Сценарий мероприятии в детском саду 23 февраль -Ватанны салаучылар к?не.


Тат.Суксу “Ромашка” балалар бакчасы
Балалар бакчасында “23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм
Төзеде тәрбияче:
Галиева Гөлфия Вәзир кызы
Февраль – 2016 ел
Максат: балаларда ир-атларга, әтиләргә, бабайларга, гомумән, Ватанга мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү. Белемнәрен тирәнәйтү, сәламәтлекләрен ныгыту. Балаларда ил сакчыларына карата хөрмәт тәрбияләү.
Бәйрәм барышы. Исәнмесез.
Хәерле көн. Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыбыз мәктәп бусагасына басып олы сыйныфка күчкәч тә, аларга хрнәк абый, әти булыгыз, кирәк чакта, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.
Әтиләр узган җирдә
Шаулый игеннәр.
Әтиләр узган җирдә
Яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче,
Илебез данын бүләк итүче
Әтиләрдә бит туган ил көче!
Хөрмәтле әтиләребез! Ә хәзер сезне котлап, сезгә дип әзерләнгән бәйрәмебезгә кечкенә артистларны чакырабыз.
“Солдатлар” җыры астында балалар залга керәләр. (кечкенәләр төркеменең монтажы).
А.б. Балалар, кунаклар, карагыз эле, безгә кунакка дәү әни дә килә тугелме? (Дәү әнине каршы алу, котлавын тыңлау)
Дәү әни. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенгесе көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәң дә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, әтиләребезнең әтиләре, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамаклары тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешеләребезне 23 февраль Ватанны саклаучылвр көне белән тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, балаларыбызга үрнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
Әниләрне дә кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Таба алмам алыштырыр кеше –
Эйләнсәм дә бөтен дөньяны.
“Балам ” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күнелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез беәнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез көчле, сез батыр, сез – безнең куаныч!
Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк.
Тынычлык, иминлек сагында – сез кирәк!!!
Дәү әни: Һәрбер бәйрәмнең үз матурлыгы, үз мәгънәсе, үз йөзе бар. 23 февраль ир-егетләрне олылау көне, батырлык һәм матурлык бәйрәме.
Хатын-кызларыбыз тормышның йөрәге булса, ә ир-егетләребез аның имән терәге. Шуңа күрә, хатын-кызлар,сезгә эйтәбез, кияүкәйләребез,тыңлагыз.Сезгә бер нәсихәт хаты укып китим әле.
Кызларыбыз,шикәр-тозларыбыз,
Иркәйләрне сез хаклагыз,
Өрелмәгән җиргә утыртмагыз
Гөнаһлары булса, аклагыз.
Татлы ризык булсын кияүләргә,
Капмасагыз, үзегез капмагыз.
Кияү яннарына тавык сыман
Кояш баемастан ятмагыз.
Иркәйләрегез көйсезәнсә-нитсә,
Ирләрнең күңеле китек була
Ни теләсә, шуны сөйләгез.
Телдән татлы җирдә дару юктыр,
Татлы сүзләр табып назлагыз.
Беләсез ич хатын-кыз назыннан
Ир-ат эри, була балавыз.
Арагызга көндәш елап керсә
Белмәмешкә сабышып карагыз
Арба дулап ат булмасы мәгълүм
Хатын-муен,ир-баш,аңлагыз.
Ирләрнең кадерен белегез
Кайгыларны җиңел уздырыгыз,
Шатлыкларны бергә бүлегез.
Дәү әни: Кадерле әтиләр,бәйрәмегез котлы булсын! Үзегез һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Изге эшләрегездә уңышлар,тормышыгызда ак бәхетләр юлдаш булсын.
Ә хәзер сүзне үземнең ярдәмчеләремә тапшырам. Алар булачак солдатлар,ил сакчылары,каршы алыгыз.
Бию”Дисант-клар”
Хәзер инде, үзегезгә дә күңелле булыр, бераз ярышып алыйк. Әтиләребезнең дә, балаларыбызның да уңганлыгын, булганлыгын тагын бер кат сынап карыйк.
(Көй астында ике команда тезелеп баса.)
Әтиләр, кызларыгыз, улларыгыз яннарына барып тигезләнегез.
“Моряклар”командасы
Г.Гадел - командир
Х.Азалия
Х.Мәрьям
Х.Мансур
А.Эльвина
Х.Айзат
Х.Ясминә
“Солдатлар”командасы
Г.Илназар - командир
Г.Азалия
Г.Зәлия
Г.Амалия
Л.Руфинә
Г.Самир
С.Рәйлә
Сәламләшү өлеше.
“Моряклар” командысыннан “Солдатлар” командасыннан ялкынлы кайнар сәлам.
Безнең девиз:”Суда да,җирдә дә сынатмыйбыз.”
Безнең җыр:”Капитан минем абый.”
“Солдатлар”командасыннан “Моряклар”командасына ялкынлы кайнар сәлам.
Безнең девиз:”Солдатлар кебек җитез булыйк.”
Безнеҗ җыр:”Солдатта булган диләр.”
А.б Командаларыбызның булганлыкларын тикшерү өчен жюри составын сайлап үтик.
Ярышыбызны башлыйбыз.
1. Эстафета ”Хоккейчылар”
А.б.Үзләре тимер яакта
Үзләре таякка таянган
Ашыга-ашыга бозда
Нәрсәдер эзлиләр
Алар кемнәр? (хоккейчылар)
(Хоккей таягы белән боҗрага шайбаны алып бару.)
2. Эстафета ”Баласын капчыгына салган көнгерәләр.”
Бу җәнлек Австралиядә яши:
Яфрак ашый, үлән чәйни,
Арт аякларында сикерә ул,
Кулларын өскә күтәреп баласын бервакытта да
Сумкасыннан төшерми
Үзе тыйнак,үзе тыныч
Бу нинди җәнлек? (Көнгерә)
Әйе, ул бик яхшы сикерә дә әле. Әйдәгез әле, әтиләр, без дә алардан үрнәк алыйк.
(Балаларны сумкага салып зал буйлап сикерү.)
А.б. Без барыбыз да иртә белән балаларыбызны бакчага китерәбез.Бакчага илткәнче кызларыбызны әзерләргә кирәк:киендерергә,чәчәләрен тарап үрергә.Бу эштә безнең әтиләребез дә булыша микән,әйдәгез әле тикшереп карыйк.
А.б. Эстафета ”Әтием оста чәч үрүче.”
(Һәр камандадан бер әти һәм бер кыз чыга.Әтиләре чәчләрен тарап үрергә тиеш.Кайсы оста һәм җитез.)
Музыкаль тәнәфес. Җыр:”Солдатта булган диләр.” Ш.Маннапов сүзләре, Г.Нигъмәтҗанов көе.
Жюри чыгышы.
А.б. Эстафетабызны дәвам итәбез.
“Төпсез качык аша үрмәләү.” (Балалар капчык аша чыгалар һәм әтиләр билгеләнән урынга балаларны күтәреп чабалар.)
А.б. Эстафета “Җитез атлар”
Тимерче дә түгел.
Балта сотасы да түгел.
Үзе авылда беренче эшче. (Ат)
Элек-электән үк атлар барлык эшләрне башкаручы булганнар.Һәм хәзердә техникаларның көчен ат көче белән билгелиләр.Әйдәгез әле бездә атлар ролен башкарып карыйк.
(Баланы аркага салып, иярле атта (тупта), сикереп килергә.)
Конкурс.”Капитаннар ярышы.”
Спорт төренә кергән сүзләрне язарга. (Конверт эчендә төзү өчен иҗекләр бирелә һәм дөрес сүзләр.)
“Б” хәрефенә башланган спорт төрләрен язарга (баскетбол, бадминтон, бейсбол, биатлон, бобслей, бокс, борьба)
Спорт тупларының төрләрен язарга (баскетбольный, футбольный, гандбольный, ватербольный, теннисный, бейсбольный)
“Музыкаль тәнәфес”
Хәзер капитаннарыбыз җаваплар эзли торсыннар, ә без сезгә балалар башкаруында җыр тәкъдим итәбез.
Җыр:”Мин әтине яратам.”
Р.Валиуллина сүзләре,Ә.Һадиева көе.
А.б. Капитаннар эше жюрига тапшырыла. Без эстафетабызны дәвам итәбез.
“Мин теннис сугам.” (кабартылган шарны палас каккыч белән алып бару.)
А.б. Әйдәгез әле балаларыбызны да, әтиләребезне дә рус теленнән белемнәрен тикшереп карыйк,
Конкурс:”Знаешь ли ты виды спорта?”
Как называется начало бега? (Старт)
Как называется окончание бега? (Финиш)
Назавите родину олимпийских игр? (Греция)
Где и как зажигается олимпийский огонь? (В Греции от солнечных лучей)
Что такое параолимпиские игры? (Игры для инвалидов)
Назовите цвета олимпийских колец. (Зелёный, чёрный, красный, жёлтый, голубой)
Конкурс: “Проверим вашу сообразительность. Загадки про игры и игрушки”.
На квадратиках доски
Короли свели полки.
Но для боя и полков
Нет ни пушек, ни штыков. (Шахматы)
Бочки за бочкой
Тянут из мешочка. (Лото)
Под вражеским обстрелом
Стоят солдаты смело.
А если их собьют,
Они опять встают. (Городки)
Эти чуда – кирпичи
Я в подарок получил.
Что сложу из них – сломаю,
Всё сначало начинаю. (Кубики)
Когда апрель берет своё
И ручейки бегут, звеня,
Я прыгаю через неё,
А она – через меня. (Скакалка)
Кручусь, верчусь, и мне не лень
Вертеться даже целый день. (Юла)
Кинешь в речку – не утонет,
Бьешь по стенку – он не стонет,
Будешь оземь кидать – станет к верху летать. (Мяч)
Его держу за поводок,
Хотя он вовсе не щенок.
А он сорвался с поводка
И улетел под облака. (Воздушный шар)
А.б. Жюри апалар уртача нәтиҗә чыгара торсыннар, ә без әтиләребез хөрмәтенә Л.Руфинә башкаруында “Башкорт” биюе карап китик.
А.б. Эстафета “Чаңгылар ярышы”.
Хәзер кышкы ярышларның бер төре, чаңгы ярышы үткәреп алабыз. (плассмас шешәләрдән ясалма чаңгылар кулланыла)
Ял итеп алабыз Х.Азалия шигырь.
Эстафета “Әти белән бергәләп тауда шуабыз”.
Эстафета “Кем тизрәк?”
А.б. Кайсыларыбыз булган солдатлар монда, кайсыларыбыз булачак солдатлар. Барлык солдатларга да берешәр шарт бар, алар тиз генә киенә белергә тиешләр. Малайларыбыз әлегә армиядә булмадылар, шуңа күрә аларга әтиләре булыша. Кем беренчерәк баласын киендерер икән! (Һәр командадан бер бала һәм бер әти чакырыла. Алар билгеләнгән вакыт эчендә балаларын киендерергә тиеш.)
А.б. Хәзер жюри ярышыбызга нәтиҗә чыгарсын, ә без ул арада уен уйнап алабыз.
Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең иң зур теләге тынычлыктыр. Без хәзер әтиләребезгә җир йөзендәге соңгы бомбаларыбызны тапшырабыз һәм алар:
Булмасын ул, булмасын
Кирэкми безгә сугыш.
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!!! – дип бомбаларны шартлатсыннар һәм бомбалар эчендә теләкләр (Бомбалар урынына кабатылган шарлар кулланыла) язылган.
Теләкләрне әтиләр укыйлар:
Бомбалар шартламасын!
Балалар еламасын!
Пулялар сызгырмасын!
Илләр тыныч булсын!
Кан коелмасын,
яшь түгелмәсен!
Бөтен җирдә балалар көлгән тавышлары гына яңгырап торсын!
Кояш гел елмаеп торсын!
Күгебез гел аяз булсын!
Барыбыз да дус яшик!
Гаиләләребез тигез, тыныч булсын,
Балаларыбыз сәламәт булсын!
Әтиләребез яныбызда булсын!
Сугышлар булмасын!
Матур тормыш төзү өчен
Безгә тынычлык кирәк!
Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал-тирәк!
Матур тормыш төзү өчен,
Безгә тынычлык кирәк!
Бәхетле, матур балачак –
Безнең беренче теләк!
Әти янда булсын өчен –
Безгә тынычлык кирәк!
Безгә тынычлык кирәк!
Шушы шигырь юллары белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз. Барыгызның да гаиләләрендә тынычлык, иминлек булсын! Кадерле кунаклар! Без сезгә – илебез сакчыларны рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз!
Рус халык биюе башкарыла.
Х.Мансур – А.Эльвина
Б.Фирзәр – Л.Руфинә
Жюри нәтиҗәләре. “Моряклар” ___ балл, “Солдатлар” ___ балл.
Бездә дуслык, бездә көч,
Без хәрвакыт бердәм!