Презентация М?кт?бебезд? милли м?гариф торышы.


2012-2013 нче уку елы районыбыз тарихына 3нче мәктәпнең яңадан аякка басып, үз кочагына укучыларны кабул итүе белән кереп калды. Мәктәп барлыгы 460 урынга төзелеп, барлык уңайлыклары булган, заманча технологияләр белән баетылган уку йорты буларак ачылды.Хәерле эшләребез күп булсын! Ризаэддин Фәхреддин Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр. Ризаэддин ФәхреддинМилләтнең киләчәге - бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый. Юкка гына халкым “Теле барның – юлы бар” димәгән бит. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!Мәктәбебездә милли мәгарифне үстерүгә барлык шартлар да тудырылган. Мәктәптә укучы һәр бала бик теләп туган телен өйрәнә, үзенең гореф-гадәтләрен, милли йолаларын белеп үсә. Сөйләшсәк тә төрле телләрдәБез яшибез татар илендәМәктәпнең милли составы Мәктәптә һәр укучы үзенең белеме белән беррәттән иҗади сәләтен дә үстерә ала, һәм алар матур күрсәткечләргә ирешә.Иҗади шәхес – милләт һәм Ватан байлыгы. Ә.З.Рәхимов Иҗат бар җирдә гүзәллек яши!Мәктәбебездә һәр милләтнең гореф – гадәтләренә, милли йолаларына игътибар бирелә. Тик кагылма, пөхтә торсынХалкым узган юллар даны.Болганмаган, чиста әле,Дәвамымда – татар каны! Илдус Гыйләҗев Халкың өчен хезмәт итеп яшәп,Эз калдырып китү - изгелек.Йолдыз булып балкый зыялыларГыйлем яктылыгы – мәңгелек...Безнең уку нәтиҗәләре Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытуның торышы Сәләтле шәхес тәрбияләү - безнең изге бурычыбызЕл саен укучыларыбыз “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, “Илһам чишмәсе”, “Илһамлы каләм”яшь язучылар бәйгесендә, “Фәндә минем эзем” яшь галимнәр бәйгесендә һәм күп кенә фәнни-гамәли конференцияләрдә, фән олимпиадаларында җиңүче һәм призлы урыннар яулап киләләр. Бүгенге көндә мәктәбебездә эшләүче һәр укытучы үзен оста педагог буларак кына түгел, ә үз фәнен тирән белүче, методик яктан камил, сәләтле мөгаллим буларак күрсәтә.