1 сентябрь — Белем б?йр?ме


Татарстан Республикасы
Яшел Үзән районы
Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе

1 сентябрь –
Белем бәйрәме.
Укытучы: Сибгатуллина Г.Ф
1 сентябрь,2016
( Зал бәйрәмчә бизәлә, музыка яңгырый. . Сәхнәгә алып баручылар чыга)
А: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?
Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Дуслар, бүген нинди көн?
Сез беләсездер бәлкем?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Бүген безнең бәйрәм көн!
Олы бәйрәм бүген бездә,
Ул - беренче сентябрь.
Шатлык балкый йөзләрендә,
Бүген син дә, мин дә бер.
Э: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! ! Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбеЗ.
.
Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.
Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебезнең директоры Абдулхакимова Гөлнара Фидаил кызына бирәбез. Рәхим итегез!
(кунакларга сүз бирелә)
А.Б. Хәзер сүзне укучыларыбызгы бирәбез.

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Алтын аем, уз түрдән.
Бармы икән тагын шулай
Безнең кебек сине үз күргән.

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Ачып җибәр серләр дөньясын.
Без бәхетле йөрәк җырың,
Яшьлек җырын дөнья тыңласын.
Яңгырасын көйләр, шат көлүләр
Тирә-юньгә таралсын.
Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,
Бөтен кеше безгә карасын.

Җырламыйча көн итмиләр,
Җырсыз бер бәйрәм булмый
Без балалар җырламасак.
Мәктәптә бер ямь булмый.
Җыр : Белем бәйрәме

Мәктәбебез – туган йортыбыз,
Каршы ала безне таңнарда.
Максатыбыз – ныклы белем алу
Сүнмәс рух яши җаннарда.
Өйрәндек шушы мәктәптә,
Хәреф танып саннар язарга.
Кешеләрне һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
Дәресләрдә янып-пешеп,
Чишәбез мзсьәләләр,
Әкият, шигырьләр укыйбыз,
Бик күп әдәби әсәрләр.
Хәзер белем һәм аң эше,
Эшкуарлар заманы.
Атлыйбыз тормыш юлыннан
Өйрәнәбез һәр фәнне.
Туган телне,Тукай телен
Нык ихтирам итәбез.
Милләтне милләт итәрлек
Шәхес булып үсәбез.
Һәр көн диярлек очрашырбыз без,
Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без
Мәңгегә шулай дуслык-татулык
Торсын яктырып диешәбез без.
Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
Бездән шушы матур җырыбызны
Сагыну сәламе итеп алчы син.
Җыр.Беренче сентябрь
Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Аларны беренче кыңгырау бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Ә хәзер сүзне нәни укучыларыбызга бирәбез. Рәхим итегез.
(2,4,5 сыйныф укучылары чыгышы)
Бүгенгедәй күз алдымда тора
1 сыйныфка килгән чакларым,
Сумка тотып белем алырга дип,
Мәктәп бусагасын атлавым атлавым.
И родной тел икрасивыйМамам папамның телеМог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы,
Дип сөйлиләр хәзер күпләр
Без алай сөйләмибез.
Туган телне, саф ТукайныМактап җырлар җырлыйбыз
Әллүкине көйлибез.
Нигә бүген куанмаска,
Мин бит бүген зур үстем.
4 сыйныфны тәмамлап,
5 нче сыйныфка күчтем.
Җыр Китап
Туган телнең моңын, бар тылсымын
Җир йөзендз ниләр барлыгын
Ни өчен кояш батуын,
Якты йолдызларның балкуын
Диңгез, океаннарны, күлләрне
Иксез-чиксез галәм серләрен,
Агач, үсемлекләр, гөлләрне
Африканың кайнар чүлләрен,
Җырчы чишмәләрне, җилләрне
Сандугачлы җылы җәйләрне
Тагын бик күп әллә ниләрне,
Укытучым сездән өйрәндек!
Чәчәкләрдән җем-җем итеп,
Якты нурлар бөркелә.
Бүген һәрбер укытучыга
Рәхмәт әйтәсе килә:
- Безгә белем биргән өчен,
- Кадерләп үстергән өчен,
- Назлы карашыгыз өчен,
- Дөрес тәрбиягез өчен,
- Барсы, барсы, барсы өчен
Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!
Укытучы, мәктәп –
Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
Мәктәбем,- дип
Әйткән чакта телем,
Йөрәк “Укытучым”, - диеп эндәшә.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.
Алыгыз Сез бүген бүләк итеп,
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй белем бәйрәмен.
Укытучыларга чәчәк бирү.
Җылы караш, назлы сүзләреңнән,
Тойдым синең йөрәк җылыңны,
Укытучым, иң кадерле кешем
Бүләк итеп ал син җырымны.
Җыр: “Укытучым сезгә карап”

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;
Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.
Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,
Аларны зур юлга озаткан ахырдан.
“Чың” итеп алыр ул – җиз батыр,
Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.
Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!
Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!
1нче сыйныф укучысы түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлата.
Музыка куела.
Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.
Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае килгәндә.
Бер-беребезгә сәлам биреп китик
Очрашканда яки күргәндә.
Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!