Сценарий к дню Защитника Отечества ?тил?р кич?се


“Ил сакчылары – Әтиләребез” кичәсе

Сыйныф җитәкчесе:Нигъмәтуллина Д.Р.
“Ил сакчылары – Әтиләребез” кичәсе “Ил сакчылары – Әтиләребез” кичәсенең узу тәртибе.
Укчыларның портфолиолары һәм альбомнары белән танышу.
“Белем алу – энә белән кое казу ”. Шуңа күрә, безнең кечкенә генә уңышларыбызга да шатланыгыз.
Дөньяда Әти белән Әнидән дә кадерле кеше юк.
Әтиләребезне яратып, шатланып. Бик теләп бәйрәмнәр белән котлыйсыбыз килде. Безнең барыбызның да...
Укучылар: бәхетле буласы килә!
4. Без “бәхет ачкычы” ясадык. Һәм аның кечкенә макетларын әтиләребезгә бүләк итәргә булдык. (Бүләк бирәләр)
- Барыгызга да бәхетле, тигез, матур, тормыш теләп, сүзне укучыларга бирәбез.
5. Монтаж, концерт номерлары.
6. Табышмак әйтешү.
7. Чәй табыны.
Алып баручы: Кадерле Әтиләр, абыйлар! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм ак бәхетләр телибез.
Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,
Күңелнең ул иң-иң түрендә;
Ул – салкында сине җылытучың,
Юанычың авыр көнеңдә.
Дөньяда Әти һәм Әнидән дә кадерле кеше юк.
Сезгә булган җылы хисне, Әти,
Гомер буена без саклыйбыз,
Һәм шулай ук
Бу олы сүз белән
Туып үскән илне атыйбыз.
“Минем кадерле Әтием”. ( Үзе язган иншаны укый).
Ана булу – мактаулы эш, Ана булу – зур бәхет! Ә соң Ата булу мактаулы түгелмени?!
Безнең әти алып кайтты
Шундый елак бер бәби.
Еласа да, Әти узен
Һич кенә дә тиргәми.
Әти карый да бәбигә:
- Нәкъ Әнисе бу, – дия.
Ә Әни сөйгән вакытта:
- Нәкъ Әтисе! – дип сөя.
Ә мин әйтәм: “Алай түгел,
Алар белеп сөйләшми.
Бәби бабайга охшаган,
Аның башы пеләш бит.”
“Энесенә ул апа” җырын башкаралар.
Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез:
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез.
Юлга чыксак, кырларда
Бергә җырлап алабыз,
Яшеренгән гөмбәне
Икәү эзләп табабыз.
Тал чыбыкны шомартып,
Бергә кәрзин үрәбез.
Бик күңелле яшибез,
Менә шуңа күрә без.
Безнең әтиләребез – туган илебезнң ныклы таянычы,
Ил сакчылары да алар!
“Нәни Чапай” җырын башкаралар.
Киләчәктә матур тормыш төзү өчен,
Әтиләр тәрбиясендә корычтай нык үсү өчен,
Безгә тынычлык кирәк!
Шауласын яшел урманнар,
Яфрак ярсын тал-тирәк.
Яшәсен өчен матурлык,
Безгә тынычлык кирәк!
Җирне сугарырга теләп,
Чишмә ага челтерәп.
Мәктәпләр, йортлар салырга,
Безгә тынычлык кирәк!
Һәркем яши өмет белән,
Бәхетле гомер теләп;
Кояш кирәк булган кебк,
Безгә тынычлык кирәк!
Кайчагында эшеннән
Арып кайткан чагында,
Йөгереп кенә йөримен
Әтиемнең янында.
Бик яратам этиемнең
Эш батыры булуын,
Мин дә тиздән әтиемнең
Алмашчысы булырмын.
Этиләр узган җирдә
Шаулый игеннәр.
Әтиләр йөргән җирдә
Яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче,
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләр бит туган идл кйче!
Концерт номерлары.