Репка сценарий сказки для детей 2 — 3лет на татарском языке


ШАЛКАН 2-3 яшьлек балалар өчен рус халык әкияте буенча инсценировка
Балалар костюмнардан ярым түгәрәк ясап төзелгәннәр.
Барысы бергә. Исәнмесез, кунаклар! Балалар! Апалар! Абыйлар!
Тәрбияче. Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтербез. Әкият “Шалкан” дип атала. Рәхим итеп карагыз.
Тычкан. Мин – тычкан, бик бәләкәймен, чи-чи-чи. (Йөгереп кырыйга баса).
Песи. Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә, Мияууу - мияуууу күрегез!(Кырыйга китеп ята).
Эт. Мин эт булам. Исемем – Акбай, һау-һау-һау, шулай да бик курыкмагыз! (Оясына кереп кача).
Кыз. Ә мин кыз, исемем Айлинә! Әбиемнең бабамның яраткан кызлары. (Өйгә кереп китә).
Әби. Менә мин әби булам – исемем минем Мәрьям. (Өйгә кереп китә).
Бабай. Ә мин бабай булам, Сер итеп кенә әйтәм – шалканны мин утыртам! (Өй янына бара).
Шалкан. Ә мин – шалкан, бик тәмле, сусыл булам. (Әйләнеп ала да уртага утыра).
Алып баручы. Бабай шалкан утырткан. Шалкан зу-у-ур булып үскән.
Бабай. (Чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри).
Йә, Аллам, йә, Аллам. Кайчан үскән бу шалкан?
Кайсы ягыннан тартыйм.
Ничек кенә чыгарыйм?
Тукта, әбине чакырыйм әле. Әбисе, әбисе, Мәрьям дим, чык әле монда.
Әби. (Яулыгын төзәткәләп). Ятып кына торыйм, дисәм,
Тагын нигә чакырасың?
Нәрсә булган бу бабайга,
Шалканга карап тора?
Бабай. (Шалканга күрсәтеп).
Күр, әбисе, нинди шалканҮскән безнең бакчада.
Бергәләп тартып чыгарыйк.
Тотын минем аркага.
Алып баручы. Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар .Әби. (Маңгаендагы тирен сөртеп ала).
Булмый, бабай, туктале.
Кызны чакырыйк әле.
Кызым. Кызым. Айлинә.
Кил әле син бирегә.
Булыш бабай – әбигә.
Кыз.
Ай,арыдым, алҗадым.
Йокымны туйдыралмадым.
Әбием, тагын нәрсәгә.
Мине монда чыгардың?
Әби. (Кулы белән күрсәтеп).
Кара, кызым, күрәмсең.
Шалкан ничек үскәнен.
Бергәләп тартып карыйк.
Бу шалканны чыгарыйк.
(Кыз, бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына).
Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Кыз. (Кулларын карый).
Ай, кулым арыды.
Тартуы авыр ла.
Бәй Акбайны чакырыйк.
Булышсын тартырга.
Акбай. Акбай. Кайда син.?
Ник бирегә килмисең.
Акбай, булыш, бик авыр.
Бу шалканны тартуы.
Акбай. (Чыга).
Һау- һау-һау. Нинди тавыш?
Мин тик ятмыйм, йорт саклыйм.
Бер каракны китермим,
Бернигәдә дә тидермим.
Һау-һау. Нәрсә булды, Айлинә?
Кыз. (Күрсәтеп).
Тотын минем артыма.
Әйдә шалкан тартырга.
(Акбай кызның артына тотына).
Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Акбай. (Туктап, тирен сөртә).
Һау-һау-һау. Булмый болай.
Шалкан бигрәк зур булган.
Кая син, Мияубикә?
Ярдәмгә килеп җит лә.
Мияубикә. (Киерелеп – тартылып чыга).
Мияу-мияу-мияу мин.
Һәрвакытта уяу мин.
Сөт эчәм, тычкан тотам.
Йокларга бик яратам. (Киерелеп ала).
Акбай-Акбай өрәсең!Ник мине уятасың?
Акбай. (Күрсәтеп).
Бабай шалкан үстергән.
Шалкан гаҗәп зур булган.
Тартып-тартып карыйбыз.
Һич чыгара алмыйбыз.
Булыш әле, Мияубикә.
Син инде бигрәк иркә.
Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар болар.
(Барысы да уфылдап маңгайларындагы тирләрен сөртәләр).
Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым. Ә шалкан чыкмый һаман.
Бергә-бергә җиңел булыр.
Ярдәм сорыйк тычканнан.
Тычкан-тычкан, чи-чи-чи.
Син кайларда йөрисең?
Һич тимәскә сүз бирәм
Безнең янга син килсәң.
Тычкан. (Чи-чи-чи килеп чыга).
Качып сохари кимердем.
Әллә шуны сиздеңме?
Мияубикә, ни кирәк?
Чабып килдем тизрәк.
Мияубикә. (Күрсәтеп).
Бабай үстергән шалкан.
Шалканы бик зур булган.
Тычкан, ярдәмең кирәк,
Тартып чыгарыйк тизрәк.
Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар икән – шалкан килеп тә чыккан.
Шалкан. (Торып баса).
Бабай чәчте орлыгым.
Сулар сибеп үстерде.
Витаминлы, бик файдалы.
Тәмле булып өлгердем.
(Балалар түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар һәм җырлыйлар).
Барысы бергә.
Әй, бабабыз бик уңган.
Үстергән шундый шалкан.
Шалкан үскән, зур булган.
Бөтен бакчабыз тулган.
Без әбигә булышырбыз.
Бергәләп тәмләп ашарбыз.
(Кунакларга карап, кулларын җәеп).
Шалканнан авыз итәргә.
Без сезне дә чакырабыз.
(Алып баручы рольләрдә кемнәр уйнаганын әйтеп чыга).
Күңелле музыка яңгырый.
-4514851003300Сценарий: «Шалкан әкияте»

00Сценарий: «Шалкан әкияте»

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Мөслим авылы “Миләшкәй”гомумүстерешле балалар бакчасыТәрбияче: Шакирова Э.У