Хайваннар д?ньясында темасын кабатлау


Тема: «Хайваннар дөньясында” темасын кабатлау
Максат: 1.Белем бирү максаты: “Хайваннар дөньясында” темасы буенча лексиканы активлаштыру;
2.Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3.Тәрбия бирү максаты:   укучыларда үз-үзләренә таләпчәнлек, төгәллек, хайваннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Оештыру өлеше:
Уңай психологик халәт тудыру:
Исәнмесез укучылар! Хәерле көн сезгә! Утырыгыз!
Актуальләштерү (алда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү).
-Укучылар, башта әйдәгез диалоглар тыңлап үтик әле. а) - Алсу, синең этең бармы? - Әйе, Марат. Минем этем бар. - Аның исеме ничек? - Аның исеме Рекс. Мин аны бик яратам. Ә синең этең бармы? -Кызганычка каршы, юк.
- Бу диалогта кемнәр сөйләшә? Аларның исемнәре ничек? Ә нәрсә турында сөйләшәләр?
Б) - Марат, синең куян күргәнең бармы? - Юк, Алсу. Ә синең? - Минем күргәнем бар. - Кайда күрдең? - Урманда күрдем.
Ә бу диалогта кемнәр нәрсә турында сөйләшә?
-Укучылар, димәк, диалогларда сүз нәрсә турында бара? (Хайваннар турында)- Әйе, дәресебезнең темасы да “Хайваннар дөньясында” дип атала.
-Укучылар, әйтеп карагыз әле, бүген без сезнең белән эшне ничек оештырырбыз икән? Нәрсәләр эшләрбез?
- Без дәрестә сезнең белән кызыклы биремнәр эшләрбез, татарча сөйләшербез. 2. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы:
Сары стикерлы конвертларны ачабыз.
- Сезнең алда конвертта хайваннар рәсемнәре бар. Аларны 2 төркемгә бүләргә кирәк. Сез моны нинди билгеләргә карап эшләдегез? (кыргый һәм йорт хайваннары, зурлыгына карап, ерткыч яки ерткыч түгел) - Йорт хайваннарына нинди хайваннар керә? Искә төшерик әле.Нинди кыргый хайваннарны беләсез?-Ни өчен йорт хайваннарын йорт хайваннары дип атыйбыз? -Ни өчен кыргый хайваннар?Ә сез тагын нинди хайваннарны беләсез? 3. Яшел стикерлы конвертны алабыз. Анда сүзләр язылган. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә . Җөмләләргә сораулар уйларга.
Тычкан , тота, песи. Куркак, яши , урманда, куян. Көчле, ат, хайван. Бирә, сөт, сыер.
4. Алсу төсле стикерлы биремне алабыз. Бирелгән шакмаклардан хайван исемнәре табарга һәм аларга күплек сан кушымчалары өстәп язарга.
5. Ныгыту, сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану
Укучыларның табышмаклары. Укучылар, берәм- берәм чыгып, күзләрен йомып, капчыктагы уенчыкны алалар; аның исемен әйтмичә, билгеләрен әйтәләр.Ә калган балалар әлеге хайванның исемен әйтергә тиеш. Мәсәлән: Бу кыргый хайван. Ул бал ярата.
6. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя. Балалар, сезнең алда “Уңыш баскычы”, шул баскычта смайлик ярдәмендә үз урыныгызны билгеләгез. Исемегезне язып куегыз.
Өй эше. Үзегезгә ошаган берәр хайван турында кечкенә хикәя язарга.
Дәрестә бик актив эшләдегез, сезгә бик зур рәхмәт, балалар. Дәрес тәмам, сау булыгыз!