Туган ягым — яшел бишегем темасына ф?нни эш


6096018605500
Учитель начальных классов
МБОУ “Шадчинская СОШ”
Сафина Гузания Назиряновна
Высшая категория
Туган ил, туган тел, туган җир, туган авыл...
Туган җир! Кемгә дә газиз, якын, кадерле бит ул! Ә туган якның һәр карыш җире, авылы, чишмәсе, басу-кырлары, урман-болыны әллә никадәр истәлекләр саклый.
Үземнең эш системамда укучылар белән туган як тарихын, халкын өйрәнүгә; туган авылның үткәне, хәзергесе, аның елга-күлләре, урман-болыннары, чишмәләре һәм башка атамалары тарихы белән таныштыру; табигатьне, туган авылны ярату хисе, аның матурлыгын тоя һәм саклый белү омтылышы тәрбияләүне максат итеп куям. Чөнки үз туган авылын яраткан, сөйгән, халкы белән чын мәгънәсендә горурлана белгән шәхес кенә туган илгә тугрылыклы патриот булып үсә ала. Белем, танып белү эшчәнлеге белән бергә тәрбияви функцияне дә гамәлгә ашырырга шартлар тудыруга зур игътибар бирәм. Чөнки Шәдче-бик бай тарихлы төбәк. Ул элек-электән алдынгы игенчеләре, механизаторлары, терлекчеләре белән дан казанган. Күп кенә еллар буе икмәк пешерү комбинаты якын-тирә авылларны хуш исле икмәге белән тәэмин иткән. Хәзер инде күптән эшләүдән туктаган “Кисү һәм тегү ”, “Сөт, май эшкәртү ”комбинатлары, “Йон тетү машинасы”, “Чәйханә”, “Универмаг”, “Көнкүреш әйберләр” кибете, больница булган вакытларны халык сагынып искә ала.
Балаларга белем һәм тәрбия бирү учагы булган урта мәктәбебезнең дә 94 еллык тарихы бар.
Борышлы, Ташлы тау итәгенә сыенып урнашкан авылым үсә, ныгый. Бала-чагалары мул сулы Шыя буенда балык тота, су коена. Татар, керәшен - татарлары иңгә-иң торып, дуслыкта, татулыкта дөнья кичерәләр.
Туган якка мәхәббәт тәрбияләү дәресләрдә, класстан тыш чараларда киң чагыла. Төп максат билгеле бер күләмдә мәгълүмат белән таныштыру гына түгел, ә балаларны камил, хәзергә заманга яраклашкан шәхес итү ул. Тәрбия чаралары проект төзеп эзләнү эшләре алып бару, алар буенча чыгышлар ясау; озак еллар сәламәтлек сагында торган врач Ләбибә апа, хөрмәтле укытучы Гарипова Диншат Гариповна, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Мирзаян бабай, күп еллар район газетасының даими хәбәрчесе, матур шигырләр иҗат итүче Галяутдинов Әмирхан абый белән очрашулар оештыру; туган як тарихында эзе калган якташларыбызның биографиясен, эшчәнлеген өйрәнү; музейлардагы материаллар белән танышулар алып барыла. Эш нәтиҗәләре рефератларда, иншаларда чагыла. Балаларда сөйләм теле байый, сәнгатьлелек арта, аралашу культурасы тәрбияләнә. Әлбәттә, бу чараларны балаларның сәләтләрен, мөмкинлекләрен, теләкләрен исәпкә алып эшлим.
“Шәдчем-туган нигезем ” исемле тикшеренү-эзләнү эше

Эш структурасы
I. Эзләнү эшенең максаты һәм бурычлары
1. Туган җир һәм туган як төшенчәләренең тирән мәгънәсен ачу.
2..Туган авыл турында белемнәрне тирәнәйтү.
3. Туган як белән горурлану хисләре, туган нигезгә мәхәббәт тәрбияләү;
4. Якташ әдипләрнең ижаты белән танышу.
5. Өйрәнү-тикшеренү эшләре белән алга таба да шөгыльләнергә теләк үстерү.
6. Эзләнү эшенең материалларын класс сәгатендә куллану
II. Эш юнәлешләре:
1.Туган якның территориясен өйрәнү һәм хикәяләр язу.
2. Музей материаллары, альбомнар карау.
3. Авыл халкы белән сөйләшеп, истәлекләр җыйнау.
4. Тау битләренә, чишмә буйларына сәяхәтләр оештыру.
5. Шыя буена сәяхәт оештыру.
III. Нәтиҗәләр:
1.Туган ягыңның тарихын өйрәнергә кирәк, чөнки тарихын белмәгәннең киләчәге юк.
2.Тирәбездә төрле язмышлы, кешеләргә яхшылыклар эшләгән шәхесләр бик күп икәненә инандык.
3.Өйрәнү-тикшеренү эшләре кызыклы һәм мавыктыргыч, алга таба да шушы эш белән шөгыльләнергә телибез.
4.Шундый бай тарихлы авылыбыз, туган ягыбыз белән горурланабыз.
5.Эзләнү эшенең материаллары класс сәгатендә кулланылды.
Материал: эзләнү эше барышында тупланган материал буенча эзерләнгән альбом , якташ әдипләрнең шигырьләре.

Класс сәгате барышы.
1. Оештыру өлеше.
-Бүгенге класс сәгатенең темасы белән танышу өчен Резедә Вәлиеваның “Җирдә миңа ни кирәк” дигән шигырен тыңлап китик. Аннары шигырьдәге сорауга бергәләп җавап бирербез.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә, әни кирәк
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай, туган тел кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган үскән ил кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин җир кирәк.
2. Төп өлеш.
Укытучы сүзе:
-Һәркемнең туган җире, туган авылы була. “Туган җир”, “Туган авыл”бу бик кадерле сүзләр. Кемгә дә газиз, якын, кадерле бит ул! Ә туган якның һәр карыш җире, авылы, чишмәсе, басу-кырлары, урман-болыны әллә никадәр истәлекләр саклый. Кешене язмыш кайларга гына илтмәсен, ул үзенең туган ягын сагына, хыялында йөртә һәм ашкынып туган ягына кайта. Кешеләрне туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате иркәли, яшәргә шартлар тудыра. Туган җире аның турында кайгырта, белем бирә, аны кеше итә, хезмәткә өйрәтә.

Сафина Алсуның узе туган авылы турында язган хикәясеннән.
Минем туган авылым-Шәдче. Ул Татарстанның Мамадыш районына керә. Авыл Нократ елгасы кушылдыгы булган Шыяның сулъяк ярында урнашкан. Аның тирә- ягында урманнар, зур бурмаган тау, калкулыклар, чәчәкле болыннар, кырлар. Ә алар арасында борма-борма үтеп, чишмәләр челтерәп ага. Шыя елгасы ялтырап ята.
Туган ягым минем туган йортым,
Шундый иркен синдә сулавы.
Тау битләрең тулы яшел үлән,
Челтерәп ага чишмә суларың.
Шәдче- борынгы авыл. Төгәл генә исеменең каян алынуы билгеле түгел. Кайбер риваятьләргә караганда, элек бу авылда шәл бәйләп, аны сатып гомер иткәннәр. Шуннан авылга Шәлче дип исем биргәннәр. Шәлче Шәдчегә әйләнгән дигән фикерләр бар. Авыл тау астына диярлек урнашкан. Ул тауларның да элекккәдән калган исемнәре бар: Бурышлы тавы, Харис тавы, Текә тау дигән атамалар белән йөриләр.
Бурышлы тавының туфрагы ташлы. Иманага бүлеп бирелгән җир уңдырышсыз булган. Иген бер дә уңмаган еллар бик еш булган. Иген уңмаган кешеләр имана салымын түли алмаганнар һәм бу кешеләр бурычлы булып саналганнар. Бурычлы дигән сүз тора-бара Бурышлыга әйләнгән. Бурышлы тавы Шәдче территориясенең иң биек түбәсе. Хәзер игенчеләр зур хезмәт нәтиҗәсендә бу җирдән мул уңыш алалар.

Тауда җир җиләге, каен җиләге бик күп була.
Ә Харис тавына исемне бик күптәннән кушканнар дип әйтеп булмый. Бу тауның итәгендә үк Харис бабайлар өе булган. Күрше авылга, урманга барганда Харис бабайлар яныннан тауга менеп китәргә туры килгән.
Магнитофон язмасында “Чишмә” җыры (Кадыйр Даян шигыре, Мөслим Вәлиев көе) куела.
-Балалар, әйтегез әле, бу җырда сүз нәрсә турында бара?
Әйе, димәк без сезнең белән авылыбызның мул сулы чишмәләре белән дә танышырбыз.
-Ягез әле, авылыбызда ничә чишмә бар икән?- шуларны искә төшерик әле. (балалар җавабы).
Әйе, безнең авылыбызда чишмәләр күп. Чишмәләр- барлык төр сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганагы. Чишмә яшәүдән туктаса, елга күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.
-Балалар, чишмәне икенче төрле ничек атыйлар?
Әйе, бик дөрес “кизләү” дип тә йөртәләр.
-Чишмәләргә улаклар ни өчен куялар?
- Ни өчен чишмә янына агачлар утырталар?
Балалар, авылыбызның нинди урамга урнашуын игътибар иткәнегез бармы? Мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр бит. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк икән.
Алексеева Гүзәлнең чишмләр буенча эләнү эше буенча чыгыш ясый.
Авылыбыз чишмәләргә бик бай. Чишмәләр бигрәк тә авылның югары очында күп: Изгеләр чишмәсе, Фазыл чишмәсе, Дөрли чишмәсе, Күпер төбе чишмәсе..

Күпер төбе чишмәсе
Изгеләр чишмәсе, Фазыл чишмәсе, Күпер төбе чишмәсе дип аталганнары чишмәләр урнашкан урынны күрсәтә. Изгеләр чишмәсе авыл башындагы беренче чишмә булганга шулай атала. Бу чишмәнең суын эчсәң , яки битеңне сыпырсаң суын алып, барлык авыруларың, чирләрең бетә, савыгып, яшәреп китәсең дигән фикер яши. Шуңа да чишмә яны һәрвакыт чистартылып, төзәтелеп, яңартылып тора. Бу изге эшне Хайдаров Наил абыйлар гаиләсе башкара. Чишмәгә су алырга дип авылның теге башыннан ук та килеп йөргәннәр. Изгеләр чишмәсенең икенче яры ягында зират.
Дөрли чишмәсенең исеме дә урынына карап аталган. Ул чишмә янында Дөрли әби гаиләсе яшәгән. Ә Дөрли әби кешеләрне төрле чирләрдән савыктырган, изге киңәшләрен биргән. Үз авылы кешеләре генә түгел, күрше авыллардан да килүчеләр күп булган. Ул вакытта да һәм хәзер дә чишмәне бу гаилә кешеләре (хәзер оныгы Батыров Илсур абый) төзәтеп, яңартып, җан өреп торганнар.
19754857302500
Дөрли чишмәсе
Магнитофон язмасында кошлар сайравы, чишмә челтерәве ишетелә.
-Тыңлагыз әле балалар, сихри чишмәнең теле булса, ул сезгә менә нәрсәләр әйтер иде:
Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә, чишмә башларыбыз томалана.
Хайваннар күбебезгә баса, имгәнәбез, суыбыз җир астына кача. Безнең тирә- юнебезгә рәшәткәләр кирәк. Төбебезнең ел саен чистартылуын телибез. Вак һәм эре елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларыбызның суы бетүгә таба бара. Тирә-юнебезгә агачлар утыртсыннар иде. Агач үсмәгән урында дым юк, дым юк җирдә су булмый. Бабайлар заманында безгә күбрәк әһәмият бирелә иде. Кайчандыр балалар да яныбызга килеп, чишмә башларыбызны чистарталар иде. Хәзер алар мопед, велосипедларга утырып, кырыебыздан выжлап кына үтәләр. Безнең янга килү, безне карау өчен күп вакыт кирәкми югыйсә- дип әкрен генә челтерәүләрен дәвам итәләр.
Чишмәләр челтерәвеннән, аларның шундый зарларын ишеткәндәй булдым.
-Чишмәләр ни өчен кирәк?
-Ни өчен читтән кайткан кешеләр дә чишмә суын яратып эчәләр?
-Мосафирлар, ягъни юлаучылар ни өчен чишмә янына туктап ял итәләр.
Хисамова Алиянең хикәясе
Ә менә безнең яннан ага торган шактый гына мул сулы Шыя елгасының исеме Чия сүзеннән алынган. Чөнки Шыя елгасы башланган авыл Чия башы дип аталган. Борынгы заманнарда аны Чия елгасы дип йөрткәннәр. Елга бик озын 35-40 чакрымга сузыла. Югары агымынды аңа Васильево, (Әҗмәк), Чаксы, Тәкәнеш, һәм Өске авыллары ягыннан агып төшкән кечкенә елгалар, Җөри авылы ягыннан Лыя инеше дә кушылгач көчле агымлы суга әйләнә. Шыя елгасы буена төпләнгән мари халкы үзләренең авылын Зур Шыя дип атаганнар. Элекке вакытта бу елгада су тегермәне эшләп торганын сөйли миңа бабам. Ул бик күп авыллар аша үтеп, Нократ елгасына коя. Бала-чагалар мул сулы Шыя буенда балык тота, су коена.

Мингазов Шамилнең тоткан балыгыннан бик тәмле уха пешерәчәкбез.
3. Йомгаклау өлеше.
Укытучы:
-Класс сәгатен безнең авылның Нократ газетасында штаттан тыш хәбәрче булып эшләгән Галяутдинов Әмирхан абыйның авылым турында язган матур шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Авылым- канатларым.
Туган авылым тау башыннан
Бигрәк матур күренә,
Балкып торган көмеш ае
Иман өсти күңелгә
Кая барсам сагынып кайтам
Сөйгән авылым Шәдчегә .
Кайда бар соң тагын шундый
Гүзәл яклар- әйтче лә?

Авылымны урап-урап
Ярсып ага Көмешсу.
Шунда йөзеп үскән кызлар
Буйга зифа, йөзе алсу.
Иртә язда тирәкләрдә
Өзеп сайрый сандугач.
Җырым аша сәлам юллыйм
Өзелеп-өзелеп сагынгач.
Безнең күршедә генә яшәүче сугыш ветераны Мирзаян бабайдан үрнәк алып үсәм
2482853365500Безнең күршедә бик хөрмәтле кеше- Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Мирзаян бабай яши.
Укулардан соң, ял вакытларында аның янына киләм. Без озак кына сөйләшеп утырабыз. Ул миңа туган авылымның үткәне, фашистларга каршы аяусыз көрәше турында, бер телем икмәк өчен тилмереп яшәгән чорларны искә алып сөйли:
- Кулыма икмәк телеме алган чакта, еш кына сугыш еллары искә төшә. Ул еллар сабыйларны ятим итте, бер телем икмәккә тилмертте.
Мин һаман үзем шаһит булган бер күренешне оныта алмыйм. Без туган якка кайтып бара идек. Һәркайда җимереклек, хәерчелек.
“Абыйлар ипи бирегезче”-диде. Ул тавыш әле һаман да колак төбендә яңгырап торган кебек. Мин аңа ипиемне бирдем. Малай шунда ук йотлыга-йотлыга ашый башлады, рәхмәт әйтте дә йөгереп китеп барды. Малайның без биргән икмәкне ничек кабул итүен, үземдә аны кызгану хисләрен гомеремдә дә оныта алмамын кебек.
Табынга утырган саен, икмәк сорап ялварган малайны күз алдына китерәм, ул истәлекләр миңа икмәкне тагын да олыларга куша.

Мирзаян бабай мәктәптә кунакта
Сафин Нияз