Сценарий мероприятии в детском саду Спортландия.


Актаныш муниципаль районы.
Татар Суыксу»Ромашка» балалар бакчасы.
«Спортландия»
(Урта яшьтәге балалар төркеме белән хәрәкәтле ял кичәсе.)
Тәрбияче:Галиева Гөлфия Вәзир кызы
Апрель 2016 ел
Максат:балаларда физкультура һәм спортка кызыксыну уяту;актив ял итүне оештырырга өйрәтү,сәламәт яшәү рәвешенә өндәү,әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлар:2 боҗра,2 чиләк,20 кәгазь йомарламы,флагчыклар,велосипедлар,кублар,тублар,әкият геройларының өйләре.
Залга спорт киемендә киенгән балалар керә.Ярым түгәрәк ясап басалар.Кунаклар белән исәнләшәләр.Шулвакыт ишек шакыган тавыш ишетелә.Кәрим керә.Исәнләшә.
Тәрбияче:Исәнме Кәрим.Нинди җилләр белән безгә килдең?Нигә син болай киендең?Нигә борчулы йөзләрең?
Кәрим:Кайгылыдыр шул йөзем.Авыртадыр башым.Йөткерәм дә төчкерәм.
Тәрбияче:Нәрсә булды?
Кәрим:Грипп... Грипп белән чирләдем!
Тәрбияче:Грипп...Авырып китүең кызганыч.Ә менә безнең балалар авырмыйлар.
Кәрим:Авырмыйлар? Ә сәбәбе нидә соң?
Тәрбияче:Әйе,әйе,авырмыйлар.Сәбәбен беләсең килсә,әйдә балаларның үзләрен тыңлап кара.
Мәрьям: Иренмим беркайчан да
Иртән торып басам да,
Физзарядка ясый башлыйм,
Тәрәзәмне ачам да.
(Балалар музыка астында бер-бер атлы атлап баралар.Кулларын як-якка сузалар.)
Самир: Бер,ике,өч!
Сулыйм да иркен итеп.
(Сулыш алу күнегүләре башкарыла.)
Амалия: Күкрәк киереп атлап китәм,
Кулны канаттай җилпеп.
(Атлап баралар.)
Зәлия: Чүгәлимен,торамын,
Башны уңга борабын.
Илназар:Аннан сулга карыймын
Һәм сикерә башлыймын.
Рәйлә:Шуңа күрә барыбыз да
Сәламәт,йөзебез шат.
Сәламәт буласың килсә!
Бергә-Спорты ярат!
(Балалар каршына туп тәгәрәп килә.)
Руфинә:(сөенеп)Матур да,күңелле дә
Шаян безнең тубыбыз.
Бәйрәм күңелле узсын,
Хәзер бергә уйныйбыз.
“Минем күңелле тубым”уены уйнала.
Самир:Тәрбияче апа әйтә:
“Тәмле була ашарга!
Барыгыз да,әйдәгез,
Физзарядка ясарга!”
Флагчыклар белән гимнастик күнегүләр башкарыла.Ярышлы уеннар уйнала.
1)”Кубка кадәр йөгер”(Билгеләнгән урынга куб куела.Балалар кубка кадәр йөгереп барып,кире әйләнеп килергә тиешләр.)
2)”Кем тизрәк?”(Билгеләнгән урынга (туп,шакмак,флагчык)кадәр кушаяклап сикереп барырга.)
3)Велосипедларда ярыш
Тәрбияче:Балар,сез барыгыз да әкиятләр яратасыз.Әйдәгез хәзер балалар әкиятләр буенча сәяхәт итеп алыйк.Басу уртасында кечкенә генә,зур гына булмаган йорт утыра.Ул нинди әкияттән икән,балалар?
Балалар:”Теремкәй”
4)Ярыш”Теремкәй”-боҗра .Шул боҗрага берәм-берәм керәләр,кайсы командадан ничә кеше сыя.
Тәрбияче:Әкиятләрне искә төшерүне дәвам итик.Урман уртасында тавык тәпиенә басып бер өй тора.Ул кемнең өе дип уйлыйсыз?
Балалар:”Убырлы”
5)ярыш:”Убырлылар ярышы”Бер аякны пласмасса чиләккә тыгып,бер кул белән чиләк сабын,икенчесе белән себерке тотып әйләнеп киләләр.
Тәрбияче:Ә хәзер Кар патшабикәсе биләмәләренә юл тотабыз.Анда Кай исемле малай боз кисәкләреннән фигура ясый.Әгәр ул аны тизерәк ясап бетерсә,өенә кайтырга рөхсәт алачак.Әйдәгез аңа бозлар җыярга булышабыз.
6)ярыш:3м ераклыкта ике сызык сызыла.Уенчылар бер-бер артлы тезеләләр,һәрберсендә кәгазь йомарламы-боз кисәкләре. Менә шул боз кисәкләрен икенче сызыкның икенче ягына ыргыталар.
Тәрбияче:Күрдеңме ,Кәрим.Безнең балалар нинди өлгерләр,җитезләр,кыюлар,белемлеләр!Шуңа күрә алар авырмыйлар да. Син дә күп хәрәкәтләнсәң,спортны яратсаң-авырмассың,сәламәт булырсың.
Барысы бергә:Хәрәкәттә-бәрәкәт!
Тәнгә керә көч һәм дәрт,
Тәнгә-сихәт,җанга-рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
(Балалар тезелеп басып,кулларына флагчыклар тотып җыр башкаралар)
“Яшь спортчы”
Г. Зәйнәшева сүзләре,Ф. Әхмәтов көе.
Белмибез ару-талуны,
Укыйбыз зур дәрт белән.
Авырмыйбыз ,чөнки яшьтән
Дуслаштык спорт белән.
Кушымта:Корыч чыныккан шикелле
Ялкында,утта,
Үсәбез чыныгып шулай
Спортта!
Спортта!
Йөгерәбез,сикерәбез,
Тирән суда йөзәбез.
Салкын кышта зарланмыйбыз,
Эссе җәйдә түзәбез.
Кушымта шул ук:
Бик күңелле саф һавада
Футбол белән хоккей да.
Кош шикелле очып йөрибез
Боз өстендә конькида.
Кушымта шул ук:
(Балалар марш атлап залдан чыгып китәләр.)