Мифтахетдин Акмулла С?з чыгар шагыйрьл?рд?н хикм?т берл?н. Реферат.


Эчтәлек


Кереш.....................................................................................................3-5
I бүлек. Шагыйрьнең тормыш баскычлары......................................5-9
II бүлек. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән”......................9-18
Йомгаклау..........................................................................................18-22
Әдәбият.............................................................................................22-23












КЕРЕШ

Татар, башкорт, казакъ халыкларының уртак шагыйре поэзиядә яңа реалистик дәверне башлап җибәрүче һәм төрле халыкларда үсә барган уяну хәрәкәтенә зур өлеш керткән Мифтахетдин Акмулла иҗатына игътибар авторның үзе исән вакытта ук күрсәтелә. Аның “Дәмелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” 1892 елда Казанда басыла, һәм шул әсәре белән Мифтахетдин Акмулла замандашларының игътибарын үзенә җәлеп итте. Шагыйрь үлгәч тә бу игътибар кимеми, 1904 елда төрмәдә язган шигырьләрен һәм биографиясен эченә алган бер җыентыгы һәм, ниһаять, 1907 елда элек чыккан ике китабының бергә кушылган тулырак басмасы Казанда дөнья күрә.
Мифтахетдин Акмулланың иҗаты белән башлап кызыксынучы һәм аңа хөрмәт күрсәтүчеләрнең берсе тарихчы һәм әдәбият белгече Ризаэддин Фәхреддин була.
Р.Фәхреддин үз гомеренең соңгы көннәренә кадәр Акмулла иҗатына бәйләнешле материалларны җыюын тәртипле рәвештә дәвам иттерә. Аның совет чорында әзерләнгән “Асар”енең кулъязма дүртенче томында да иң зур урын Акмулла иҗатын өйрәнүгә бирелә; анда шагыйрьнең Р.Фәхреддин тарафыннан язылган тулырак биографиясе, төрмәдән язган бер хатының тексты һәм берничә шигыре дә бар. Тусанынчы елларда Уфадагы Диния идарәсе архифыннан Рәсәй Фәннәр академиясенең Башкорт тарих, тел һәм әдәбият институтына алынган бу кулъязма материаллар Акмулла иҗатының никадәр бай һәм эчтәлекле булуын тулырак күрергә мөмкинлек бирәләр.
Акмулланың төрле җирләрдә чәчелгән шигъри җәүһәрләрен җыюга әдәбиятчы һәм тел галиме Хәсән Гали дә зур өлеш кертә.
Хәсән Гали, Казакъстанда Акмулла булган җирләрдә йөреп, күп материаллар туплый һәм 1930 елда “Акмулла әсәрләре” дигән җыентык төзи. Аның шул хезмәтенең бер өлеше хәзер Казакъстан Фәннәр академиясенең гыйльми китапханәсендә, икенче бер өлеше исә Казан дәүләт университетының гыйльми китапханәсендә, кулъязмалар фонында саклана.
Күренекле әдәбият белгече һәм татар теле галиме Җәмал Вәлиди 1912 елда “Татар әдәбиятының барышы” исемле китабын бастырып чыгара. XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз башы әдәбиятын башлап тикшерүгә багышланган хезмәтендә ул Акмулла иҗатын анализлауга да шактый киң урын бирә. Бик хаклы рәвештә Акмулланы поэзиядә яңа дәверне башлап җибәрүче һәм төрле халыкларда үсә барган уяну хәрәкәтенә өлеш керткән күренекле бер вәкил итеп бәяли.
Җәмал Валиди Акмулланың нинди тарихи шартларда һәм нинди иҗтимагый хәрәкәт тәэсирендә әдәбияткә килүен дөрес билгели. Шуның белән бергә бу талантлы шагыйрьнең бер милли әдәбият эчендә генә кала алмавын да хаклы рәвештә искәртә.
1910 нчы елларда бу эш тагын да җанланып китә, Акмулланың шәкерте, казакъ укымышлысы Дусмаил Качкынбаев шагыйрь иҗатына кагылышлы яңа материаллар таба, аның әсәрләрен барлый һәм туплый, кайберләрен вакытлы матбугатта да бастырып чыгара.
Совет чорында Г.Газиз, Г.Рәхимов, Г.Сәгъди, С.Мирасов, Д.Юлтый, М.Госманов, Г.Вильданов, Р. Әхмәт, З.Шакиров, М.Гали, М.Гайнуллин кебек күренекле татар галимнәре дә шагыйрь иҗатын өйрәнүгә һәм барлауга үзләреннән күп көч кертәләр.
Бу хезмәтләрнең күбесендә Акмулла шигырьләрендә күтәрелгән темалар, проблемалар тикшерелде. Аның шигырьләренең теле читтә кала килде, бигрәк тә шигырьләренең афоризмнарга корылуы. Шуңа күрә дә, шушы бушлыкны тутыру максатыннан без үзебезнең фәнни эшебезнең темасын “Мифтахетдин Акмулла иҗатында афоризмнар” дип билгеләдек. Һәм үзебезнең алдыбызга М.Акмулла шигырьләрендәге афоризмнарны ачыклауны максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
М. Акмулла иҗатын өйрәнү;
аның иҗаты һәм әсәрләре турындагы тәнкыйди материаллар белән танышу;
шигырьләрендәге афоризмнарны ачыклау, аларның ролләрен билгеләү;
шигырьләренә хас сыйфатларны ачыклау.
Югарыда әйтелгән максат һәм бурычларга ирешү өчен безгә түбәндәге метод һәм алымнар ярдәм итәчәк:
фәнни-теоретик тикшеренү методы;
тарихи, автобиографик мәгълүматларны өйрәнү, анализлау һәм йомгаклау; әдәби әсәрләр телен анализлау алымы;
дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү алымы;
чагыштыру алымы.
Темабызның өйрәнү объекты – М.Акмулла шигырьләрендәге афоризмнар. Өйрәнү предметы - М.Акмулла иҗаты.
Фәнни эшебезнең теоретик нигезләрен М. Госманов, Н. Юзиев, Р.Әхмәт, Х.Миңнегулов, М.Гайнетдин, А.Садыйкова, Ә.Синугыл хезмәтләре тәшкил итте. Фәнн эше кереш өлештән, тематик ике бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.




I БҮЛЕК. ШАГЫЙРЬНЕҢ ТОРМЫШ БАСКЫЧЛАРЫ.

Мифтахетддин Акмулланың тормыш юлы шактый катлаулы, гыйбрәтле. Булачак шагыйрь 1831 елның 14 декабрендә элеккеге Бәләбәй өязендәге авылларның берсендә дөньяга килгән. Аның әтисе Мөхәммәдьяр хәлфәне берәүләр казакъ, икенчеләре татар дип күрсәтәләр. Әнисе Бибиөммегөлсем исә- татар кызы.
Мифтахетддин кечкенә вакытта ук, әтисе үлеп китә. Шуннан әнисе Камалетдин исемле бер башкорт мулласына кияүгә чыга. Әмма бераздан Акмулланың әнисе дә вафат була. Шулай итеп, Акмулла, нәкъ Утыз Имәни кебек, бик яшьли ата-анасыз кала һәм ятимлекнең бөтен авырлыгын күреп үсә.
Үгәй ана кулында ятим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калды.
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал,
Кайда мелла бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык...
ди ул бер әсәрендә үзе хакында.
Шагыйрьнең мәдрәсәдә уку еллары да шактый авыр уза. Бу хакта Ризаэддин Фәхреддин менә ничек яза: “Йортыннан азык биреп тормаганлык вә атасы да моның хәленә артык игътибар итмәгәнлек сәбәбеннән, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән. Бераздан ул үги әтисе йортыннан, тынышмыйча, бөтенләй чыгып китә”.
Акмулла әүвәл үз тирәләрендәге, аннан Эстәрлебаштагы һәм Троицкидагы мәдрәсәләрдә белем ала. Эстәрлебашта аның укытучысы атаклы шагыйрь Шәмсетдин Зәки була.
Казакъ далаларына китеп муллалык кылу, анда мәгариф эшләре белән шөгыльләнү - Октябрьгә кадәрге татар дөньясында киң таралган күренеш. Акмулла да үз гомеренең зур өлешен казакъ балаларын укытуга, дала халкын белемле, мәгърифәтле итүгә бирә. Казакъ телен, фольклорын, гореф-гадәтләрен бик яхшы үзләштерә.
Акмулла төрле урыннарда яши, эшли. Уку-язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә; матур, моңлы тавыш белән җырлый да; тыңлаучыларны мавыктыргыч итеп сөйли дә, шигырьләр дә укый. Акмулла үз аты белән Урал тауларын, Казакъстан далаларын, Көнбатыш Себер киңлекләрен кат-кат ураган, төрле кешеләр белән очрашып, дөнья хәлләреннән, бигрәк тә татар иҗтимагый һәм мәдәни тормышыннан хәбәрдар торган. Әйтүләренә караганда, аның өч бүлемнән арбасы булган. Шуларның берсенә Акмулла үзенең китап-дәфтәрләрен, икенчесенә балта, чүкеч, пычкы, борау кебек эш коралларын салган. Ә инде өченче бүлемтегенә үзе утырып йөргән1.
Акмулла бер шигырен: “Минем кебек булыр микән бәхетсез”, - дип башлап җибәрә. Чыннан да, шагыйрь өстенә бәлаләр болыт-болыт өелеп кенә тора. Ятимлек, ачлы-туклы яшәү, бер урыннан икенче икенче урынга күченүләр.... Акмулла ике мәртәбә гаилә корып карый. Әмма икесе дә уңышсыз чыга. Истәлекләрдә шагыйрьнең туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы шәхес булуы искәртелә. Бәлкем шуңадыр, аның дошманнары да күп була. Нахак бәла аркасында, Акмулла берничә ел төрмәдә дә утырып чыга. “Ярый әле күптәнге танышы Әхмәтбай Бакиров акча җыеп, 2000 сумлык залог белән 1831 елда аны порукага ала”2.
Акмулланың гомер юлы да фаҗигале рәвештә өзелә. Шагыйрь Златоусттан Миаска барырга чыга. Юлда ял итәргә туктый: учак яга ут яктысында китаплар карап утыра. Шунда аңа ике явыз зат, сиздермичә, пычак белән кадыйлар, гәүдәсен суга ташлыйлар. Бу аянычлы вакыйга 1895 елның 27 октябренә каршы төндә була. Бераздан шагыйрьне Миасс зиратына җирлиләр. Каберенә Зәйнулла Рәсүли тарафыннан язулы таш куела.
Данлы Акмулланың фаҗигале үлеме бөтен кешеләрне тетрәндерә. Аңа багышлап берничә бәет чыгарыла. Акмулла шигырьләре әле байтак еллар телдән-телгә күчеп йөри. Халык, яраткан шагыйре әсәрләренә ияреп, әле хәзер дә шигырьләр чыгаруны дәвам итә.
Акмулла, шәхси яктан күп бәла-казалар, бәхетсезлекләргә тарыса да, шагыйрь буларак бәхетле кеше. Аны исән вакытта да, вафат булгач та, татарлар гына түгел, казакълар һәм башкортлар да үз җырчылары итеп хисаплыйлар. Өч халыкның яраткан шагыйре булу- иҗат кешесе өчен, әлбәттә, зур бәхет һәм олы дәрәҗә.













II БҮЛЕК. “СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕРЛӘН”.

Акыл-хикмәт иясе, мәгърифәт идеяләренең ялыкмас пропагандисты, изелгән-кыерсытылганнарның сердәше, моңдашы булу белән бергә, Акмулла шәрә фикерләр өләшеп йөрүче коры вәгазьче, дидактик әдип кенә түгел, ул чын мәгънәсендә талантлы, нечкә хисле шагыйрь көчле сүз остасы. Аның әсәрләрен салкын кан белән укуы мөмкин түгел. Афористик җыйнак, фикри тирән юллар сине уйланырга мәҗбүр итә, көтелмәгән уңышлы борылышлар, тапкыр табышмаклар сокландыра, мавыктыра. Акмулла әсәрләре кат-кат укуны сорый, укыган саен яңа хисләр, яңа фикерләр уята. Хәтта элек башка әсәрләрендә бер тапкыр очраган, монысында янә бер кабатланган аерым юллар яки строфалар да яңа контекстта мөстәкыйль һәм яңа тормыш белән яши башлыйлар. Шуңа да махсус басым ясап әйтергә кирәк, мондый вариантларның барлыкка килүе шагыйрьнең гадәти кабатлануы, яисә “фикер кытлыгы” нәтиҗәсендә түгел. Дошманның күкрәгенә кадалган сөңгесен суырып алып, икенчесенә ыргыткан батыр шикелле, Акмулла да үткен әйтелгән фикерләрен, отышлы шигъри юлларын, туры бәрә торган ачы телле образлы строфаларын кабат-кабат “обоймага-тезә”. Үзен профессиональ дип, иҗатының колачы оригиналь шигырьләренең саны белән үлчәнә торган кабинет шагыйре итеп сизмәгән, бәлки мәгърифәт идеяләренең оранчысы, димәк, көрәшче итеп тойган автор мондый юлга аңлы рәвештә баскан. Чөнки аның өчен аерым әсәрләрнең үзара текстуаль мөстәкыйльлеге, төгәлләнгәнлеге кыйбат түгел, бәлки мөһим фикерләрнең, турыдан яра торган образларының максатка ирешүе, нәтиҗә бирүе кирәк.
Шулай ук Акмулла йомры гыйбарәләр, образлы сүзләр, тапкыр җөмләләр сиптерүче, эчтәлеккә генә басым ясап, формага артык игътибар итмәүче, сәнгатьчелек җәһәтеннән “талымсызрак” шагыйрь икән дип уйларга урын юк. Мифтахетдин кирәген тапкан чакта, форма белән эчтәлекне сәнгатьчә югарылыкта куша алу, бүтәнчә итеп әйткәндә, гадәти материаллардан да өр-яңа “эремтә”ләр тудыра алу кодрәтенә ия шагыйрь. Мисал итеп аның кайбер газәлләрен атарга мөмкин. Шулар арсында бигрәк тә “Хәтимә” исемле шигыре аерылып тора. Бу гаҗәеп газәл үзенең фикер тыгызлыгы, хөкем гаделлеге, иман-бурыч мәсьәләләрен чишүдә гуманистик универсальлеккә ирешкәнлеге белән кабатланмас бер әсәр булуын раслый.
“Акмулланың күпчелек әсәрләре классик шәрык поэзиясендәге жанрларда түгел, бәлки казакъларда ныграк сакланып калган унбер иҗекле саф төрки халык шигыре үлчәмендә язылган. Мондый дүртьюллык шигырь, гадәттә “ааба” рифма системасына корылып, аерым строфалар уртак рифмалыкны таләп итми. Халык шигыре техникасыннан оста файдаланган Мифтахетдин бу вәзенне дә иҗади куллана, аңа үзенчәлекле тезмә барлыкка китерә торган фольклор элементларын актив кертә. Шуңа күрә шигырь аерым фикерләрне бер рәткә тезгән строфалар төркеменнән түгел, бәлки барган саен бер фикерне куәтләп, үстереп бирә торган бербөтен строфалар ташкынын тудыра. Бу хәл исә фикерне – сугышчан эзлекле, хисне көчле экспрессив итә. Нәтиҗәдә шагыйрь әйтергә теләгән фикерләр укучы (дусты яки дошманы) өстенә бер-бер артлы тәгәрәгән дулкын кебек ябырыла, яки ургып-ургып яуган яшенле яңгыр төсле ишелеп-ишелеп төшә”.
Менә шушы сыйфатларның барсы да Акмулла иҗатына форма ягыннан да, эчтәлек җәһәтеннән дә кабатланмас эзлеклелек, системалылык һәм төгәлләнгәнлек хасияте бирә. Мәсьәләгә шушы күзлектән караганда да шагыйрьнең мирасы Г.Тукайга кадәрге поэзиябездә иң зур казанышларның берсен тәшкил итә.Акмулла- чичән, аз сүзләр белән тирән тапкыр мәгънә белдерү остасы.
Шуңа күрә, шагыйрь мирасындагы афористик җыйнак, фикри тирән, үткен һәм образлы шигъри элементларның да кыйммәте бик зур. Аларның кайберләре язма әдәбиятта аерым әсәрләргә баш, эпиграф буларак, җанлы сөйләмдә исә мәкаль, әйтем рәвешендә яңгырарлык дәрәҗәдә камилләр. Мисалга берничә үрнәк китерик:
Түрә димә, кара димә - фигълен кара....
(120 б.)
Әдәп дигән - мәхәббәткә сәбәб дигән....
(163 б.)
Хода кичер дигән менән эш бетмәйде....
(144 б.)
Җүкәне майлау белән, каеш булмас...
(124 б.)
Дөньяга тую да юк, кую да юк-
Капчыгын канәгатьнең тычкан тишкән!
(105 б.)
Яманны түрә кылсаң – йортың бозар,
Гакылсызны үстерсәң - ботын сузар...
(120 б.)
Алманы карамадан карамыйлар....
(112 б.)
Дәүләткә адәм бармы котырмаган?..
(99 б.)
Галим булса, милләт өчен зарлы булсын...
(172 б.)
Дөньяда хар улса улсын,
мәрҗигы нар улмасын!
(198 б.)
Кемнең зәвыгы юк, гыйрфаны да юктыр.
Кемнең гыйрфаны юк, вөҗданы да юктыр.
Хикмәтле сүз остасы Акмулла шигъриятнең җәмгыятьтә тоткан урыны, шагыйрьләрнең олы миссиясе турында уйлана:
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Аңа күз алармаңыз хиддәт берлән!
(67 б.)
Шулай итеп, поэзия чын гыйлемлеккә тиңләнә; шагыйрь әдәбиятның иң элек тәрбияви ягына басым ясый:
Һәр фәндә шигырь белән китаб тулы,
Карасак , ияләре кандай олы!
(68 б.)
Шигырь “хак насыйхәт”, “вәгазь белән гыйбрәт” биргәндә генә “дөрест була”, ди ул, шундый поэзия генә үлемсезлеккә дәгъвә итә ала:
Киткәндәр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗәиб кыйммәт әсәр калдырганнар.
Хикмәтнең мәхзәненнән мисраг ачып.
(70 б.)
Акмулла үзенең шигырьләрендә яманлыкны, явызлыкны югары катлам вәкиле исеменнән фаш итә. Бу алымны куллану авторга, беренчедән, ялангач дидактикадан котылырга, икенчедән, тәнкыйтьнең сатирик үткенлеген, үтемлелеген көчәйтергә ярдәм итә, алга таба бу алымнарны аеруча Г.Тукай оста файдалана. Шагыйрьнең “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” шигырендә Ш.Мәрҗәни дошманнарына әйткән соңгы сүзләре дә татар мәгърифәтчелек поэзиясенең хикмәт лирикасының классик үрнәге:
Яхшыны сүккән илән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу иләнНәҗес китәр, алтының заты китмәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры китмәс,
Котырган эт һавага карап өргән менәнАсманда торган айның нуры китмәс!
(86 б.)
Акмулла үзенең шигырьләрендә дин әхелләрен халыкка хезмәт итәргә чакырган. Аныңча, мулла исеменә лаек кеше – иң элек гыйлем иясе һәм намуслы шәхес булырга, халык интереслары белән яшәргә, аның моң-зарын, уй-фикерләрен белергә, ярдәмгә килергә тиеш:
Галим булса, дин бабында зарлы булсын,
Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын!
(100 б.)
Бу канатлы юлларны автор башка әсәрләрендә дә кертә (кара: “Акмулла, халеңне бел, үзең калай” дип башланган шигырьне, 171 б.). Димәк, алар Акмулланың тормыш кануны булган: “Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын, җебе таза булмаса – җалганмаймын”, - ди ул.
Шәхесне бозыклыктан, җаһиллектән прогресс, бәхет-сагәдәт юлына алып чыгудагы төп киртәне шагыйрь наданлыкта күрә. Надан кеше, ди ул, “зарарлы сигез яшәр яшь елан” кебек, “холкы-тинтәк сыердай, саудырмаган”, ул “үзе белмәс, юньгә кермәс”, аның белән “биш көн тору – биш елга тиң”, надан белән юлга чыксаң, “юлдашын танымаган ир кебек юлдан язарсың”. Киресенчә, акыллылык, зирәклек, белемлелек – кешенең иң асыл сыйфаты: “акыллы адәм олугдыр”, “гыйлемлелек ул дәрьядыр”. Шул ук вакытта шагыйрь чын гыйлемлелекне кешенең рухи камиллеге, эчке сафлыгына да бәйле:
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын, -
Булмаса, файда бирмәс коры белем.
(164 б.)
Шагыйрь артта калган халыкка фән, культура, кирәклегенә басым ясый:
Башка илне без күрәбез: тауга чыккан,
Һич кайчан ил уңалмас түбән баккан.
Мәгърифәт дәрьясы күпкә уртак,
Онытылып хур калмайдыр кулын тыккан.

Тормышы башка илләрнең көн шикелле,
Тормышы надан илнең төн шикелле.
Үзеңез уйлап караңыз, мигә салып,
Күренә ушы җире миң шикелле.

Халыкның “йокыдан” уянуы, үз иркенә үзе хуҗа булуы , алга бару өчен, шагыйрь фикеренчә, бердәмлек ( “Кабергә талаш берлә керәсезме?” (94), “Һай кардәшләр талашмак булып бак-бак”), тәрбиялелек, белем-мәгърифәтле булу кирәк. Дошманнарыңа каршы тору өчен, ди ул, яңа гыйлемнәрне, төрле фәннәрне үзләштерү, “камилләр” рәтенә керү, телләрне белү шарт:
Урысча укып кына түгел белмәк, -
Халь килсә, фырансузча белгән яхшы!

Акмулла гомере буе хаклык эзли. Ләкин күп очракта интегеп эзләгән хаклыгын таба алмый, чөнки:
Тугърылык бу заманда корып калган,
Тура әйтүче арт җанында торып калган.
(167 б.)
Акмулланың бу сүзләре Кавказ халыкларының бөек җырчысы Саят-Новаиның фикерләре белән уртак яңгырый:
Хаклык эзләдем мин җирдә,
ә ул хаклык юк та юк:
Барсы ялган, бозык, кыеш, -
дөньяда дөреслек юк.

Акмулла иҗатында дини мотивлар да өстенлек итә. Монда да шагыйрь афоризмнарга тиң юлларны киң куллана:
Иң әүвәл кирәк нәрсә- иман дигән,
Ахирәт эшләренә инан дигән,
“Хода кичер” дигән эш бетмәде
Иман шартын өйрәнмәсә- Ибан дигән.
(162 б.)
Бу дүртьюллыкта Акмулланың тормыш кагыйдәләре, Аллаһыга, иманга тугрылыгы ачык күренә. “Аның бу әсәре халыкта мөнәҗәт булып йөргән, йөри дә. Акмулланың 150 еллыгына чыгарган җыентыкта фольклорчы галим И.Надиров аның турында яза, текстын да бирә. Ул татар халык иҗатының “Бәетләр” томына да кергән, “Синең биш асылың”, дип атала. Кешенең иң кыйммәтле сыйфатлары булып намус, күңел, гакыл, әдәп, сабыр дип санап кителә. Шушы сыйфатлары булган кеше генә иманлы була, ди шагыйрь…” Бу юлларга охшаш фикерләрне халык мәкаль-әйтемнәрендә, Коръәндә дә очратырга мөмкин, шуңа да ул халыклашып киткән.
Бөтен гомерен өч тугандаш төрки халык- татар, башкорт, казакълар яшәгән төбәкләрдә сәфәр кылып үткәргән Мифтахетдин үзенең күпсанлы шигырь юлламаларында бу халыкларның тарихына, мәдәниятенә туктала, күренекле тарихи урыннарны һәм шәхесләрне искә ала. Монда да афоризмга тиң юлларны очратырга мөмкин. Менә аларның берничәсе:
Ир булган ирәнләрне хур тотмаңыз –
Гатасына шарт имәс Кышкар, Казан.
(72 б.)
Йорты Болгар булса булсын –
Йортны болгар булмасын!

Идел бул да Җаек бул,
Һичкем белән орышма!
(86 б.)
Акмулла күчмә халык – казакъларны да еш искә ала:
Көчле су тавыңдай базып китсә,
Казакъның тегермәнен Форат тартмай! (104 б.)

Күчмәле казакъбыз бит күрке астында,
Һөнәр юк, йоклагандай көрпә астында.
(115 б.)
Күргәнебезчә, хикмәтле сүз әйтүдә аның татар, казакъ, башкорт фольклорыннан, бигрәк тә төрки-татар язма әдәби казанышларыннан мул иҗади файдалануы сизелеп тора.
Акмулла фикерләренең кайберләре татар әдәбиятының тирән тамырларына, үзәк программаларына барып тоташа. Мәсәлән, аның:
Дөньяда тулып яткан газизләр бар,
Телләрен, сандугачтай, акча кискән!
(56 б.)
- дигән сүзләре ХVI йөздә иҗат иткән гуманист Мөхәммәдьярның:
Нәчәләр (кем) сүзләмәен сүз гөлене кистеләр,
Сүзләгәнне күрә белмәй, тән тишеп кан эчтеләр,

- дигән ачынуына аваздаш. Акмулла бу социаль эчтәлекле ачынышны яңа шартларда кискенрәк яңгырата. Ул, Урта гасыр әдәби традицияләрен дәвам итеп, тугрылык, тел, шигъри сүз, язмыш кебек мәсьәләләр хакында яза:
Фетнәнең күбе чыгар телемездән....
(96 б.)
Дөньяда сүземез бар- үзебез юк!
(154 б.)
Һәр бәндә күрәсене күрмәй калмас-
Кирәк солтан булсын, кирәк – император!
(128 б.)

Бәндәгә ниләр язган, шуны татыр,
Бер адәм дә тәкъдиреннән башка булмас.

Акмулланың Эстәрлебаш мәдрәсәсендә чакта тирән белемле, зур поэтик талантлы татар шагыйре Шәмсетдин Зәкидән дәресләр тыңлавы әдәбият тарихыбызда мәгълүм факт. Яңа табылган кайбер мәгълүматларга караганда, яшь Мифтахетдин үз хәлфәсе белән күп вакытлар әңгәмәдәш булган. Димәк, Акмулладагы эчке мәгънәгә, рельефлы образларга, тапкыр һәм хикмәтле сүзләргә, төгәл формага булган мәхәббәт тә беркадәр шул Шәмсетдин Зәкидән килә.
Күренгәчә, Акмулла шигырьләрендә күп кенә афористик юллар поэтик камиллекләре, мәгънәви эчтәлекләре белән бүгенге укучыны таң калдырырлык.









ЙОМГАК

Акмулла күп кенә әсәрләрендә үзен импровизация остасы итеп таныта. Билгеле булганча, “ импровизация- чичәнлек үзенең традициясен, поэтик алымнарын тудырган. Шигырь белән хикмәтнең аерылмас бердәмлеге, шигырь әйткәндә аны хикмәтле сүз белән күмәкләндерү йоласы - хәким шагыйрьләр традициясе татар поэзиясенең үсешенә шактый нык йогынты ясаган, поэтикасына да тирән эз салган”.
Акмуллада акыл шигърияте халыкчан үткен формада чагылыш таба. Аның шигырьләре мәкаль һәм афоризмга бай булу, шагыйрьлек белән хакимлек бергә кушылу белән аерылып тора. Мондый шигырьдә “фикер гомумән акыл чагылышы булып кына түгел, шагыйрьнең мөнәсәбәтен ачык чагылдырган рәвеш тә ала”. Шуңа күрә “акыл шигъриятендә лиризмның яңа сыйфатлары шәхеснең үз-үзен тирәнрәк тану нәтиҗәсе буларак ачыла бара”.
Шагыйрь тел-сурәтләү чараларын да югары поэтик яңгырашлы итеп куллана. Беренче карашка үгет-нәсыйхәткә корылган хикмәтләр дә эмоциональ-шигъри төс ала. Акмулла әйтергә теләгән фикерен күчерелмә мәгънәдә бирергә ярата, әсәрнең төп идеясен төрле поэтик чаралар ярдәмендә ачарга омтыла. Мәсәлән, шоңкар образы анда яңа идеяләр өчен көрәшеп, яктыга, бөеклеккә омтылучы мәгърифәтле, азат кеше символы булып килә. Шагыйрь тулпар, йолдыз кашка, мәргән кебек чагыштыруларны да халык авыз иҗатыннан алып, үстереп, баетып, киң картина рәвешендә бирә. Традицион поэзиядә мәхәббәт символы булып йөргән сандугач образы – Акмуллада хөр фикер, оста сүз сөйләүче чичән символы:
Дөньяда тулып яткан газизләр бар,
Телләрен сандугачтай акча кискән.
Акмулла дүртьюллыклары афористик, үткен, кыска, халык мәкаленә якын. Хикмәт лирикасында шагыйрь үзен “иске, китап сүзе”ннән яңа поэтик мәгънә тудыручы новатор итеп таныта. “Китап чагыштыруларын исә Акмулла шулай киң кулланмый. Алар, күрәсең, аның фикерен, хыялын уятмыйлар. Иркен казакъ даласында яшәүче шагыйрьгә халыкның җыр байлыгы якынрак булса кирәк”.
“...Акмулла кирәк икән – татарча, кирәк икән – башкортча, хаҗәте килгәндә саф казакъча сөйли алган, яза алган; ихтыяҗ булса, аларның өчесен бергә кушкан...
Шул ук вакытта Акмулла хакында бары стихияле рәвештә “катнаш” телдә язучы шагыйрь сыйфатында хөкем йөртергә дә ярамый. Төрле телләрне кызык итеп куша алган кебек, ул аларны, кирәген тапса, эзлекле рәвештә аера да белгән. Шуңа күрә аның бер төркем әсәрләре саф иске татар әдәби телендә, икенчеләре бөтенләй диярлек казакъча язылган”. Бу шагыйрьнең конкрет аудиториягә аңлаешлы телдә язарга омтылуыннан килә. Акмулла, мәгърифәтче трибун шагыйрь буларак, әсәрләрен үзе яшәгән төбәкләрдәге катнаш телле кешеләргә адреслый, шуңа күрә аның шигырьләе иске татар әдәби теленең демократлашуы процессындагы үнчәлекле бер күренеш булып тора.
Акмулла шигырьләрендә гарәп-фарсы сүзләре дә еш очрый. Бу, беренчедән, ул чордагы әдәби телнең лексик байлыгына һәм мәдрәсәләрдә тел укытуның торышына, икенчедән, шагыйрьнең катлаулы фәлсәфи проблемаларны чишкәндә гарәп-фарсы терминнарыннан файдалануына, өченчедән, күп кенә әсәрләре консерватив руханиларга атап язылуга бәйле. Шул ук вакытта Акмулла фарсы-гарәп сүзләрен бик белеп, сайлап ала, урынлы куллана, еш кына алар шигырь тукымасының камиллегенә, ритмикасының музыкальлегенә хезмәт итә. “Хатимә” газәлендә ул болай яза:
Син химар дип хурлаганның
заты толпар улмасын...
Син гораб дип уйлаганның
асылы шоңкар улмасын...
Гъәйбе изһар улса улсын,
гъәйбе мазһар улмасын!
Калыбы әгъяр улса улсын,
къәлбе әгъяр улмасын. (195-197)
Химар-толпар-шоңкар, изһар-мазһар-әгъяр кебек сүзләр рифмалашып килә, шигырьнең эчке ритмаикасын көчәйтүгә хезмәт итә. Мондый строфа-ларга лаконизм һәм төгәллек хас. Халык мәкальләрендә очраган эчке рифма-ны Акмулла башка әсәрләрендә дә яратып һәм оста куллана, ә “эчке рифма исә,... беренчедән, шигырьнең ритмикасына образлы төс бирә, ритмик дул-кынны күзгә күренерлек ачык кыяфәткә иңдерә; икенчедән, эчке рифма бу-лып килгән сүзләр үзара бер-берсен һәм бер-берсенең мәгънәсе ачыклыйлар”.
Акмулла поэзиясенең тагын бер үзенчәлеге – “иркенлек, сурәтләү киңлеге, поэтик фикер хөрлеге, әсәрнең шигъри тукымасын ирекле һәм табигый итеп төзү осталыгы”. Ул үзен сюжет корылышы, композиция кысалары белән чикләми, күп очракларда шигыренә хәтта исем бирүне дә кирәк тапмый. Акмулла шигырендәге дүртьюллык строфа мөстәкыйль функциягә ия, еш кына халык телендә аерым хәлдә, робагый рәвешендә яши. Шагыйрьгә, күрәсең, “аерым әсәрләрнең үзара текстуаль мөстәкыйльлеге, төгәлләнгәнлеге кыйбат түгел, бәлки мөһим фикерләрнең, турыдан яра торган образларның максатка ирешү, нәтиҗә бирүе зарур”.
“Билгесе ир-егетнең булсын мәйдан!” – дип язган иде Акмулла. Шагыйрь үзенә Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерне мәйдандагы көрәшче, чын ир-егет кебек уздыра. Кушаматны да аңа халык, үз укучылары бирә. “Акмулла” (Акменла) дип пакъ (ак) күңелле, туры сүзле, белем, тәрбия бирүче кешегә әйтәләр. Шагыйрь үзе дә “...Акмулла дип исем алдым, Бу исем бүләк булмыш тугрылыкка”, - дип яза. Шулай итеп, кылган хезмәт юкка чыкмый, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, “Һәр ни булса, тырышкан юлда калмый”1.
Гомумән алганда, Акмулла шигырьләрендә фикер тыгызлыгы, хөкем гаделлеге, форма камиллеге аннан соң килгән бер төркем шагыйрьләр өчен (М.Гафури, Н.Думави, К.Биккулов, М.Укмасый һ.б.) чын поэтик осталык мәктәбе булды.


















ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Акмулла Шигырьләр / М.Акмулла. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1981. – 271 б.
2. Акмулла Шигырьләр /М.Акмулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
3. Акмулла Робагыйлар /Акмулла // Казан утлары. – 2006. - №12. – Б. 95-101.
4. Әхмәт Р. Бөек милләт шагыйре /Р.Әхмәт// Мирас. – 2006. - №12. – Б.33-38.
5. Әхмәт Р. Акын, чичән, шагыйрь: Мифтахетдин Акмулланың тууына 175 ел /Р.Әхмәт // Казан утлары. – 2006. - №12. – Б.91-94.
6. Гайфуллин В. Безнең Акмулла: биографиясендәге кайбер легендалар һәм фактлар турында / В.Гайфуллин // Гыйльми язмалар. – Казан: ТДГИ. – 2002. – №10.
7. Госманов М.А. Мифтахетдин Акмулла: язмыш, иҗат һәм мирас / М.А.Госманов // Үткәннән – киләчәккә: фәнни – публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 1990. – 354 – 403 б.
8. Зәйнуллин З. Олуг якташым, авылдашым: Мифтахетдин Акмулланың тууына 170 ел / З.Зәйнуллин // Казан утлары. – 2001. - №12. – Б. 181-183.
9. Миңнегулов Х. Урта гасыр һәм ХIX йөз татар әдәбияты: урта мәктәп өчен дәреслек / Х.Миңнегулов, Ш.Садретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 336 б.
10. Миңнегулов Х. “Милләт өчен зарлы” Акмулла /Х.Миңнегулов// Мәгариф. – 1998. - №10. – Б. 28-34.
11. Миңнегулов Х.Й. Әдәбият ( Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен д-лек / Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б. 375-385.
12. Синугыл Ә. Бер мираска – ике караш /Ә.Синугыл // Казан утлары. – 1991. - №12. – Б. 176-178.