Презентация ??мл?не? иярчен кис?кл?ре, 4 нче сыйныф


Җөмләнең иярчен кисәкләреАергыч һәм аның белдерелүе Дәреснең максаты: аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау; аергычны дөрес билгеләүгә ирешү;табигатькә карата соклану хисе тәрбияләү;сөйләм телен үстерү; Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар,Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр. Мәкаль Белемнәрне тикшерү:Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?Нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?Нинди җөмлә кисәге ия була?Нинди җөмлә кисәге хәбәр була?Җөмләдә сүзләрнең бер-берсенә бәйләнүе ни өчен кирәк?Фикер төгәл, аңлаешлы булсын өчен ия белән хәбәрдән башка тагын нинди җөмлә кисәкләре кулланырга кирәк?Җөмләнең нинди кисәкләре иярчен кисәкләр дип атала? Сүзләрнең парын тап зәңгәр яулыгы бишенче чәчәк әниемнең бакча безнең сыйныф Дөреслеген тикшер! Зәңгәр чәчәк Бишенче сыйныф Әниемнең яулыгы Безнең бакча {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}№Предметның билгесен белдергән сүзләрСоравыНинди сүз төркеме белән белдерелгән?Нинди сүз төркемен ачыклый?1.ЗәңгәрНинди?СыйфатИсем2.БишенчеНичәнче?СанИсем3. ӘниемнеңКемнең?ИсемИсем4.БезнеңКемнең?АлмашлыкИсем Нәтиҗә ясыйбыз: Сыйфат, тәртип саннары, исем, алмашлыклар, исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булалар.Алар нинди? кайсы?ничәнче? кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирәләр. Туган ягыбыз Нинди матур, иркен, саф һавалы,Нинди күркәм безнең языбыз!Кайда бар соң бездәгедәй язлар?Гүзәл дә соң туган ягыбыз. Сәхаб Урайский. Өй эше: Аергычларны мөмкин кадәр күбрәк кулланып, “ Язгы табигать “ дигән темага хикәя язарга.