Разработка урока татарского языка на тему /Н/ ??м /?/ тартыклары( 5 класс)


Дәрес:татар теле
Тема: /н/ һәм /ң/ тартыклары.
Максат:1) /н/ һәм /ң/ тартыкларын дәрес әйтергә , язуда дөрес кулланырга өйрәнү;2)укучыларның сөйләм телен үстерү;3) хезмәткә мәхәббәт,әдәплелек тәрбияләү.
Җиһазлау: дидактик материаллар,интерактив такта, сүзлекләр.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
Актуальләштерү.
1) Карточкалар өстендә эшләү.
Бирем.Төшеп калган /х/ һәм /һ/ хәрефләрен куярга.
...ава,...ыял,...әйкәл,....әзер,...өнәр,...ис,шә...әр,пө...тә,да...и,бә...ет)
2) Б.Рәхмәтнең “Маһирә”шигырен кычкырып уку, тактада һ һәм х хәрефе кергән сүзләрне язу.
(Маһирә, һәм, илһам, шәһәр, каһәр, зәһәр, даһи, Маһи, Таһирә, һәркайда, һаман да.)
II.Яңа материал өстендә эш.
1)/Н/,/Ң/ авазларын дөрес әйтергә өйрәнү.
н,ң- яңгырау, йомык,борын авазлары.
/н/-тел өстенең алгы өлеше теш казнасына тиеп ясала;
/ң/-кече телнең йомшак аңкауга хәрәкәте нәтиҗәсендә барлыкка килә.
2)Баганалап язылган сүзләрне дөрес итеп кычкырып уку.
анда- аңда балан-балаң
кояшын-кояшың унга-уңга
чан-чаң җәен-җәең
янар-яңар ана- аңа
3) 92 нче күнегү.
Бирем.Сүзләрне иялек килешенә куеп язарга.
(Кемнең? нәрсәнең? атның, әниеңнең, игеннең, җилкәннең, аның, таңның, тиеннең,яланның,бөрлегәннең,синең,меңнең,уңганның,тунның,тукранның)
4) Күрмә диктант.
Бирем.Н,ң хәрефләре кергән сүзләрне күчереп язарга.
Тагар иде.
Хәйнең күлмәк якасы
Нәкъ бер басу капкасы
Яз да ачык, көзендә...
Күрәсеңдер үзең дә
Нәрсә дисәң сәбәбе-
Калмаган бер сәдәбе.
Сеңлесе бит аңарга
Кулын биреп тормаган.
Менә инде уңмаган. (Х.Халиков)
5) Картина өстендә эш.
Бирем. Н,ң хәрефләре кергән сүзләрне кертеп җөмләләр язарга.
- Г.Тукайның “Бу кайчак була?”шигыре.
А)Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана ,-
Бу кайчак була?
Б) Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил,буран,
Бу кайчак ,туган?
В) Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Еглап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
Г)Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
-Елның яраткан вакытлары турында сөйләү.
-Җөмләләр язу.
Нәтиҗә. Елның һәр вакыты үзенчә матур.
6) “Сүз тыңлаучан малай”әкияте өстендә эш.
Бирем. Әкиятне тыңларга, /н/ һәм /ң/ авазлары кергән сүзләрне истә калдырырга.
(Энә,кайтканда,тапкан,салган,куйган,сиңа,әни,энәң,арбасыннан,киткән, дигән,менә,әйткәнчә)
7) Табышмак табу.
( Суган,күгәрчен,тукран,буран,куян,торна).
III. Дәресне йомгаклау.
1)Рефлексия.
Мин өйрәндем_____________
Мин белдем_______________
Исемдә калды______________
2) Өй эше бирү. 89 нчы күнегү.