Урок по биологии на тему Цветок, строение цветка. Многообразие цветков (6 класс)


Дәрес темасы: “Чәчәк һәм аның төзелеше. Чәчәкләрнең күптөрлелеге”
Дәреснең максаты: укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.
Бурычлар:
Белем бирү бурычы:
Чәчәк төзелешенең үзенчәлекләрен өйрәнү,
Чәчәк төзелеше һәм функцияләре арасындагы бәйләнешне күрсәтү,
Укучыларда үсемлек төзелеше турында яңа белемнәр формалаштыру.
Фикерләү сәләтен үстерү:
логик фикерләү, нәтиҗә ясау, чагыштыру һәм бәяләү сәләтен үстерү.
Тәрбияви бурыч:
әйләнә - тирә дөньяның матурлыгын һәм күптөрлелеген бәяләргә өйрәнү,
табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,
белемгә, гомуми культурага омтылыш тәрбияләү.
Дәрес тибы: катнаш
Җиһазлар : “Чәчәк төзелеше” таблицасы, чәчәк модельләре, презентация, биремле карточкалар, проектор, смайликлар, МЭНЭДЖ МЭТ.
Кулланылган метод һәм алымнар: әңгәмә, аңлатмалы-күрсәтмәле, өлешчә эзләнү, Сингапур методикасы структуралары (ТИМ ЧИР, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС)
Технологияләр: компьютер, мәгълүмати-коммуникатив, үстерелешле укыту, сәламәтлек саклау технологиясе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн, укучылар! (Слайд 1) Бер –берегезгә хәерле көн теләп янәшә күршегезгә, каршы як күршегезгә карап елмаегыз. Сез минем белән яңа дәрес өйрәнергә әзерме? Әзер булсагыз, баш бармагыгызны өскә каратып, “Без әзер”, - дип дәшегез. (ТИМ ЧИР)
II. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү
-Дәресне башлыйбыз. Безнең бүгенге дәрес биология курсындагы иң матур дәресләрнең берсе. Ә дәреснең темасын билгеләү өчен мин сезгә кара тартма тәкъдим итәм. Минем табышмакка җавап тапсагыз, кара тартма эчендә нәрсә ятканын һәм бүгенге дәреснең нәрсә турында барачагын әйтә алырсыз. (Слайд 2)
Тирәбездә бик күп алар,
Алы, кызыл, зәңгәре.
Өсләрендә уйнап оча
Җәйнең күбәләкләре.
Үстерәбез бакчаларда,
Кызганып өзәргә дә.
Бүләк итеп якыннарга
Бирәбез бәйрәмнәрдә.
-Я, сүз нәрсә турында бара? (Чәчәкләр турында)
-Әйе, укучылар, болар – чәчәкләр-дөнья яме. (Слайд 3) Безнең бүгенге дәреснең темасы – “Чәчәк, аның төзелеше. Чәчәкләрнең күптөрлелеге”. (Слайд 4)
-Укучылар, без бүген дәрестә ниләр эшләрбез дип уйлыйсыз? (чәчәк төзелешен өйрәнербез, аларның күптөрлелеге белән танышырбыз. (Слайд 5)
Чәчәкләр безне гомер буе озата бара. Кеше тугач та, шатлыкта да, бәйрәмнәрдә дә чәчәк бүләк итәләр, искә алганда да аларсыз булмый. Елның теләсә кайсы вакытында алар күңелне күтәрә, шатлык өсти.
III. Яңа тема өстендә эш
-Ә сез чәчәкләр яратасызмы?
- Сезгә бигрәк тә нинди чәчәкләр охшый?
- Ә хәзер “Чәчәкләр ни өчен кирәк?” дигән сорауга ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структурасы ярдәмендә җавап эзләрбез. (Слайд) Алдыгыздагы кәгазь битләренең үзегезгә туры килгән өлешенә фикерләрегезне языгыз. Ә хәзер тупланган фикерләрне карап, тәртипкә салыгыз, башкаларны да таныштырыгыз. (Һәр төркемнән 1 укучыны тыңлау)
-Безнең әйләнә – тирәбездәге үсемлекләрнең чәчәкләре никадәр күптөрле булса да, аларның төзелешләре охшаш. Әйдәгез, чәчәк төзелешен тикшереп китик. (Слайд 7)
-Күпчелек үсемлекләрнең чәчәге нечкә сабакчыкта – чәчәк сабында утыра, аның киңәйгән өске өлеше чәчәк түшәге дип атала. Чәчәкнең төп өлеше – серкәчләр һәм җимешлек. Серкәч серкә җебеннән һәм серкәлектән тора, серкәлек эчендә серкәләр җитлегә. Җимешлек җимешлек авызчыгыннан, баганачыктан, җимшәннән тора. Җимешлектән җимеш өлгерә.
-Серкәчләр һәм җимешлек тирәсендә чәчәк тирәлеге урнашкан. Чәчәк тирәлеге 2 тип яфракчыклардан тора. Эчке яфракчыклар таҗ яфракчыклары дип атала. Алмада ул ак, аксыл-алсу, тюльпанда –кызыл, сары, ал. Кайбер үсемлекләрнең таҗ яфракчыклары тоташып үсә, көпшә барлыкка китерә.(ландыш, тәмәке, бәрәңге). Тышкы яфракчыклар – кәсә яфракчыклары дип атала. Алар кәсәне барлыкка китерә.
Әгәр чәчәк тирәлеге кәсәдән һәм таҗдан торса, бу чәчәк тирәлеге 2 катлы дип атала. (алма, чия, кәбестә, роза, шомырт, томат) (Слайд 8) Кайбер үсемлекләрдә, бигрәк тә 1 өлешлеләрдә, чәчәк тирәлеге 1 катлы - таҗдан гына тора. Андый чәчәк тирәлеге гади дип атала.
-Чәчәк тирәлегендә яфракчыклар ничек урнашуга карап, аның аша берничә симметрия яссылыгы үткәрергә мөмкин (тигез өлешләргә бүләргә мөмкин) (Слайд 9) Берничә яссылык үткәреп булса, төзек чәчәк дип атала- алма, чия, кәбестә, томат. Әгәр чәчәк тирәлеге аша 1 генә симметрия яссылыгы үткәреп булса, бу төзек булмаган чәчәк дип атала – борчак, орхидея.
-Күп кенә үсемлекнең чәчәкләрендә серкәчләр дә, җимешлекләр дә була. (Слайд 10) Болар ике җенесле чәчәкләр-алма, чия, карлыган. Кайбер үсемлекләрнең бер төрле чәчәкләрендә җимешлек кенә, икенче төрле чәчәкләрдә серкәчләр генә була. Мондый чәчәкләр аерым җенесле дип атала.(Слайд 11, 12)
-Әгәр аерым җенесле чәчәкләр икесе дә бер үсемлектә булса, бу бер өйле үсемлек дип атала.(кыяр, кукуруз). (Слайд 13)
-Әгәр җимешле чәчәкләр бер үсемлектә, серкәчләре икенче үсемлектә булса, болар ике өйле дип атала(тополь, киндер)
IV. МИКС-ФРИЗ-ГРУП
-Ә хәзер , әйдәгез, ял итеп алабыз. (Слайд 14) Музыка астында хәрәкәт итәбез, музыка туктагач, туктап, минем сорауга җавап уйлыйбыз. Җавап сан белән бирелгән, җавап санынча төркемнәр төзибез.
Үсемлекнең тамыр системасы ничә төрле була? (2) Ниндиләр?
Яфракта сеңерчәләнү ничә төрле була?(3) Ниндиләр?
Тере табигатьнең ничә патшалыгы бар? (4) Ниндиләр?
-Хәзер яңа барлыкка килгән төркемнәр белән урыннарга утырабыз.
V. Яңа дәрес материалын ныгыту.
- Дәрестә өйрәнелгән материалны ничек үзләштерүегезне тест ярдәмендә тикшереп карыйк. (Слайд 15, 16) Парталарда биремле карточкалар бар. Сул яктагы турыпочмакларны уң яктагылары белән дөрес итеп уклар ярдәмендә тоташтырыгыз.
-Ә хәзер дөреслеген тикшерик. (Слайд 17) Үзебезнең җавапларны бәяләү өчен нормалар буенча билгеләр куйыйк. (Слайд 18) Карточкаларга үз исем –фамилиягезне языгыз.
VI. Өй эше
-Алдагы дәрескә әзерләнү өчен өй эшен язып алыгыз. (Слайд 19)
28 п. укырга
Иҗади бирем. Үзегезгә ошаган вариантны сайлап алыгыз.
а) Чәчәкләр турында табышмаклар язып килергә.
б) “Иң – иң чәчәкләр” турында фактлар әзерләргә.
VII. Рефлексия.
-Алдыгызда яткан смайликлар ярдәмендә дәрестәге үз эшчәнлегегезгә бәя бирегез. (Слайд 20)
-Дәрестә катнашуыгыз, җавапларыгыз өчен рәхмәт!
“Ел укытучысы - 2015” конкурсына
“Чәчәк һәм аның төзелеше.
Чәчәкләрнең күптөрлелеге”
(6 нчы сыйныфта үткәрелгән биология дәресе эшкәртмәсе)
Фарзиева Миләүшә Рудиковна,
Лениногорск районы Урмышлы төп
гомуми белем бирү мәктәбенең
I квалификация категорияле
биология укытучысы
Лениногорск, 2015
Дәрес темасы: “Чәчәк һәм аның төзелеше. Чәчәкләрнең күптөрлелеге”
Дәреснең максаты: укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.
Бурычлар
Белем бирү бурычы:
Чәчәк төзелешенең үзенчәлекләрен өйрәнү,
Чәчәк төзелеше һәм функцияләре арасындагы бәйләнешне күрсәтү,
Укучыларда үсемлек төзелеше турында яңа белемнәр формалаштыру.
Фикерләү сәләтен үстерү бурычы:
логик фикерләү, нәтиҗә ясау, чагыштыру һәм бәяләү сәләтен үстерү.
Тәрбияви бурыч:
әйләнә - тирәнең дөньяның матурлыгын һәм күптөрлелеген бәяләргә өйрәнү,
табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,
белемгә, гомуми культурага омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлар : “Чәчәк төзелеше” таблицасы, чәчәк модельләре, презентация, биремле карточкалар, проектор, смайликлар.
Кулланылган метод һәм формалар: аңлатмалы-күрсәтмәле, өлешчә эзләнү методын кулланып укытучы сөйләве, укучыларның мөстәкыйль эше, компьютер технологиясе, мәгълүмати-коммуникатив технология, үстерелешле укыту, сәламәтлек саклау технологиясе, Сингапур методикасы структуралары.