Презентация по татарскому языку о поэтах- фронтовиках Алар ?аман сафта.


Алар һаман сафта. Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләр һәм язычулар истәлегенә. Татарлар елмаеп үлде... Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 65 ел вакыт аерып тора. 65 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз киләчәк. Советлар Союзы Маршалы Г.Жуков: ” Татарлар Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керттеләр”. Советлар Союзы Маршалы И.Конев: " Татар егетләре арысландай сугышты”. Советлар Союзы Маршалы К.Рокоссовский: ” Татарлар курку белмәс, кыю һәм оста сугышчылар иде”. Менә ничек Советлар Союзы Маршаллары татар егетләренең тиңдәшсез рухи ныклыгын, кыюлыгын югары бәяләгән: Халкыбызның үлемсез шагыйрьләре дә, батырлыклары телдән- телгә сөйләнеп йөри торган легендар каһарманнары да бар. Шул легендар шәһесләрне искә төшерик. Муса җәлил Фатых Карим Абдулла Алиш Гадел Кутуй... Илебездә Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты дигән ике иң зур дәүләт бүләгенә лаек булган бердән бер шагыйрь - патриот- шагыйрь Муса җәлил. 1941 ел. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Муса җәлил җибәрүләрен сорап военкоматка килә. Өлкән политрук итеп Волхов фронтына, 2 нче удар Армиягә җибәрелә. Фронттан ул яраткан кызы Чулпан белән тормыш иптәше Әминә ханымга хатлар яза, шигырьләр багышлый Киткән чакта, кызым, нигә шулай Күзләремә әрнеп карадың ?Сиздеңмени әткән йөрәгенең Синең янда өзелеп калганын?Мин саклармын йөрәк каным белән,Илемне һәм сезне, аппагым!Шатланырмын күреп һәр таң саенҮз илемдә Чулпан калыкканын. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;Кирәк икән, үләм аягүрә,Балта белән башым киссәң дә.... (“Катыйльгә” М.Җәлил) 1942 елның 26 июне. Волхов фронты. Муса Җәлил каты яраланган хәлдә, дошман кулына эләгә. Фашистларның үлем лагере. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре дошманга каршы восстание эзерлиләр. Ләкин аларның планы барлыкка килми. 1944 елның августында Плетцензее төрмәсе палачы М. Җәлилнең гомерен өзә. Җәлилчеләр. Җәлилчеләр сафында безнең якташларыбыз, Башкортстан егетләре дә була. Шулардан берсе -шагыйрь Рәхим Саттар. Муса Җәлилнен көрәштәше һәм каләмдәше – якташыбыз Рәхим Саттар Җәлилчеләрнең берсе - Абдулла Алиш. Бөек Ватан сугышына А. Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. Ә 1941 елның 12 октябрендә чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир төшә. Куркусыз йөрәкле солдат һәм язучы Абдулла Алиш Литва, Чехословакия, Польша һәм, ниһаять, Берлин янындагы Вустрау... Абдулла Алиш Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша. 1944 елның 25 августында Абдулла Алиш башка җәлилчеләр белән бергә гильотинада җәзалап үтерелә. Синең өчен, шушы балам өчен, Нәселем өчен, Туган ил өчен, Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм… «Ант» Фатых Карим Фатых Карим Сугышның соңгы айларына кадәр алгы сызыкта була, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның февралендә, бик җаваплы сугышчан задание үтәгәндә, батырларча һәлак була Гадель Кутуй Бөек Ватан сугышы елларында татар язучылары дошманга каршы көрәште, кулларына корал тотып та, кыю әсәрләре белән дә явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда көчен һәм батырлыгын кызганмады. Нур Баян Габдрахман Әпсәләмов КАЛӘМНЕ КОРАЛ ИТЕП...