Праздник прощания с Букварём.


Сау бул , Башлангыч!
Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар , чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

Талгын музыка уйный .” Укытучыма “ җыры .

Гүзәл : Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек . Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә
Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.

Рузилә: Әйе, хәтердә ул көн . 2012 нче елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең , якыннарыбызның күңеленә онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап мәктәп безнең икенче йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда белем серләренә төшенәбез .

Сөембикә: Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым ,
Сумка тотып белем алырга дип ,
Борма сукмак буйлап атлавым .

Альбина : Беренчегә килгән чагым истә
Бөтерчектәй нәни бер кызны
Каршы алды серле белем йорты ,
Дулкынланып түргә уздырды....
Фидаил : Белем иле никтер миңа
Никтер серле урман кебек
Ә юллары кызыктырып
Гел чакырып торган кебек
Кайсы фәнне өйрәнсәм дә
Тормышка юл салган кебек
Әллә шуңа дөнья миңа
Гел яктыра барган кебек

Милена : Бу дөньяның, төсен, ямен, зәвыгын
Кем аркылы ничек белдем мин,
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем, бәгърем, син ул син.
Гүзәл : Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен,
Бик кирәкле затлы тел.
Рузилә : Дәресләрнең бөтенесен,
Кирәк белеп калырга,
Тапкырларга һәм бүләргә,
Кушарга һәм алырга.
Әгәр тыңлап утырмасаң,
Өйдә дә укымасаң,
Дәресләрнең иң авыры,
Математика инде.
Сөембикә:Математикадан да авыр
Инглиз теле бар әле!
Өч ел буе елый-елый
Укыдык без ул фәнне
Альбина : Бездә бар буяулар,
Ак, кызыл, ак, зәңгәр,
Сарылар,яшелләр,
Ясыйбыз дәфтәргә,
Бик матур рәсемнәр.
Фидаил : Күңелле музыка,
Яңгырый класста,
Яратып җырлыйбыз,
Яратып тыңлыйбыз,
Күп җырлар, уеннар,
Өйрәндек инде без.
Милена : Физкультура дәресендә,
Без туп белән уйныйбыз.
Йөгерәбез, сикерәбез,
Уйнап бер дә туймыйбыз.

Җыр Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне тезәргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Бишне бишкә кушарга,
Иҗектән сүз ясарга.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Таңнар ничек атканны,
Кояш ничек батканны.
Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә
Табарга утрауларны,
Биек – биек тауларны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Табарга утрауларны,
Биек – биек тауларны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Өтер белән ноктаны,
Кайчан – кайда куйганны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган.
Әниләребез безне һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озаталар . Алар безнең белән Әлифбадан хәрефләр өйрәнделәр,мәсьәлә-мисаллар чишеләр, һәр көнне безнең өй эшләребезне тикшереп тордылар.
Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.
Гүзәл
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Рузилә
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый-саклый.
Сөембикә
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Альбина
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
Фидаил
Әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреннән
Бар өйгә нур сибелә.
Милена
Әнием, әнием.
Иң кадерлем син минем.
Мин сине яратып,
Иркәләп торырмын.
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын.
Җыр
Әнием
Чэчэклэре матур булса да,
Бармы шаккатырлыгы?
Эниемнен кузлэрендэДоньянын матурлыгы.
Энием, энием, энием,
Тан жиледэй назлы кулларын.
Энием, тик сина багышлап,
Жырлыйлар яраткан кызларын.
Кояшнын яктылыгынаТорасы юк аптырап.
Эниемнен нурлы йозеКояштан да яктырак.
Энием, энием, энием,
Тан жиледэй назлы кулларын.
Энием, тик сина багышлап,
Жырлыйлар яраткан кызларын.
Дингезне чиксез кин дилэр,
Белэм алай тугелен.
Барлык дингезлэрдэн дэ кинЭниемнен кунеле.
Энием, энием, энием,
Тан жиледэй назлы кулларын.
Энием, тик сина багышлап,
Жырлыйлар яраткан кызларын.
Гүзәл
Нигә бүген куанмаска,
Без бит инде зур үстек.
Башлангычны тәмамлап,
5нче класска күчтек.
Рузилә
Тик елыйсы килә минем,
Инде ни хәл итәсе?
Башлангычтан - балачактан
Бер дә килми китәсе.
Сөембикә
Гел карап торырбыз инде
Кечкенәләр ягына.
Нигә укытмыйлар икән,
Гел башлангычта гына.
Альбина
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – безнең хыяллар.
Алар шулай акка буялган
Ак болытлар –безнең хыяллар.
Фидаил
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шулай ап-ак калачак.
Ак болытлар – безнең балачак.
Укытучы: Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам .
Гүзәл
Һәр баланың әнисе бар,
Укытучы апасы бар,
Андый апа булмас иде,
Балаларның укыйсы бар.
Рузилә
Кайчагында каләм-дәфтәр,
Онытылып калыштыра,
Мондый чакта апа безгә,
Дәү әнине алыштыра.
Сөембикә
Кайчагында шелтәли ул,
Кайчагында куя көлеп,
Укытучы апа безгә,
Мәктәптәге әни кебек.
Альбина
Армый-талмый балаларга,
Һаман белем тарата ул,
Чын әниләр кебек апа,
Безне бик-бик ярата ул.
Фидаил
Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы,
Гаделлекә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Милена
Дөнья безне алга дәшә,
Ә син безгә гел янәшә,
Тәүге хәреф танытучы,
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Гүзәл
- Бик тырышып укыгач,
Артта калды башлангыч.
Сау бул инде дүртенче,
Исәнме, син, бишенче.
Рузилә
- Көзгә кадәр, мәктәбем,
Хушлашыйм синең белән.
Сентябрьнең береннән
«Исәнме бишенче», диеп
Яңадан сиңа киләм.
Сөембикә
Тәүге мөгаллим,
Тәүге адымнар,
Тәүге бүлмәләр,
Тәүге билгеләр.
Альбина
Барысы да үтте,
Китәр чак җитте.
Укытучыма: «Сау бул апа!» дип
Әйтер чак җитте.
Укытучым, сезгә карап1. Ачар өчен белем ишекләренТүккәнсездер күпме йөрәк көчен.Сездән алган белем ачкычлары - Иң кадерле бүләк безнең өчен.КУШЫМТА:Укытучым, сезгә карап,Арта мең хөрмәт хисе.Юлларыма маяк булыпБалкый тик сезнең исем.2. Якын дус та булып, киңәшче дә,Яшь аралаш бездән көләсез сез,Дөнья яме, тормыш матурлыгын,Хезмәт тәмен тоя беләсез сез.КУШЫМТА.3. Авырлыклар туса түзәсез дә,Яшь аралаш бездән көләсез сез,Дөнья яме, тормыш матурлыгын,Хезмәт тәмен тоя беләсез сез.КУШЫМТА.