша Рахимзяновна
Организация: МБОУ «Школа №54» г.Казань
ФДБС туры китерелеп төзелгән дәрес конспекты. Рус мәктәпләренең  рус төркеменәрендә укучылар өчен.
1 сыйныфта әдәби уку дәресе
Тема: Йорт хайваннары һәм кошлары. Кыргый хайваннар. Йомгаклау дәрес.
Максат: Йорт хайваннары һәм кошларын, кыргый хайваннарны чагыштырып кабатлау. Монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Йорт хайваннарына һәм кошларына карата кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.
Предмет нәтиҗәләр: Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар темасын йомгаклап, төрле төрдәге биремнәр эшләү, авазларны дөрес әйтә белү.
Метапредмет нәтиҗәләр:  укытучы ярдәме белән уку мәсьәләсен кую һәм чишү. Укытучының күрсәтмәләрен аңла башкару. Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.
Шәхси нәтиҗәләр: ярдәмчеллек, хайваннарга карата кайгыртучан булу.
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Күңелле татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, мультимедиа, карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру. (исәнләшү)
-Исәнмесез, укучылар!
-Исәнмесез, укытучы апа!
-Хәлләрегез ничек?
-Рәхмәт, яхшы!
(укытучы укучыларга сораулар бирә)
-Исәнме, (укучы исеме)!
-Синең исемең ничек?
-Син кызмы (малаймы)?
-Сиңа ничә яшь?
-Син кайда яшисең?
-Скажи что ты живешь в городе, в деревне.
-Бу кем?
-Бу Олямы? (укучылар әйе, юк сүзләрен әйтергә тиешләр)
-Бу нәрсә?
-Бу пеналмы? (укучылар әйе, юк сүзләрен әйтергә тиешләр)
II. Фонетик күнегү. (татар хәрефләрен кабатлау) 1 слайд
Ә - әтәч [ә т ә ч]
Ө - төлке [т ө л к ө]
Ү - бүре [б ү р е]
Җ - җиләк [җ и л ә к]
ң - яңа [й а ң а]
Һ - һәйкәл [һ ә й к ә л]
III. Алдагы дәрес конструкцияләрен кабатлау.
- Ребята, а теперь посмотрите на доску. Сейчас я покажу рисунки вам нужно будет ответить на вопрос бу нәрсә? (тактада йорт хайваннары, кошлары, кыргый хайван рәсемнәре әйләндереп куелган, укытучы рәсемнәрне ачып сорау бирә, укучылар җавап бирәләр).
-Как вы назовёте этих животных?
-Лесные животные.
-Как по-татарски будет лесные животные?
-Урман хайваннары. (укытучы тактага урман хайваннары дип язылган кәгазьне элә)
-Как вы назовёте этих животных?
-Домашние животные.
-Как по-татарски будет домашние животные?
-Йорт хайваннары. (укытучы тактага йорт хайваннары дип язылган кәгазьне элә)
-Как вы назовёте этих птиц?
-Домашние птицы.
-Как по-татарски будет домашние птицы?
-Йорт кошлары. (укытучы тактага йорт кошлары дип язылган кәгазьне элә)
– Ул нинди? соравына җавап алу. (укучылар зур, кечкенә, матур, куркак, хәйләкәр, усал сүзләрен кулланып сорауга җавап бирергә тиешләр)
– Ребята, молодцы. На доске два рисунка.
Бу нәрсә?
Бу урман.
Бу нәрсә?
Бу авыл.
Сейчас вам нужно животных и птиц распределить по рисункам и ответить на вопрос кайда яши? Тот ученик, который отвечает магнитом приклеивает животное к рисунку урман, авыл. (тактада урман, авыл рәсемнәре элеп куелган. Укучылар йорт хайваннары, кошлары, кыргый хайваннар кайда яши? соравына җавап биреп, тактадагы урман, авыл рәсемнәре янына урнаштырырга тиешләр).
Ребята, каких животных мы сегодня вспомнили?
Я вижу, что вы устали, давайте сделаем физкультминутку.
IV. Физкультминутка.
V. Кабатлау күнегүләре эшләү.1 нче бирем. Кроссворд. 2 слайд
- Ребята, у вас на парте есть карточки с кроссвордом. Сейчас вам нужно решить кроссворд самостоятельно. А потом мы с вами вместе проверим на экране.
- Проверяем правильно ли вы решили?
- Молодцы, укучылар.
2 нче бирем. Рәсемнәрне ук ярдәмендә тоташтыр.
каз тавык
әтәч чеби үрдәк
- Ребята, возьмите карточки №2. Следующее задание вам нужно соединить стрелкой рисунки. А потом мы с вами вместе проверим на экране.
- Проверяем правильно ли вы решили?
- Молодцы, укучылар.
3 нче бирем. Төшеп калган хәрефләрне яз.






б...ре п...ши т...лке керп... к...ян ти...н а...
- Ребята, возьмите карточки №3. Следующее задание вам нужно написать пропущенные буквы. А потом мы с вами вместе проверим на экране.
- Проверяем правильно ли вы решили?
- Молодцы, укучылар.
VI. Дәреслек белән эш.
- Ребята, сейчас китапларны ачабыз. 17 бит – 17 страница. (17 биттәге рәсем белән эш, нишли? соравына җавап бирү)
- Аю нишли?
- Аю уйный.
- Бүре нишли?
- Бүре йөгерә?
- Тычкан нишли?
- Тычкан йөгерә.
- Тиен нишли?
- Тиен шахмат уйный.
- Керпе нишли?
- Керпе шахмат уйный.
- Куян нишли?
- Куян йөгерә.
- Төлке нишли?
- Төлке сикерә.
- Молодцы, укучылар!
VII. Рефлексия.
- Ребята, как называлась тема нашего урока?
- Что мы повторили?
- Ребята, если вам урок понравился, вам все было понятно и интересно – поднимите пожалуйста зеленые карандаши.
- Если вам было что-то не понятно на уроке - поднимите красные карандаши.
- Вы согодня молодцы! На уроке были активными, старательными учениками. Рәхмәт! Раздаю звёздочки.
-Дәрес тәмам. Сау булыгыз, укучылар!
- Сау булыгыз, укытучы апа.