Презентация по татарскому языку на тему Морфологик анализ


Исемгә морфологик анализ ясау Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2.Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә3.Санын әйтергә.4. Килешен әйтергә.5.Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын билгеләргә.6.Кайсы сүзгә иярүен яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.7.Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен билгеләргә. Ясалма булса, ясалу ысулын әйтергә. Исемгә анализ үрнәге Безнең илебездә кешене хезмәт зурлыйИлебездә – исем, уртаклык исем, берлек санда, урын – вакыт килешендә, 1зат күплек сан тартым белән төрләнгән, зурлый фигыленә ияргән, хәл, тамыр исем.Кешене – исем, уртаклык исем, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнмәгән, зурлый фигыленә ияргән, тәмамлык , тамыр исем.Хезмәт – исем, уртаклык исем, берлек санда, баш килештә, тартым белән төрләнмәгән, аңа зурлый фигыле, ияреп, аның эше турында хәбәр итә, ия, тамыр исем. Сыйфатка морфологик анализ ясау Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2. Дәрәҗәсен ачыкларга.3. Исемләшү – исемләшмәвен әйтергә.4. Исемләшмәсә, кайсы сүз төркенмен ачыклавын аңлатырга.5. Нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.6. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.Анализ үрнәге Җыегыз , балалар, сез җирнеңБу нәфис һәм иркә гөлләрен.Нәфис, иркә - Сыйфат, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгәннәр, Гөлләрен исемен ачыклаганнар, җөмләдә аергыч булып килгәннәр, ясалышы ягыннан тамыр сүзләр. Санга морфологик анализ ясау Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2. Төркемчәсен әйтергә.3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.4. Төрләнү – төрләнмәвен әйтергә.5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.6. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.Анализ үрнәге2000 нче елның декабрь аенда татар халкының сөекле шагыйре Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулды.Ике меңенче – сан, тәртип саны , елның сүзен ачыклаган, төрләнми, җөмләдә аергыч составында килгән, тезмә сүз.Йөз – сан, төп сан, ел сүзен ачыклаган, төрләнми, Ия составында килгән, тамыр сүз. Рәвешләргә морфологик анализ ясау Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2. Төркемчәсен әйтергә.3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.5. Ясалыш ягыннан төрен ачыкларга.Анализ үрнәгеБүген Әтнәдә Мәшһүр галим Шиһабетдин Мәрҗани музее ачыла.Бүген _ рәвеш, вакыт рәвеше , ачыла Фигылен ачыклый, вакыт хәле булып килгән, ясалышы ягыннан кушма сүз. Алмашлыкларга Морфологик анализ ясау Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2. Төркемчәсен әйтергә.3. Төрләнү – төрләнмәвен ачыкларга.4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.5. Ясалышы ягыннан төрен әйтергә.Анализ үрнәгеКүгәрченнәр гөрләшәләрЯзгы кояш нурында.Алар җырлый иң матур җырМинем әни турында Алар – алмашлык , зат алмашлыгы, күплек санда, баш килештә , җөмләдә - ия, тамыр сүз.Минем – алмашлык , зат алмашлыгы, берлек санда, иялек килешендә, җөмләдә - аергыч, тамыр сүз Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә. 2.Мәгънәсен аңлатырга.3. Җөмләнең нинди кисәге булуын ачыкларга.4. Ясалышын аңлатырга.Анализ үрнәге Чүт – чүт сайрый сандугачлар, җәйге таң сызылып бара.Чүт – чүт – аваз ияртеме , сандугач тавышын белдерә, җөмләдә рәвеш хәле булып килгән, парлы сүз Фигыльгә морфологик анализ ясауФигыльнең затланышлы төрләреХикәя, боерык һәм шарт фигыльләр Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә.3. Төркемчәсен билгеләргә.4.Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.5. Зат – санын күрсәтергә.6. Заман белән төрләнү – төрләнмәвен аңлатырга.Төрләнсә, заманын билгеләргә.7. Юнәлешен әйтергә.8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга. Затланышлы фигыльгә анализ үрнәге Ай чыга Арча кырыннан, сәгатен белеп кенә...Чыга – фигыль, затланышлы, хикәя фигыль, барлыкта, 3 зат берлек санда, заман белән төрләнә, хәзерге заманда, төп юнәлештә, җөмләдә хәбәр булып килгән.Бәхетле матур тормышны Безгә килеп күрегез!Күрегез – фигыль, Затлынышлы, боерык фигыль барлыкта, өченче зат күплек санда, төп юнәлештә заман белән төрләнми,җөмләдә хәбәр булып килгән.Яшел шәл ябына каен, Сандугачлы яз җитсә...Җитсә - фигыль, Затланышлы, шарт фигыль, барлыкта, 3 зат берлек санда, заман белән төрләнми, төп юнәлештә, җөмләдә хәбәр булып килгән. Фигыльнең затланышсыз төрләре Сыйфат фигыль Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.4. Заманын күрсәтергә.5. Юнәлешен әйтергә.6. Нинди җөмлә киге булуын ачыкларга.Анализ үрнәгеИделгә сузылган айлы юлдан Тын гына, моң гына җыр ага.Сузылган (юл) – фигыль, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, заман белән төрләнә, үткән заманда, төшем юнәлешендә, җөмләдә аергыч булып килгән. Хәл фигыль, инфинитив Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.3. барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.4. Юнәлешен билгеләргә.5. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.Анализ үрнәгеСокланып җирнең яменә, Йолдызлар янып тора.Сокланып – фигыль, затланышсыз, хәл фигыль , барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килгән.Түгәрәк күл суы салкын, куйдым гөлләр үрергә...Үрергә - фигыль, затлышсыз. Инфитив, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килгән. Исем фигыльгә морфологик анализ Анализ тәртибе1. Сүз төркемен билгеләргә.2.Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.4. Юнәлешен әйтергә.5. Санын күрсәтергә.6. Килешен билгеләргә.7. Тартым белән төрләнү – төрләнмәвен ачыкларга.8. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.Анализ үрнәгеСагындырды сызылып таңнар атуы, Әнкәемнең иркәләп уятуы.Атуы, уятуы – фигыльләр, затланышсыз, исем фигыльләр, барлыкта, төп юнәлештә, берлек санда, баш килештә,тартым белән төрләнгәннәр, җөмләдә ия булып килгәннәр.