Сценарий мероприятии в детском саду Теремк?й.


Актаныш муниципаль районы
Татар Суыксу»Ромашка»балалар бакчасы.
«Теремкәй”
(Урта яшьтәге балалар төркеме белән әкият сценариясе.)
Төзеде:Галиева Гөлфия Вәзир кызы
Март 2016 ел
Максат:Балаларның сөйләм телен камилләштерү,әкиятләргә булган мөнәсәбәтне ныгыту,әкиятнең яхшылыкка өндәүче әсәр икәнен аңлату,балаларда бер-берсе белән дус-тату яшәү рәвеше булдыру.
Рольләрне башкардылар:
Тычкан-Чыелдык-Галиев Самир
Бака-Бакылдык-Хөрмәтуллина Мәрьям.
Куян-Куркак-Хөсәенова Ясминә.
Төлке-Хәйләбай-Латыпова Руфинә.
Бүре –Сорыколак-Галиев Илназар.
Аю-Камытаяк-Хөсәенов Мансур
Алып баручы:Авылдан ерак түгел генә басуда Терем-теремкәй урнашкан була.Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән тәрәзәсен шакып караган һәм
Тычкан-Чыелдык:Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?Эндәшүче юк.
Алып баручы:Аңа җавап бирүче булмый.Чыелдык Теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.
Көннәрдән бер көнне Теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән.Ул каршыдагы Теремкәйне күрә дә туктап кала һәм акрын гына тәрәзәсен кага да сорый икән.
Бака-бакылдык:Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши?
Тычкан-Чыелдык-Мин, тычкан –Чыелдык.Ә син үзең кем буласың?Син нинди эшләр эшли беләсең?
Бака-Бакылдык-Мин,бака-Бакылдык булам.Бакчада сулар сибәрмем,өй чыештырырмын,ашарга пешерермен.
Тычкан-Чыелдык-Әйдә,кер,түрдән уз,бергә торырбыз.
А.Б.бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергән,шул көннән алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар икән.Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән.Ул да теремкәй яныннда туктап калган да тәрәзәсен шакып сорый икән.
Куян-Куркак-Терем-теремкәй!Теремкәйдә кем яши?
Тычкан –Чыелдык-Мин,тычкан-Чыелдык.
Мәрьям-бака-Бакылдык-Мин,бака-Бакылдык.Ә син кем буласың?Син үзең нәрсәләр эшли беләсең соң?
Ясминә-куян-Куркак-Мин-куян-Куркак булам.Кирәк икән сикерәм,уйныйм.Эшсез генә күңелле ял итәм ха-ха-ха.
бергәләп-Әйдә,алайса,кер.Беергә-бергә яшәрбез.Өчәүләп яшәү күңеллерәк.
А.б. Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән.Хәзер инде болар өчәү торалар,ди.Төлке-Хәйләбайныңда юлы теремкәй яныннан узган.Ул да,теремкәй янына туктап,тәрәзә шакыган да сораган.
Руфинә-төлке-Хәйләбай-Терем-теремкәй!Теремкәйдә кем яши?
Самир-тычкан-Чыелдык-Мин,тычкан-Чыелдык.
Мәрьям-бака-Бакылдык-Ә мин бака-Бакылдык.
Ясминә-куян-Куркак-Мин, куян-Куркак.Ә син узең кем буласың?
Руфинә-төлке-Хәйләбай-Мин төлке-Хәйләбай булам.Зинһар,кертегез мине үзегезгә.
Ясминә-куян-Куркак-Син нинди һөнәрләр башкарасың?Нинди эшләр эшли беләсең?
Руфинә-төлке-Хәйләбай-Минем һөнәрләрем бик күп:җырларга-биергә яратам.Кирәк икән күршеләрдән кунакка тавык та алып кайтам.
Барысы бергә-Әйдә кер,бергә-бергә бик куңелле яшәрбез.
А.б.Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан.Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.Алар янына яшь бүре-Сорыколак та килә һәм тәрәзәдән карый да сорый:
Илназар-яшь бүре-Сорыколак-Әй терем-теремкәй!Теремкәйдә кем яши?Кемнәр бар анда?
Самир-тычкан-Чыелдык-Мин,тычкан-Чыелдык.
Мәрьям-бака-Бакылдык-Мин,бака-Бакылдык.
Ясминә-куян-Куркак-Мин,куян-Куркак.
Руфинә-төлке-Хәйләбай-Мин, төлке-Хәйләбай.Ә син үзең кем буласың?
Илназар-бүре-Сорыколак-Мин,бүре-Сорыколак булам.Кертегез мине үз яныгызга.
Руфинә-Төлке-Хәйләбай-Синең нинди һөнәрләрең бар сон?
Син безгә булышырсыңмы?
Илназар-бүре-Сорыколак-Әлбәттә булышам.Урманга утынга барырмын,ярып мичкә ягармын.Өйне һәрвакыт җылытып торырмын.
Барысы бергә-Әйдә,алайса кер безнең янга.
А.б. Бүре дә теремкәйгә керә.Шулай итеп,алар теремкәйдә бишәүләп,җырлый-җырлый,тату-дус булып яши башлыйлар.Көтмәгәндә,теремкәй янына,лап-лап атлап,аю-Камытаяк килеп чыга.Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч туктый да бөтен көченә акырып җибәрә:
Мансур-аю-Камытаяк-Терем-теремкәй!Теремдә кемнәр бар?Кемнәр анда минем тынычлыгымны боза?
Самир-тычкан-Чыелдык-Мин,тычкан-Чыелдык.
Мәрьям-бака-Бпакылдык-Мин,бака-Бакылдык.
Ясминә-куян-Куркак-Мин,куян-Куркак.
Руфинә-төлке-Хәйләбай-Мин, төлке-Хәйләбай.
Илназар-бүре-Сорыколак-Мин,бүре-Сорыколак.Ә син үзең кем буласың?
Мансур-аю-Камытаяк-Мин.аю-Камытаяк булам.
Барысы-бергә:Кер,алайса,бергә яшәрбез!
А.б. Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана,әмма сыя алмый.
Мансур-аю Камытаяк-Мин сыймыйм.Мин сезнең түбәгездә гедә яшәрмен инде алайса.
Бергә:Син безне старсың бит!
Мансур-аю-Камытаяк-Юк,сытмыйм.
Бергә:Ярар мен,алайса!
А.б. Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли.Менеп җитүе була-шарт!Теремкәй сытыла,шатыр-шотыр килеп,бер якка авыша,бөтенләй таралып төшә.Теремкәй эчендәгеләр тычкан-Чыелдык,бака-Бакылдык,куян-Куркак,төлке-Хәйләбай,бүре-Сорыколак өйдән көчкә генә чыгып өлгерәләр.Нишләмәк кирәк,алар шунду бергәләшеп,бүрәнә ташырга,такта ярырга,яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгерәләр.Тагын бергә дус-тату гына яши башлыйлар.