Электив курс Т?рле жанрларда сочинениел?р язу. (10 нчы сыйныф ?чен)


Электив курс
Төрле жанрларда сочинениеләр язу.
(10 нчы сыйныф өчен)

Төзеде: Түбән Кама шәһәре муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Минязова Алинә Фәнис кызы

Аңлатма язуы
Югарыдагы саннардан күренгәнчә, хәтта XI сыйныфларда да укучыларның грамоталылыгына җитди игътибар бирелә.
Соңгы елларда Татарстан Җөмһүриятендә «Татарстан халыкларының телләре турында»гы закон нигезендә татар мәктәпләрен тәмамлаучылар югары уку йортларына имтихан тапшырганда язма эшне ана телендә башкаруны сайлый алалар, һәр югары уку йорты язма эшләренең төрен үзе билгели. Язма имтиханнарның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларда сочинение яки изложение өстендә эшләү күнекмәләре йомшак, яки юк диярлек. Шуңа күрә Х-ХI сыйныфларда сочинение белән беррәттән, диктант һәм изложение язу күнекмәләрен ныгытуны дәвам итәргә кирәк.
Укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу мәктәпләрдә изложение һәм сочинениеләр яздыруның чагыштырмача аз булуын күрсәтә. Аеруча өйрәтү характерындагы эшләр бөтенләй диярлек эшләнми.
Сочинение – укучылар,бигрәк тә чыгарылыш сйныф укучылары,югары ук йортларына керүчеләр һәм укытучылар өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең бер төре. Сочинение – үзең яза торган т еманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү. Укучыларның мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесы аша тоярга мөмкин. Тәҗрибәле укытучылар сочинениеләр өстендә эшләүне белем һәм тәрбия бирүдә аеруча нәтиҗәле алым итеп карый,чөнки ул укучының рухи дөньясын аңларга һәм аңа тиешле юәлеш бирергә ярдәм итә.
Программаның максаты: хәзерге көндә кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу – кирәкле сыйфат. Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәптә аны тиешенчә үзләштерү – изге бурыч һәм шуның белән бергә, катлаулы процесс. Ул тел турында фән нигезләрен өйрәнүне, укучыларның тел байлыгын үстерүне, тел нормаларын үзләштерүне, бәйләнешле сөйләм һәм язу теле күнекмәләре булдыруны, шулай ук орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр формалаштыруны үз эченә ала. Мәгълүм булганча, урта мәктәптә ана телен укыту программасында бу өлешләрнең һәркайсын өйрәнүгә билгеле күләмдә вакыт бирелә һәм эчтәлеге ачыла. Укучыларның бәйләнешле сөләм һәм язу телен үстерү – актуаль һәм киң проблема. Шуңа күрә программаның максаты да укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү, әдәбият белемен тирәнтен өйрәтү, төшендерү, әдәби әсәрләр өстендә эшләү күнекмәләре булдыру, фикер йөртү, эзлекле ямача бирү һәм беррәттән әхлак нормаларын үзләштерергә ярдәм итү.
Программа 34 сәгатькә исәпләнгән. (10 нчы сыйныфлар өчен атнага бер сәгать)
Укучылар өчен төп таләпләр:
тарихи – әдәби процессның җәмгыять тормышындагы ролен ачыкларга;
күренекле язучыларның иҗади үсеш юлының төп этапларын, методларын,
стил.ләрен белергә;
программага кертелгән әдәби әсәрнең эчтәлеген яхшы белү мөһим;
әдәби әсәрләрне анализлаганда, аның темасын, сюжетын, композициясен, проблемасын, конфликтын, язылу телен, образларын, төзелешен, жанр үзенчәлеген билгеле белергә тиеш;
әсәрләрне анализлаганда, әдәби – теоретик аңлатмаларны һәм терминнарны (эпос, лирика, драма), аларның жанрларын ( роман, повесть, поэма һ.б.); әдәди хәрәкәтләрне ( классицизм, романтизм, реализм, символизм, акмеизм, футуризм һ.б.) кулланып аңлатырга;
текст өстендә мөстәкыйль рәвештә эшләргә, билгеләнгән вакыт эчендә үзеңнең эзлекле, төгәл, ачык, грамоталы язылган текстыңны язарга, үз фикереңне белдерергә һәм сайлап алынган теманы тулысынча ачарга.
Белем бирүнең формалары:
практик эшләр;
иҗади язма эшләр.
Дәресләрне үткәрү формалары:
лекция;
практик эшләр.
Программаның эчтәлеге: төзелгән программа нигезендә югары сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханына әзерлек белән керәләр.
Үзләренең күңелләренә яткан теманы сайлап, аның эчтәлеген ача алачаклар. Мөстәкыйль фикер йөртеп, сүз сәнгатен файдаланып, грамоталы язып, эзлекле, конкрет дәлилләп һәм сурәтләп, дөньяга карашларын язган сочинениеләре аша күрсәтә лу мөмкинлеге булдырыла
Дәресләрнең тематик бүленеше
№ Тема Сәгать саны Укучыларның эш төре
1. Текст буларак сочинение. Текстның төп үзенчәлекләре
һәм билгеләре. 1 Укытучының сөйләмен (лекиясен) тыңлау һәм язып бару, план төзү.
2. Сочинение язар алдыннан әдәби әсәр тексты өстендә эш. 4 Сочинениегә кагылышлы материалларны сайлап алу һәм системага салу.
3. Сочинениеның тематикасын, проблематикасын һәм жанрын классификацияләү. 2 Укытучының лекциясен язу, сочинение темасын билгеләү һәм анализлау.
4. Сочинение жанрларының төрлелеге турында белешмә бирү (монография, мәкалә,очерк, рецензия, хат, аннотация һ.б.) 8 Һәрбер жанр буенча план төзү, материал туплау, үзенчәлекләре, анализ ясау.
5. Сочинение темасын сайлау. Сочинение структурасы. 6 Сайлап алынган темалар буенча практик эш, дөрес эпиграф сайлау, план төзү (гади, катлаулы), кереш һәм йомгак өлешен язып карау.
6. Сочинение – фикер алышу. 4 Практик дәрес (теманың күләме һәм эчтәлеге, план төзү, материаллар туплау, тезис төзү)
7. Сочинение – характеристика. 3 План буенча телдән сочинение, планнарны анализлау; таблица төзү (образларны чагыштыру өчен)
8 Төрле жанрларда сочинениеләр язу. 3 Цитата сайлау һәм раслау өчен аргументлар куллану, сочинениенең темасын ачу өчен билгеле әсәрләр сайлау,тезислы һәм цитаталы план төзү.
9. Сочинениеләрне яклау (анализлау). 2 Укучыларның чыгышларын тыңлау, анализлау. Тема ачылганлыгын билгеләү.
10. Йомгак дәрес. 1 Үткәрелгән дәресләрнең әһәмиятен, уңышларны билгеләү, үткән темаларга нәтиҗә ясау. Киләсе елга план белән таныштыру.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Заһидуллина Д.Ф.,Закирҗанов Ә.М.,Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б.
2. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. − Казан: Яңалиф, 2003. − 136 б.
2. Гыймадиева Н.С, Билалова Ә.Г. Әдәбият дәреслекләре буйлап.
(V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек). − Казан, «Яңалиф» нәшрияты, 2006. − 124 б.
3. Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В. Уйларыбыз − ак кәгазьдә...: Сочинениеләр җыентыгы. − Казан: «Гыйлем» нәшрияты, 2008. − 112 б.
4. Рифа Рахман. Татар телендә100 сочинение. – Казан "Раннур" нәшрияты,2001.
5. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. – Казан:Мәгариф, 2000. – 351 б.
6. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан: "Мәгариф", 2007.
7. Хәбибуллина З., Миңнуллина Р. “Сочинение язарга өйрәнәбез” . - М., 2008. – 128 б.
8. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. “Хәзерге татар әдәби теле”. – Казан: Мәгариф, 2002. – 126 б.
9. Сафиуллина Ф.С. “Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез”. – Казан: Мәгариф, 2009. – 206 б.