Словарный диктант по татарскому языку 5класс


5 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теленнән сүзлек диктантына аңлатма язуы.
5 нче сыйныф өчен сүзлек диктанты гамәлдәге программага” Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа” (V –IX сыйныфлар) – Казан, 2013, Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, татар телен укыту буенча фәнни-методик әдәбиятка һәм дәреслекләргә нигезләнеп төзелде.
Беренче чиректә “Фонетика һәм орфоэпия, графика һәм орфография” темасы буенча балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан үткәрелгән сүзлек диктанты түбәндәге кагыйдәләрне үз эченә алды:
Х, һ хәрефләренең язылышы
Ирен гармониясе
Сингармонизм законы
[г], [гъ] һәм [к], [къ] тартыклары
[м], [н] һәм [ң] тартыклары
5 нче сыйныфта сүзлек диктантының күләме 12-15 сүз.
Сүзлек диктанты
Тәнәфес, укытучы, болыт, караңгы, йолдыз, сөлге, күңелле, бәхетле, имтихан, китап, дөреслек, эшче, әкият, Идел, хикәя. (15 сүз)
Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең астына бер сызык сызарга
Эшләрне бәяләү.
“5”ле - хатасыз пөхтә эш
“4”ле - 1-2 хата
“3”ле – 3-5 хата, 4-5 төзәтү
“2” - 6 дан күбрәк хата.