Шамил Маннапов турында презентация


Шамил Маннапов Якташыбыз иҗаты Якташыбызның тормыш юлы Шамил Мәгыйзь улы Маннапов 1938 нче елның 1 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Татар Мулла авылында туа. Шамил бик иртә укырга –язарга өйрәнә, әнисе тәэсирендә шигырьләр яза башлый. 1957 елда Алпар урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт совхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли , аннары солдат хезмәтенә алына. 1960-1965 елларда Шамил Маннапов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку барышында педпрактика сыйфатында Арча (хәзерге Әтнә) районының Түбән Көек мәктәбендә бер ел мөгаллимлек итә. Университетны тәмамлаганнан соң, журналистлык хезмәтендә «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, «Социалистик Татарстан» газетасының өлкән корреспонденты, Татарстан китап нәшриятендә редактор, «Казан утлары» журналының бүлек редакторы булып эшли. Иҗат юлы Шамил Маннапов шигърияткә 1960 еллар башында яшь солдат һәм студентларның уртак уй – хисләрен жырлап килеп керде. Аның күтәренке рухлы лирик-публицистик шигырьләре поэзия дусларын бик тиз жәлеп итте. 1967 елда яшь шагыйрьнең «Беренче карлыгачлар» сериясендә «Яшьтәшләрем» исемле тәүге китабы дөнья күрде. «Кайту» (1981), «Апрель авазы» (1987), «Җиргә сыенам» (1990), «Өндәге төшләр» (1997) исемле шигъри китаплары әдипнең туктаусыз эзләнүен, югары сәнгать камиллегенә ирешә алуын янә бер кат күрсәтте. Шамил Маннапов проза жанрында да иҗат итә. Аның чәчмә әсәрләренә дә халыкчан гадилек, самими юмор хас. Шагыйрь һәм прозаик Шамил Маннапов журналистлык эше, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы иҗат итә. Ул -- 1979 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ана 1992 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Хикәяләр киштәсе Ачы какылар«Кибән башы»АкмаңгайТугрылыкМәңгелектән елмаю«Илһам Шакиров кайсы рота солдаты?»Ачык йөрәк һәм ябык ишекләр Һ.б. Шаман мәзәкләре Татар халкы җор телле, уен-көлке яратучан. Безнең Әлки төбәге кешеләре бу яктан төшеп калганнардан түгел. Алар бер-берсен дусларча шаяртып алырга хирыс халык. Минем әти-Габделмәгыйзь Габделмәннаф улы Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары ветераны, заманында урман караучы, пожарный, кыр караучы… булып эшләде. Һәрвакыт авылдашлар белән аралашып яшәде. Алар белән сөйләшкән вакытларда еш кына мәзәк хәлләр, канатлы гыйбарәләр әйтеп куярга ярата иде. Мин укый яза белә башлагач әти сөйләгэн кызыклы хәлләрне кәгазьгә теркәп бара башладым. Тора-бара әлеге язмаларга авылыбызның җор телле башка кешеләре дә сөйләгәннәр өстәлде. Солдаттан кайтып, Казан дәүләт университетында укый башлагач, һәм педпрактика узу буларак, Әтнә районының Түбән Көек мәктәбендә мөгаллимлек иткәндә халык авыз иҗатын җыю, аларны әдәби яктан эшкәртү белән мавыгуым инде иҗатымның аерылмас бер өлешенә әверелде. Шушы уйнап кына башлаган эшемнең күркәм нәтиҗәсе буларак, Татарстан китап нәшрияты «Шаян яктылык яки ШаМАН мәзәкләре» дигән мәҗмугамны бастырып чыгарды. «Чаян» журналында, «Мәдәни җомга» гәзитендә алар аеруча еш күренә. ШаМАНга – 70 яшь! Ул журналист-публицист та, әдәби тәнкыйтьче дә, чәчмә әсәрләр остасы да. Ләкин татар әдәбияте даирәсендә Шамил аганы талантлы шагыйрь буларак беләләрдер. Нечкә лирик та ул, трибун да һәм иң мөһиме, чәнечкеле-юмаристик шигырьләр остасы да. Без якташыбыз Шамил аганы олуг юбилее белән котлыйбыз. Аңа иҗади тазалык һәм бәхетле озын гомер теләп калабыз. Язучы архивыннан Илемнең билгеләре Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе 9-а сыйныф укучысы Сингатуллина Рәмзия иҗаты Илемнең таныклыгы-Герб, гимн һәм әләм,Горурлык хисләре тулган-Тыңларлык бөтен галәм.Һәркөн иртән радиодан яңгырый безнең гимнРөстәм абый Яхин аны«Илем тыңласын !»-дигән. Татарстан әләмендәЯшел, кызыл һәм ак төс.Әләмебезнең тарихын Өйрәнеп үсәбез без. Ул төсләрнең һәрберсенә Тирән мәгънә салынган.Яшел-тереклек, кызылы-көч,Ак-паклыктан алынган.Гербыбыз да күренекле-Юлбарыс- саклаучысы.Канаты астына алыпХалкымның яклаучысы.Гербка караган саенГорурланып куябыз.Герб һәм әләмебез безнеңИлебезгә таяныч. Шамил Маннаповның 70 еллыгына багышланган бу презентацияне әзерләде Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хөсәенова Радия Хаертдин кызы Нургазизова Зөһрә шамил кызы Кулланылган әдәбият “Мәйдан” журналы. 11/ 2007“Мәгърифәт” гәзите. 12/01/2008