Исем. Ялгызлык ??м уртаклык исемн?р


Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.
Максат: Исем төшенчәсенә аңлатма бирү; ялгызлык һәм уртаклык исемнәре турында белемнәр формалаштыру. Җөмләдә исем сүз төркемен табарга өйрәтү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аера белү, дөрес язу.Фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, дөрес һәм матур язу күнекмәсен үстерү; укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыру.
Материал: Р. Х. Ягъфәрова “Татар теле” 4 класс,
Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проектор, экран, презентация
Дидактик чаралар: методик карточкалар
Дәрес тибы: катнаш
I Оештыру моменты
Классның дәрескә әзерлеген тикшерү. Эшчәнлекне мотивлаштыру.
Дәресне галимебез Риза Фәхретдиннең “Нәсыйхәт” китабыннан алынган дәрестә дөрес утыру,эшләү кагыйдәләре белән танышудан башлыйсы килә.(1 слайд)
Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыр.
Дәрескә күңел сал.
Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.
II Өй эшен тикшерү
- Укучылар, өй эшен тикшереп алыйк әле. Сезгә 106 нчы күнегүдә, искергән һәм яңа сүзләрне баганалап язырга кушылган иде. (1 – 2 бала дөрес җавапларны укый, калганнар дәфтәрләрендә тикшерә)
2 слайд (ике баганада искергән һәм яңа сүзләр бер – бер артлы чыгарыла)
Актуальләштерү
Матур язу күнегүе (сүзләрне уку, сүзлек эше)
3 слайд
“Салават күпере”, маэмай, тарихи вакыйга, “Су анасы”, гәҗит, “Акбай”, Җиңү көне, Муса Җәлил, герой, әкият.
Число язабыз, тактадагы сүзләрне күчереп язабыз. Орфограммаларны билгелибез.
Укучылар, бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? (Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирәләр).
Бу сүзләрнең нинди аермалары бар? Аларны ничек аерыр идегез? (Кем? соравына җавап биргән сүзләр. Нәрсә? соравына җавап биргән сүзләр. Баш хәрефтән язылган сүзләр. Юл хәрефеннән язылган сүзләр. Ике сүз куштырнаклар эчендә язылган.)
Сүзләрне ике төркемгә бүлү.
4 слайд (ике төркемгә бүленгән сүзләр)
Муса Җәлил герой
Җиңү көне тарихи вакыйга
Акбай маэмай
“Салават күпере” гәҗит
“Су анасы” китап
III Яңа теманы аңлату
– Укучылар, без сезнең белән бүген нинди сүзләр өйрәнәбез? (Кем? нәрсә? Соравына җавап биргән сүзләр).
Тагын нинди сүзләр? (Баш хәрефтән һәм юл хәрефеннән язылган сүзләр).
5 слайд (сюжетлы рәсем)
Рәсемдәге предметларның исемен язарга кирәк. Иң күп исем табып язган бала отучы була. Бу уен картинаны күрә, андагы предметларны таный белергә өйрәтә һәм исемнәр белән таныштыра.
Укучылар, рәсемне карагыз әле. Әлеге рәсемдә кем? һәм нәрсә? Соравына җавап биргән сүзләрне әйтегез.
Димәк, бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирәләр).
Алар нәрсәне атый? (Предметны атый, аның исемен әйтә).
– Кагыйдәне искә төшерик әле.
Кагыйдә чыгару. 6 слайд
(7 слайд) Укучылар, беренче баганадагы сүзләр ничек аталуын белү өчен безгә кроссвордны чишергә кирәк.
Кроссворд чишү
8 слайд (кроссворд слайдта күрсәтелә)
1) Җөмләнең баш кисәге.
2) Ул булганга күрә исемнәр татар телендә дә, рус телендә дә 6 төрле булып төрләнә.
     3) Татар телендәге 5нче килеш.
     4) Нечкә төрләнешнең киресе.
     5) Татар алфавитында “җ”дан соң торган хәреф.
     6) Исемдә һәм фигыльдә була торган сан.
     7) Исемнең иң соңгы килеше.
     8) Шигырьләр сүзе нинди санда?
и Я к и Л е ш
ч ы Г ы ш
к а л Ы н З б е р Л е к
в а к ы т к ү п л е к 9 слайд
Муса Җәлил герой
Җиңү көне тарихи вакыйга
Акбай маэмай
“Көмеш кыңгырау” гәҗит
“Су анасы” китап
Димәк, без сезнең белән бүген язган беренче баганадагы сүзләр нинди исемнәр? (ялгызлык исемнәр).
Балалар, кем әйтә ала, нәрсә ул ялгызлык исем? (Баш хәреф белән язылучы сүзләр.)
Аларның баш хәреф белән язылганын ничек белергә соң? Безнең сыйныфта ничә кеше? (15, куп)
Ә Сабитова Алсу ничәү?(Берәү)
Башка сыйныфтагы Алсуны безнең сыйныфтагы Алсу белән бутамас өчен нишлибез? (Сабитова Алсу дибез)
Димәк, бер үк төрдән булган предметларны кешене бер– берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар? (Кешенең, предметның үзенә генә ягъни ялгызына гына бирелә торган исем).
Ул исемнәр ничек дип атала? (Ялгызлык исемнәр).
Бер үк төрдән булган предметларның барысына уртак исем ничек атала дип уйлыйсыз? (уртаклык исем).
10 слайд
Кеше исемнәре һәм фамилияләре; хайван кушаматлары; елга, тау, күл, дәүләт, шәһәр, район исемнәре; бәйрәм, тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре; газета, журнал, китап исемнәре – ялгызлык исемнәр.
Барысы өчен уртак исем – уртаклык исемнәр.
Укучылар, матур язу күнегүендәге сүзләргә игътибар итегез әле, анда кайбер сүзләр куштырнаклар эченә алынган.Ни өчен? (Берсе – гәҗит, ә икенчесе китап исеме).
Нинди исемнәр куштырнаклар эченә языла икән?
(Газета – журнал, әдәби әсәр, кинофильм,спектакль исемнәре) Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш.
Укучылар, әйдәгез ике төркемгә бүленик әле. Мин һәр төркемгә бертөрле исемнәр язылган карточкалар бирәм. Ике төркем дә бирелгән сүзләр арасыннан исемнәрне табасыз. Беренче төркем ялгызлык исемнәрне, икенче төркем уртаклык исемнәрне табырга тиеш буласыз.
Карточкада бирелгән сүзләр.
Җәлил, шигырь, Туган тел, китап, Энҗе, укый, ис, Аналар көне, Ландыш, агач,сөйкемле, чәчәк, пешә, Ватанны саклаучылар көне, сөйләшә, Рәшит, болыт, “Көмеш кыңгырау”, гүзәл, йолдыз, йөгерә, Идел, Актәпи, сары, ага, Белем бәйрәме, йөзә, исә, Мөхтәр, җил, кояшлы, бөдрә, төлке, усал, күк, бакча, соры, ява, үсә, кояш, икмәк, Татарстан
Җаваплар тыңланыла, хаталар төзәтелә.
11 слайд (дөрес җаваплар язылган таблица)
Ялгызлык исемнәр Уртаклык исемнәр
Җәлил, Туган тел, Энҗе, Аналар көне, Ландыш, Ватанны саклаучылар көне, Рәшит, “Көмеш кыңгырау”, Идел, Актәпи, Белем бәйрәме, Мөхтәр, Татарстан китап, агач, җил, төлке, күк, бакча, кояш, икмәк, йолдыз, чәчәк, болыт, шигырь, ис.
Ял минуты:
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Бер урында таптаныйк,
Сикергәләп тә алыйк.
Бер чүгәлик, бер басыйк,
Күл тегермәне ясыйк.
Тиз армаска тырышыйк.
Арганнарга булышыйк.
IV Ныгыту
Индивидуаль эш
12 слайд (текст)
Балалар, ә хәзер тактадагы текстка игътибар итегез әле. Сез, рәсемнәр урынына дөрес сүзләр уйларга тиеш.
(Шакмак эчендәге сүзләр урынына рәсемнәр беркетелә. Балалар, рәсемнәр урынына ялгызлык, уртаклык исемнәрен куеп, текстны укырга тиеш. )
4961255132080ләлә
00ләлә
4151630156845роза
00роза
1198880146685йолдыз
00йолдыз

Минем исемем - . Энем Арыслан исемле. Минем ,
исемле дус кызларым бар.
529209077469роза
00роза

26276308255алма
00алма
951230-19685миләүшә
00миләүшә
Беркөнне без апа белән бакчасына бардык. Без анда
1046480147320ләлә
00ләлә
-48895147955миләүшә
00миләүшә

420878021590алма
00алма
, , чәчәкләре дә күрдек. Кайтканда, без апайга кердек.
1043940109220алмалар
00алмалар

Ул безгә кызыл бирде.

Җаваплар тикшерелә, хаталар төзәтелә.
13 слайд (дөрес җаваплар язылган текст)
Дәреслек белән эшләү (мөстәкыйль эш)
109 нчы күнегү
Хәзер дәреслекләрнең 62 битен ачтык һәм 109 нчы күнегүне карыйбыз.
Сүзләрне дүрт төркемгә бүлеп язасыз.
Җәнлекләр һәм кошлар: аккош, бәбкә, кәккүк, кошчык.
Кешеләр: бала – чага, табиб, шагыйрь.
Үсемлекләр: көнбагыш, өрәңге.
Табигать күренешләре: бәс, давыл, яңгыр, яшен, томан.
Орфограммалар булган сүзләрнең астына сызу.
Күнегү тактадан чагыштырып тикшерелә 14 слайд. Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.
111 нче күнегү
– Дәреслекнең 64 битендә сюжетлы рәсем бирелгән. Бирелгән сүзләрне файдаланып рәсем буенча хикәя төзибез. Игътибарлы булыгыз һәм яхшылап уйлагыз, хикәяләрегез матур, эчтәлекле булсын.
Молодцы укучылар! Хикәяләрегез матур булган, тырышкансыз.
Парларда эш 114 нче күнегү
114 нче күнегүдә ялгызлык исемнәрен төркемләргә кушылган. Әйдәгез, шул эшне башкарыйк.
Республика исемнәре:
Шәһәр исемнәре:
Елга исемнәре:
Күнегү чагыштырып тикшерелә (телдән)
Индивидуаль эш 116 нчы күнегү
Нинди уртаклык исемнәр баш хәрефтән язылганлыгын ачыклау.
Бәяләү
Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен билгеләр кую.
Молодцы укучылар! Дәрестә актив катнаштыгыз, игътибарлы булдыгыз. V Өй эше бирү
1. Укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелә. 15 слайд
1)I төркем – 110 нчы күнегү, 63 бит(төшенчәләрнең нинди сүз төркеме белән белдерелгәнлеген аңлатырга, сорауларга җавап бирергә)
II төркем – 112 нче күнегү, 64 бит (сүз төркемен билгеләргә)
2) Гаиләдәге исемнәр нәрсәне аңлата, шуны белеп, язып килергә яки борынгырак 5 ир – ат һәм 5 хатын – кыз исеме язып килергә.
2. Йомгаклау.
- Укучылар, без бүген нинди сүз төркеме өйрәндек?(Исем сүз төркемен өйрәндек)
- Ул нинди сорауларга җавап бирә? Нәрсәне белдерә? (Кем? нәрсә? Соравына җавап бирә, предметны, төшенчәне атый, аның исемен әйтеп бирә).
- Бүгенге дәрестә нәрсәләрне белдегез? (Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән, уртаклык исемнәр юл хәрефтән язылганын белдек. Газета, журнал, китап, спектакль, кинофильм исемнәре куштырнаклар эченә языла).
- Укучылар, үзегезгә анализ ясап карагыз әле. Дәресне ни дәрәҗәдә үзләштердегез икән.
16 слайд
Бүген дәрестә
Мин бүген өйрәндем...
Кызыклы булды...
Кыен булды...
Мин аңладым...
Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!