Д?ресне? темасы: Унарлы вакланмаларны тапкырлау


Тема: Унарлы вакланмаларны тапкырлауДәреснең максаты:
Укучыларга унарлы вакланмаларны тапкырларга өйрәтү ,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү ;математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү;
эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Шәхси: уку материалына кызыксыну уяту, уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, төркемнәрдә килешеп эшләү, парларда килешеп эшләү
Регулятив: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү, күмәк төзелгән план буенча эшләү, эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшкә төзәтүләр кертү
Коммуникатив: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һәм башкаларны ишетә һәм тыңлый белү
Танып-белү: дәреслектә ориентлаша белү, үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыштан , дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү
Дәреснең төре: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту..
Эш формалары: фронталь, индивидуаль, группалы, парлап.
Дәрестә кулланган сингапур структуралары: (ТЕЙК ОФ- ТАЧ- ДАУН)
Материал һәм җиһазлар: компьютер, проектор, карточкалар, презентация.
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.(2)
Хәерле көн балалар. Бер-беребезгә карап елмайыйк та дәресебезне башлыйк.
Мәкалне укыгыз әле . Белем алу – энә белән кое казу.
Бу мәкалнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз.
Укыганда да тырышлык, сабырлык, түземлелек кирәк. Үз хатаңны табып төзәтә белгәндә, белемнәрне ныгыткандада бу сыйфатлар кирәкме.
Менә сезгә дәрестә тырышлыгыгызне бәяләү өчен чыгу билеты .
2.Белем-күнекмәләрне актуальләштерү. (5 мин)
Алдагы дәресләрдә без нинди саннар турында өйрәндек?
Унарлы вакланмалар белән без нинди гамәлләр эшли беләбез?
Ә хәзер үткән дәресләрдә өйрәнгән кагыйдәләрне, аларның кулланышын кабатлап искә төшереп китәргә кирәк
Телдән исәпләү:
6,1+0,12=6,22
5,1:3=1,7
6,87:10=0,687
7,12*2=14,24
3,4*0,1=0,34
43,12*100=4312
7:5=1,4
3. Яңа тема өйрәнүгә әзерләнү
1)Проблемалы ситуация булдыру.(5 мин)
2,2 8,3 0,9 4,23 7,5 15  
3 4 1,5 10 1,8 2,2 3
6,6           12,3

Җаваплар:
2,2 8,3 0,9 4,23 7,5 15  4,1
3 4 1,5 10 1,8 2,2 3
6,6  33,2  1,35 42,3  13,5  33  12,3
-Мин ике группага да саннардан торган таблица бирәм.
- Таблица ничек төзелгән? Сере нәрсәдә?
-Тапкырлый торган саннарны ничек атыйлар
Тапкырлауның нәтиҗәсен ничек атыйлар
Билгесез тапкырлаучыны ничек табалар
-Таблицаны тутырып бетерегез әле.
4)Кайсыларын җиңел генә тапкырладыгыз?
Унарлы вкланманы натураль санга тапкырлау кагыйдәсе
Унарлы вакланманы 10, 100 гә тапкырлау кагыйдәсе
Унарлы вакланманы натураль санга тапкырлау кагыйдәсе
5) Кайсыларын эшли алмадыгыз? Ни өчен
4.Яңа белем күнекмәләрне формалаштыру
1) Дәрес темасын һәм максатын, бурычларын билгеләү.(3).
Димәк монда нинди саннарны тапкырларга кирәк иде?
Тапкырлый алдыгызмы?
Ни өчен тапкырлый алмадыгыз.
Дәреснең темасы Унарлы вакланмаларны тапкырлау
Дәреснең максаты Унарлы вакланмаларны тапкырларга өйрәнү
Дәреснең бурычы Унарлы вакланмаларны тапкырлауның уңайлы юлын табу.
2)Килеп туган кыенлыктан чыгу пректын төзү.(10)
-Ә сез таблицаны тутырганда бу саннарны берәр ничек тапкырлап карамадыгызмы.Килеп туган проблемадан чыгу юлларын эзләмәдегезме.
Әйдәгез әле сезнең фикерләрегезнең дөреслеген конкрет тормыш мәсьәләсен алып тикшереп карыйк әле.. Безгә кабинет ишегенең мәйданын табарга кирәк.
Ишекнең биеклеге 2,3 м, киңлеге 1,1 м. Ишекнең мәйданы күпмегә тигез?
Унарлы вакланмаларны тапкырлау кагыйдәсенә таянмыйча гына бу мәсьәләне ничек чишеп була .(метрларны дециметрга әйләндерәбез)
2,3м*1,1м = 23дм*11дм = 253 кв.дм.=2,53 кв.м 1м=10 дм 1кв.м= 100кв.дм.
Килеп чыккан җавапка нигезләнеп унарлы вакланмаларны тапкырлау кагыйдәсен әйтеп карагыз әле.
Дәфтәргә баганалап язып куегыз
Ә хәзер дәреслекнең 214 битен ачыгыз һәм кагыйдәне укыгыз.
Әле генә без үзебез эшләгән мисалга таянып әйтелгән кагыйдә белән дәреслектәге кагыйдә чагышамы
Безнең дәреснең бурычы нинди иде.
Ял минуты.
1 группа эчке круг
2 группа тышкы круг ясап басабыз, музыкага биибез, музыка туктагач , парлашабыз
Парлашасыз да, 1 мисалны кемнең буе озын шул башлый, дәвам итәсез
5.Яңа теманы беренчел ныгыту.(10)
2) Баганалап саннар тапкырланган, өтерен дөрес итеп куярга куярга.

2) Аңлатманың кыйммәтен табыгыз. Укучылар тактада кагыйдәне әйтеп эшлиләр.
№1397 (а-з)
а) 30 б) 274,56 в) 36,26 г) 98,28 д) 0,736 е) 0,925 ж) 0,4116 з) 0,12 и) 0,0805
к) 33,7288 л) 155,2152 м) 1,31952
Унарлы вакланмаларны без тапкырлый беләбез дип үз-үзегезгә тулысынча ышанып әйтә аласызмы.
Әйдәгез хәзер теманы ничек үзләштергәнсез, менә шуны тикшереп карыйк.
6.Эталон буенча үзтикшереп, мөстәкыйль эшләү (5)
I вариант. 1) 3,8 . 9,4 = 35,72 2) 0,47 . 0,6 = 0,282 3) 7,24 . 3,5 =25,34
II вариант. 1) 6,7 . 8,4 = 56,28 2) 0,59 . 0,8 = 0,472 3) 4,12 . 3,5 = 14,42
(Укучылар бер-берсенең эшен ачкыч ярдәмендә тикшерә, карандаш белән билгесен куя.)
Белем һәм күнекмәләрне системага кертү.
№1403(а,б) .Нинди юл белән эшләргә кирәк. Нинди законнарны кулланабыз.
№1400
7. Өйгә эш: п.36, кагыйдәне ятларга, №1432(а-е), №1433, Чагыштырырга
8. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә
Дәреснең максаты нинди иде. Максатка ирештекме.
Сезгә дәреснең кайсы өлеше бик ошады
Бүгенге дәрес бирелгән тема буенча беренче дәрес
Унарлы вакланмаларны тапкырлауга мисаллар, мәсәләләр ОГЭ, ЕГЭ эшләрендә бар.Шуңа күрә. Алдагы дәресләрдә без сезнең унарлы вакланмаларны тапкырлау кагыйдәсен кулланып мәсьәләләр чишәрбез, аңлатмаларны гадиләштерәчәкбез
Дәрестәге үзегезнең эшчәнлегегезне бәяләгез. Дәрес бетте. Рәхмәт.