КОНСПЕКТ сценария праздника Сабантуй


Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Тимяшевский детский сад – Ласточка»
муниципального образования
«Лениногорский муниципальный район»
Республики Татарстан

Музыкальный руководитель: Мусина Р.Н.
Воспитатель: Хайруллина Р.Р.
Котлы булсын Сабан туй!– 2016
1 ВЕДУЩИЙ: Хәерле көн! Кадерле балалар, хөрмәтле тәрбиячеләр һәм бүгенге бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Без бүген татар халкының олы бәйрәме – Сабан туена җыелдык.
Алсу таңнар,якты иртәләрдә, чәчәк күмгән чыклы болында,
Бәйрәм итә бүген балалар, хезмәт туенда – сабан туенда.
1 бала.Шатлыклар күңелебездә
Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка:
Сабантуй бүген бездә.
2 ведущий:.Ачыла безнең матур бәйрәмебез,
Түребезгә рәхим итегез.
Уеннардан читкә тайпылмагыз,
Тартынмагыз, алга үтегез!
2 бала.Күңелле Сабантуйлары,
Бүген бәйрәм,зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый – җырлый
Уйныйбыз әйлән – бәйлән.
3 бала.Без җырлыйбыз Сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәҗгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.
4 бала.Күбәләкләр безнең белән
Уйныйлар әйлән – бәйлән.
Сабантуй – күбәләкләр һәм
Кошлар өчен дә бәйрәм.
Песня:”Лето”:
5 бала.На веселый Сабантуй
Мы позвали всех друзей.
Будем петь и танцевать,
Дружно, весело играть.
6 бала .Мы встречаем праздник лета.
Праздник солнца, праздник света.
Солнце, солнце, жарче грей,
Будет праздник веселей.
7 бала.Будем мы соревноваться,
Будем с вами мы играть,
Кто сильнее, кто быстрее,
Сможем сегодня мы узнать.
8 бала.Бик матур җыр җырлар өчен,
Бер гармунчы табыгыз,
Бер гармунчы тапмасагыз,
Бергәләп кул чабыгыз.
1 ведущий:Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз. Бүгенге Сабантуенда нинди ярышлар, уеннар булачагын белми калмагыз: Берничә минуттан капчык киеп йөгерү башлана, агач атларга атланып “Атлар чабышы “ үткәрелә, кызлар көянтә чиләк белән йөгерерләр, чүлмәк тә вытырбыз, читтә тормагыз, шушы уеннарда катнашырга ашыгыгыз. Уеннарга рәхим итегез!
Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, чабыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.
2 ведущий:“Капчыкларда сикерү” уены.
Малайлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларны.
Үзләре дә сынвтмыйлар.
Читтә торын атлары.
1 ведущий:Агач атларга атланып, “Атлар чабышы” үткәрелә.
9 бала.Сабантуй, елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм!
Нур өстенә нурлар иңсен,
Биеп алыйк ичмасам!
“Түгәрәк уены”(все вместе)
2 ведущий:Менә сиңа олы кашык,
Күкәен куй өстенә.
Йөгер тизрәк,иң алдан кил,
Егыла гына күрмә!
“Кашыкка күкәй куеп чабу уены”.

1 ведущий:.
Матур кызларыбызны ярышка чакырабыз.
Менэ сина сулы чилэк
Коянтэ ал иненэ.
Йогер тизрэк, ин алдан кил
Егыла гына курмэ.
“Көянтә - чиләкләр б/н йөгерү”.
10 бала.Сабан туе, Сабан туе –
Язнын данлы бэйрэме,
Хезмэт туе, татар туе –
Ал чэчэклэр бэйлэме.
2 ведущий:Тыпыр – тыпыр тыпырдашып
Бергә басаек әле.
Уйнап – көлеп, җырлап – биеп
Күңел ачаек әле.
Танец “Куш кулым”(старшая группа)
1 ведущий:Чүлмәк вату,чүлмәк вату,
Вата алырсыз микән?
Бүләккә берәр кәнфитне
ала алырсыз микән?
“Чүлмәк вату” уены
11 бала.Алсу гөлләргә күмелгән
Безнең тирә – як.
Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл
Безнең балачак.
“Капчык б/н сугышу”
12 бала
Летом можно загорать.
И на травке полежать,
За грибами в лес сходить.
В речке рыбы наловить.
Снова лето к нам пришло-
Это очень хорошо!
13 бала. С кем, ребята мы дружны?
Знать об этом мы должны!
Солнце, воздух и вода –
Наши лучшие друзья!
2 ведущий:.Ачык һәм якты
Барыр юлларың, Татарстаным.
Син – Туган ягым,
Син – минем таңым.
Татарстаным!
Песня:”Сабан туй”
Кадерле балалар! Шулай итеп безенең бүгенге Сабан туе ахырына якынлашып килә,бүген сезнең арада җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды, бәйрәм,ярыш ансыз булмый.Без барыбыз да сезнең өчен бик шат.Сезгә тыныч балачак,ныклы сәламәтлек телибез.Алдагы көннәрегездә дә,бүгенге кебек ямьле,күңелле булсын!