Творчество учеников. Стих М??гелек дуслар


“Мәңгелек дуслар”
Бик күп гасырлар элек,
Безнең татар халкында
Яшәгән усал бер хан,
Агыйдел буйларында.
Бу хан байлыгы белән
Тирә-якта дан тоткан,
Аның алтын-көмешләре,
Мал-туары күп булган.
Булган аның гаскәре,
Ул гел сугышлар ачкан.
Күрше-тирә илләренең
Шулай каннарын койган.
Ул буш вакытларында
Урманда кошлар аткан,
Табигатькә гашыйк булып,
Гел күңелләнеп кайткан.
Дөньяда аның кадерле
Бердәнбер кызы булган.
Хан үзенең сөеклесен
Яратып туялмаган.
Бик чибәр булган ул кыз:
Кара чәчле, ак йөзле,
Зифа буйлы, кара күзле,
Энҗедәй ап-ак тешле.
Хан сөекле баласына
Һәрчак ягымлы булган.
Аның төрле теләкләрен
Үтәргә әзер тоган.
Беркайчан өзелмәгән
Яучылар хан өеннән
Тик яраткан кызын
Хан берәүгә дә бирмәгән.
Шулай яшәп ятканда,
Бу ханга хәбәр килгән:
“Киң, матур җәйләвеңә
Рус халкы басып кергән”
Хан бик нык ачуланган,
Бөтен гаскәрен җыйган.
Инде бу явында да
Җиңеп кайтырга булган.
Йөзләгән гаскәре белән
Сугышка барып кергән,
Үзенең дошманнарын
Үтергән, аскан, кискән.
Яраланган русларны
Хан әсирлеккә алган,
Үзенә кол итү өчен
Салкын зинданга япкан.
Әсирләр арасында
Яшь кенә егет булган.
Яралары әрнесә дә,
Ул түзәргә тырышкан.
Бик нык кайгырган егет,
Йөрәге ярсып типкән.
Инде хәзер нишләсен?
Күңеле тулып киткән.
Таш идәнгә капланып,
Үкси-үкси елаган.
Бу дөньяда яшәргә
Өмете дә аз калган.
Елап күңелен баскач,
Моңланып ул җырлаган.
Ә тавышы, гүя, кошлар
Сайравына охшаган.
Бу вакытта хан кызы
Зиндан янында булган.
Егетнең моңлы җырын
Исе китеп тыңлаган.
Бу моңлы тавыш аның
Йөрәген өзгәләгән.
Егетнең кыяфәтен
Ул күрергә теләгән.
“Әти, ач зинданны!
Миңа җырласын!”-дигән.
Әтисе риза булмагач,
Кыз тезләнеп үтенгән.
Баласының үтенечен
Хан кире кагалмаган,
Зиндандагы егетне
Ул җырлатырга булган.
Сакчыларга әмер биргән
Егетне чакырырга,
Матур-матур җырлар җырлап,
Кыз күңелен ачарга.
Менә сакчылар егетне
Ханга алып килгәннәр.
Аның яраларын күреп,
Рәхәтләнеп көлгәннәр.
Салкын карашы белән
Хан егеткә караган,
Аннары күрше бүлмәдән
Ул кызын алып чыккан.
Кыз – егеттән, егет – кыздан
Күзләрен алмаганнар.
Бер күрүдә бер-берсенә
Алар гашыйк булганнар.
Егет, күзләрен тутырып,
Кызга карап җырлаган...
Чөнки бу матур җырны ул
Кызыйга багышлаган.
Бу җырдан хан кызының
Йөрәге телгәләнгән.
“Бармы соң дару, егет,
“Мәхәббәт” дигән чирдән?”
Егет җырлап бетергәч,
Аны янә сакчылар
Шул ук салкын зинданга
Алып барып япканнар.
Шул көннән башлап кызның
Күңелен сагыш баскан.
Ашый-йоклый алмаган,
Ул егетне сагынган.
Егет тә салкын зинданда
Кызны уйлап саргайган.
Төшләрендә аны күреп,
Бик каты ул уйланган.
Ике җирдә ике йөрәк
Сагынудан әрнегән.
Ни өчен Ходай аларга
Мондый сынаулар биргән??
Беркөн кыз, түзәлмәгәч,
Зиндан ачкычын алган,
Төнлә, сакчылар йоклагач,
Егет янына барган.
Алар мәхәббәт турында
Төн буе сөйләшкәннәр,
Бер-берсен сөюләре
Турында серләшкәннәр.
Сиздерми генә алар
Очраша башлаганнар,
Бар күңелләре белән
Бер-берсен яратканнар.
Аларның бәхетләре
Бик озакка бармаган.
Төн уртасында сакчы
Йокысыннан уянган.
Бу хәлне күреп сакчы,
Тиз үк ханга йөгергән,
Бөтен күргән-белгәнен
Ул ханга сөйләп биргән.
Ачуыннан хан кызын
Бүлмәсенә бикләгән.
Рус егетен үтерергә
Сакчыга әмер биргән.
Төн булганга егетне
Кире бикләп куйганнар.
Тик иртән генә аны
Юк итәргә булганнар.
Кыз бу хәлне ишеткәч,
Бик нык каты елаган.
Егетне коткарырга
Төрле чара эзләгән.
Бар көченә йөгереп,
Егет янына килгән.
Атасының әмерен
Ул аңа сөйләп биргән.
Икесе уйлашканнан соң,
Алар качарга булган.
Бернидән дә курыкмый,
Ханлыктан алар качкан.
Сакчылар бу хәбәрне
Иртән генә белгәннәр.
Алар бик тиз вакытта
Хәбәрне җиткергәннәр.
Бу хәбәрне ишеткәч,
Хан агарынып киткән,
Ачуыннан сакчыларын
Шундук бәреп очырган.
Кыз белән егет артыннан
Бер гаскәрен җибәргән.
Тизрәк егетне тотып,
Юк итәргә теләгән.
Гаскәр киткән. Эзләгәннәр.
Барыбер тапмаганнар.
Кыз һәм егетне тапмагач,
Кире ханга кайтканнар.
Егет белән кыз булганнар
Бу вакытта урманда.
Аннары алар киткәннәр
Тауларга-ташлыкларга.
Шунда дөньялар корып,
Алар өйләнешкәннәр.
Бер-берсен яратышып,
Бәхетле яшәгәннәр.
Аларның тормышында
Куаныч булып киткән,
Чөнки Ходай аларга
Балалар бүләк иткән.
Айлар үткән, еллар үткән.
Балалар үсеп җиткән.
Менә алар бергәләшеп
Ханга кунакка килгән.
Хан, оныкларын күргәч,
Беразга өнсез калган.
Таш йөрәге тиз эреп,
Күзеннән яшьләр аккан.
Ул, балаларын кочып,
Үкси-үкси елаган,
Кияве белән кызын да
Иңенә кочып алган.
Аннан халыкны җыеп,
Ул зур бәйрәм ясаган.
Газизләрен күрүенә
Сөенеп туялмаган.
Баш иеп балаларга,
Ул фатихасын биргән.
Киявенең кулын кысып,
Ханлыгын бүләк иткән.
Бер мизгелдә явыз хан
Сөйкемлеләнеп киткән,
Чөнки шундый явызлыкны
Мәхәббәт, дуслык җиңгән.
Шул көннән башлап инде
Рус халкын ул дус иткән.
Башкортстан белән Россия
Шулай берләшеп киткән.
Инде дуслашып яшиләр
Күп милләтләр бергә.
Аерылмас дуслар алар
Гомергә һәм мәңгегә!!!
Яшәсен дуслык илдә!
Яшәсен муллык илдә!
Яшик без, дуслар, бергә!
Мәңгегә һәм гомергә!!!
2017 ел
Эшне башкарды:
Башкортстан Республикасы Миякә районы
Мәнәвезтамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең
8 сыйныф укучысы Зәкиева Илзинә Рим кызы
Җитәкче:
югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гулова Рима Рәмис кызы