План-конспект урока по татарскому языку Минем яраткан ризыкларым


Тема:Минем яраткан ризыкларым.
Максат:1.Үзеңнең яраткан ризыгың турында сөйли алу,теләгән ашамлыгыңны сорап ала белү,
тәгъдим итә белү,инкарь итә белү, парлар белән эшләү, тестлар эшли белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү
2.Уен төрләре аша татар теленә кызыксыну,мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес барышы
1.Оештыру.
-Исәнмесез ,укучылар.
-Исәнмесез,укытучы апа!
-Хәлләрегез ничек?
-Рәхмәт, яхшы, ә сезнең хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт , яхшы.
-Дәресебезне башлыйбыз. Бүген кем дежур укучы?
-Бүген мин сыйныфта дежур укучы.
- Сыйныфта барыгыз да бармы?
-Ничәнче число?
-Атнаның нинди көне?
-Яхшы.Рәхмәт.Утыр.
-Коля, как ты спросишь какой сегодня день?
-Бүген көн нинди?
- Бүген көн ........ .
-Рәхмәт.
2.Фонетик зарядка.
-Экранда бирелгән сүзләрне хор белән дөрес әйтеп укыйбыз.
-Гөбәдия, бәлеш, алма, ит, пилмән, чәкчәк, коймак.
-Нечкә сүзләрне табып укыгыз, тәрҗемә итегез.
-Рәхмәт, яхшы.
3.Өй эшен тикшерү.
-Мин сезгә өй эше итеп, ашамлык рәсемнәрен ясап, шул ашамлык турында сөйләргә әзерләнергә кирәк иде.
-Барыгыз да әзерме?
-Әзер.
-Кто спросит что сделала Валерия?
-Валерия син нәрсә ясадың?
4.- Валерия алга чыгып ясалган рәсеме буенча сөйли.
-Мин бәлеш ясадым,чөнки мин бәлеш яратам.Аны әни пешерә.
- Валерия, как ты спросишь у друга любит ли он это блюдо
-М-н : Рената, син бәлеш яратасыңмы?
-Әйе, мин бәлеш яратам.
-А кто скажет, что не любит?
-Юк, мин бәлеш яратмыйм.
5.- Кто спросит что сделала Кристина?
- Кристинаның рәсеме буенча сөйләве.
- Кристинаның рәсеме буенча ситуатив күнегү.
- Кто спросит нужен ли ему это блюдо?
-Сиңа .... кирәкме?
-Әйе, миңа ..... кирәк.
-А если ненадо!
-Юк, миңа ..... кирәкми.
6.- Кто спросит что нарисовал Егор.
-Егор син нәрсә ясадың?
- Егорның рәсеме буенча сөйләве.
-Егорның рәсеме буенча ситуатив күнегү.
-Егор , как ты предложешь своё блюдо другу?
-м-н:Данис, мә, өчпочмак аша.
-Рәхмәт, мин өчпочмак яратам.
-А как можно отказаться?
-Юк, мин өчпочмак яратмыйм.
7.-Ә кем коймак ясады.
- Коймак чыгышны тыңлыйбыз, коймак турында физ.минутка.
8. Физ.минутка.
Безнең бүген бәйрәм көн.
Без чакырдык кунаклар.
Кунакларның килүенә Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай кабарган,
Менә шулай җәелгән.
Менә шулай кысылган.
Коймакларны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал.
-Ял иттек.Рәхмәт, утырыгыз.
8.-Хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп тест биремнәрен эшлибез.
- Тест биремнәрен(вариантлар буенча)таратабыз.
1.Найди правильный перевод.
1 в. Яйцо
Шулпа, токмачлы аш, йомырка, ботка.
2 в . Хворост
Пылау, катык, кош теле, кәбестә ашы.
2.Найди лишнее слово.
1 в.Сөт, ит, кесәл, сок, чәй, компот.
2 в.Ипи, кыстыбый, катык, чәкчәк, ит, пылау.
3.Найди ошибки.
1 в.Минем өчпочмагым
Синең бәлешем
Аның чәкчәге
2 в. Синең гөбәдияң
Минем коймагым
Аның пирогың
4. Найди правильное предложение.
1 в.
Мин яратам котлет белән бәрәңге.
Пешекче апалар тәмле пешерәләр.
Без көндез иртәнге аш ашыйбыз.
2 в.
Пешекче апалар пешерәләр токмачлы аш.
Без көндез көндезге аш ашыйбыз.
Кыстыбый пешерә минем әнием .
5.Подбири окончания – лар, -ләр,-нар,-нәр.
1 в.
Пешекче...
Кашык...
Апа...
2 в.
Ашханә...
Чәнечке...
Пычак...
9.-Вариантларны алыштырабыз һәм дөреслеген экраннан тикшерәбез.
(экранда дөрес җаваплар чыга, 5 балл җыелган укучыларга 5ле куела)
-Билгеләр куела.
10. Дәреслек буенча эш.
- 64 битне ачабыз.
- 4 күнегүне табабыз, биремне укыйбыз.
- Ситуатив күнегүне эшләү.
- 5 күнегүне табабыз, биремне укыйбыз.
- Ситуатив күнегүне эшләү.
- 6 күнегүне табабыз, биремне укыйбыз.
- Ситуатив күнегүне эшләү.
10.Йомгаклау.
-Укучылар, сез бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз?
-Без яраткан ризыкны сорый белергә, тәгъдим итә белергә өйрәндек.
-Дустымның нинди ризык яратканын белдем.
-Тестлар эшләргә өйрәндек.
11.Өйгә эш. Сүзлекне кабатларга, ашамлык исемнәрен кертеп 5 җөмлә төзеп дәфтәргә язарга.