Д?рес эшк?ртм?се, 6 сыйныф, «Саннарга морфологик анализ»


Татар гимназиясеТатар теле һәм әдәбияты укытучысыХәбибулина Г.Җ.
Дәреснең темасы: Саннарга морфологик анализ ясау.
Максат: а) мөстәкыйль сүзтөркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;
б) санның грамматик мәгънәсе, морфологик билгеләрен кабатлау;
в) уңай психологик халәт тудыру ;г) якташ язучылар белән таныштыру;
Җиһазлау: дәреслек, ”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”,
авторлары Ф.Ә Ганиев, К.С. Миннебаев, интерактив такта,
“ Мәктәп китапханәсе” сериясеннән китаплар.
I.Оештыру.
- Исәнмесез, хәерле көн,укучылар. Мин Татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Исемем Гөлзирә Җәмилевна була. Хәзер бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә дәресебезне башлыйк.
II. Актуальләштерү.1.Игътибарны туплауга уен .” Яшеренгән санны тап” .
Алтын,тун,фикер –I рәтйөзек,бертуган,көч –II рәтбишек,кунак , көчек-III рәт2.Димәк,без бүген “Сан” темасы турында сөйләшәбез.- Нәрсә ул сан?
- Сан - ул мөстәкыйль сүз төркеме.- Ни өчен мөстәкыйль сүз төркеме?
- Чөнки санга сорау куеп була һәм ул предметның санын, исәбен белдерә.- Сан күбрәк нинди сүз төркемен ачыклап килә?
- Исемне.
- Сан ачыклап килгән исемне ничек атыйбыз?
- Саналмыш.
- Сан үзе генә килсә, исемләшә.- Сан төркемчәләре.(интерактив тактада эшләү)
- Предметның төгәл исәбен, микъдарын белдерә.Ничә? күпме? сорауларына җавап булып килә. Өлеш саннары да шул төркемчәгә карый.
- Микъдар санына –нчы , -нче ,-ынчы,- енче кушымчалары кушылып ясала.
- Предметның тигез өлешләргә бүленүен белдерә, -ар,-әр кушымчалары ярдәмендә ясала.
- Предметның санын якынча белдерә.
- Бу төр предметларның бергә туплау исәбен белдерә.
- Ясалышы ягыннан саннарны барлыйбыз.(Интерактив тактада эш)
Бер,ике,илле,йөз,тугыз, мең.Унбер,унике,унөч, ундүрт, унбиш.
Ике- өч, унар- унбиәшр,биш- алты.
Егерме бер, алтмыш биш,бер мең тугыз йөз илле.
Беренче юлны укыйк әле. Бу саннар ничә кисәктән тора? Тамырдан тора.
Әйе,бер сүздән,тамырдан гына.
Икенче юлны укыйбыз.Алар ничә тамырдан тора һәм ничек языла?
Ике тамырдан тора, кушылып языла.
Өченче юлда парлы саннар , алар сызык аша языла.
Дүртенче юлда ясалышы ягыннан нинди саннар?
Тезмә саннар.
Сан төшенчәсенең эчтәлеген график модельләштерү(Интерактив тактада эш)
III.Яңа материал.Санга морфологик анализ ясау.( Дәреслек белән эш)
IV. Физкултьминутка.
Бер,ике- без бастык
Чат- чат итеп кул чаптыкАякларны бер урында
Тып -тып- тып итеп бастыкБер утырдык, бер бастыкУтырдык, кабат бастыкИнде бераз ял иттекТыныч кына утырдыкV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту1.Тактадагы саннарны уку. Вакыйгаларның мәгънәләрен ачыклау.
1941-1945нче еллар1886-1913 нче еллар ел 26нчы апрель 125 яшьБу саннар нинди вакыйгаларны күздә тотып бирелгән икән?
Бөек Ватан сугышы, Габдулла Тукай яшәгән еллар, 2011 нче елның
26 нчы апрелендә Г. Тукайга 125 яшь тула.Шул уңайдан
2011 нче ел - Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.
2. Интерактив тактада эш.
- Мин бүген сезгә якташ язучыларыбызның берничәсе белән танышып китәргә тәкъдим итәм. Шагыйрь,Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге лауреаты Мөдәррис Әгъләмов 1946 нчы елның 13нче октябрендә Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшләде
Татарстанның халык язучысы, романчы, хикәяче, драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 17нче гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары күршедәге Зәй районының Югары Баграж исемле керәшен татарлары авылында уза. Ул үзен бигрәк тә озын хикәя – повесть остасы итеп таныта.
“ Дүртәү “(1961),
“ Өч аршин җир” (1962), “ Зәй энҗеләре” (1963) повестьлары- шуның матур мисаллары.
Моннан 200 ел элек яшәгән һәм иҗат иткән,
“ Кыйссаи Йосыф” авторы Кол Гали дә Зәй буйлары белән бәйле.
Аны иң борынгы якташ язучыбыз дип атасак та хата булмас.
Бирем: саннарны табарга, тәркемчәсен, ясалышын билгеләргәVI.Сүзлек өстендә эш.
Аршин- метр системасы кертелгәнгә кадәрге озынлык үлчәү берәмлеге, якынча 71 см га тигез.
Дистә – ун берәмлек, ун данә.Кадак- 409 гр-га тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге.Пот- 16,3 кг тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге ( мера массы)
VII.Йомгаклау.
Без бүген сезнең белән нәрсә эшләргә өйрәндек?
Сезгә дәрестә нинди бирем авыр тоелды?
Дәреснең кайсы өлеше аеруча ошады?
VIII.1.Билге кую.
2.Өйгә эш.
1.Биш- алты бала калса кулыңда, Менә инде чокыр тормыш юлында.
Габдулла Тукай.
2. Әткәй,әнкәй,мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи- җиденчесе. Габдулла Тукай.
3.Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Зәй районы Түбән Лоҗы авылында ирле-хатынлы укытучылар гаиләсендә туган.
Р. Батуллла-1968 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шагыйрь,Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге лауреаты Мөдәррис Әгъләмов 1946 нчы елның 13нче октябрендә Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшләде.