С?йл?м ?стер? ш?гыленд? ?хлак кагыйд?л?рен ?йр?т?.


Сөйләм үстерү шөгылендә әхлак
кагыйдәләрен өйрәтү.
Тема: Уйнаганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре.
I I – нче кечкенәләр төркеме.
Тәрбияче: Гарипова В.Р.

Тема: Уйнаганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре.
Максат: Уенчыкларны иптәшләреңнән тупас рәвештә тартып алмаска, йомшак тавыш белән ягымлы итеп сорарга өйрәтү. Уенчыклар белән бүлешә белү һ.б. кагыйдәләрне кабатлау,ныгыту.
Ярдәмлек: Өстәл, уенчыклар.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Балалар, бүген мин сезгә бер малай һәм уенчыклар турында шигырь укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.
Минем дусларым
Мин бит инде зур малай,
Юкка еламыйм алай.
Көн буена уйныймын,
Уеннан һич туймыймын.
Минем дусларым да шулай
Яратмыйлар еларга.
Бакчага килү белән үк
Тотынабыз уйнарга.
Дусларым – уенчыкларым,
Менә алар, күрегез.
Таныштырып чыгыйм әле,
Һәммәсен дә белегез.
Кызыл кикрикле әтәчем,
Кагылмасам, тик тора.
Койрыгыннан кысып тотсам,
“Кикрикүк!” – дип кычкыра.
Бу менә – минем атым,
Атым минем – канатым,
Акыллы да, матур да,
Кыю да ул, батыр да.
Аюым бакчада тора,
Карурманда торса да,
Уйнарга бик ярата,
Үзе ялкау булса да.
Зәңгәр күзле курчакларым
Сөйләшә дә беләләр.
“Үчти – үчти ”иттергәндә,
Чыркылдашып көләләр.
Менә шулай уйныйбыз без
Дусларым белән бергә,
Яңа дусларым булганда,
Күңелсез түгел бер дә.
(Резеда Вәлиева)
Балалар, малайның нинди уенчыклары булган? Әйтеп чыгыйк әле.
Б.
Аты, аюы.
Матур курчагы да булган.
Т. - Малайның аты нинди?
Б. - Акыллы.
- Кыю.
- Матур.
(Шул рәвешчә, башка уенчыклар турында да сөйләнелә).
Т. Малай уенчыклар белән үзе генә уйнаганмы?
Б. Юк, дуслары белән.
Т. Балалар бик дус булганнар, тату уйнаганнар. Ә менә бүген бер бүлмәдә шундый хәл күрдем. Сәмирә исемле кыз уенчык әтәч белән уйнап утыра иде, аның уенчыгын Ислам тартып алды. Сәмирә елый башлады. Ә Ислам җырлый- җырлый китеп барды. Балалар, Ислам дөрес эшләгәнме?
Б. Ю- ук!
Т. Юк, билгеле.Ислам нинди хата ясаган?
Б. Сәмирәнең уенчыгын тартып алган.
Т. Иптәшләреңнең уенчыгын беркайчан да тартып алырга ярамый шул. Без сезнең б-н бер матур кагыйдә беләбез: “Итәшләреңнең уенчыгын сормыйча алма”. (Б-р кагыйдәне берничә тапкыр кабатлыйлар.) Хәзер без дә уенчыклар б-н уйнарбыз. Барыгыз да уенчыкларга карагыз. Кемнең кайсы уенчык б-н уйныйсы килә? Уйлагыз, тик ул турыда кычкырып әйтмәгез. (Өстәл өстендәге уенчыкларны бал-га таратып чыга.) Айгөл, мин синең сереңне белдемме?
Айгөл. Юк.
Т. Ә синең нинди уенчык аласың килгән иде?
А. Әлфистәге уенчык атны.
Т. Алайса, Айгөл, Әлфис янына бар да уенчыкны сорап кара. Бәлки, Әлфис аны сиңа бирер.
А. (Әлфис янына килә. Ягымлы итеп). Уенчыгыңны биреп тор, зинһар. (Әлфис уенчыгын бирә.) Рәхмәт.
Т. Булдырдың, Айгөл, син – акыллы кыз. Әлфиснең күзенә карап, нинди матур итеп сорадың. Уенчыкны алгач, рәхмәт әйтергә дә онытмадың. Әлфис тә – тәртипле малай. Ул Айгөлгә яраткан уенчыгын биреп торды.
Балалар бер-берләреннән уенчыкларын сорап торалар. Рәхмәт әйтәләр.
Т. Сез хәзер бер- берегезгә шундый матур, ягымлы сүзләр әйттегез, һәрвакытта шулай ягымлы, юмарт булыгыз. “Иптәшләреңнең уенчыгын сорамыйча алма” кагыйдәсен беркайчан да онытмагыз.