Мастер-класс Синтетик ??м аналитик ??мл?л?рне? синонимлыгы, ??мл?д? кулланылышы




( Дәрес моделе)
Эшчәнлекле метод технологиясе буенча дәрес моделе. Мастер класс.
Тема: Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы, җөмләдә кулланылышы.
Максат: Анлитик төзелмәләрнең синтетик, синтетик төзелмәләрнең аналитик синонимнарын төзү турында төшенчә бирү.
Сөйләмдә синтетик һәм аналитик җөмләләрне үзара синоним буларак куллана белү.
Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ихтирам сыйфатлары тәрбияләү.
Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә-эзләнү методы. Эшчәнлекле метод технологиясе.
Дәрес төре: яңа белменәрне үзләштерү.
Җиһазлау: презентация, индивидуаль карточкалар, төркемнәр өчен биремнәр.
Дәрес барышы.
Катнашучыларга ике төрле: яшел, ак төстәге кәгазьләр тәкъдим итү, теләгән төсне сайлап, шул төстәге өстәлгә утырту.
I Оештыру. Мотивлаштыру.Исәнмесез!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.
Шундый изге теләкләр белән бүгенге мастер-классыбызны башлыйбыз. Бүген без үзебезгә девиз итеп түбәндәге сүзләрне алабыз:
Укучыга – уңыш,
Укытучыга – шатлык.
-Дәрес вакытында укучыга уңыш кайчан елмая? Әйдәгез, уйланыйк әле.
(Игътибарлы, тырыш, эзләнүчән, ярдәмчел, аралашучан булса)
Димәк шул очракта укучы теманы үзләштерә ала, ә укучы теманы аңласа, укытучыга шатлык була. Бүгенге дәрестә дә шулай булыр дип уйлыйм.
“Аргументлар һәм фактлар” газетасының соңгы саннарының берсендә Рәсәй халкы арасында “Җир йөзендә иң яхшы кешене атагыз” дигән сораштыру уздыру хакында язылган. сорауга 5 мең кеше җавап биргән. Җаваплар арасында Иисус Христос, Мөхәммәт пәйгамбәр, Путин һ.б. бар. Ләкин бу сорауга 80% кеше бертөрле җавап биргән. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз? Кемне атаганнар дип уйлыйсыз? (җаваплар)
Әлбәттә, Әни.
Без дә шундый сораштырулар үткәрдек. Әйдәгез, тыңлап карыйк. Фикерләр чагыша микән? Без бит әле башкалар фикерен дә тыңларга тиеш. (видеоролик : Дөньядагы иң яхшы кеше синең өчен ул кем?) (видеоролик карау)
Әйе, әниләр безнең өчен иң яхшы кешеләр.Бүгенге дәресне әниләр турында сөйләшүдән башлавыбыз юкка түгел . 1997 елдан ноябрьнең соңгы атнасы әниләр көне буларак билгеләп үтелә.
II Актуальләштерү. Эшләп карау вакытында кыенлык очрагын билгеләү.
Ә хәзер видеороликта яңгырап үткән шигырь юлларына игътибар итик. (шигырьне уку)
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Авторы кем? (Р.Миңнуллин)
Соңгы ике юлга игътибарны юнәлтик. Бу нинди җөмлә? (кушма)
Төзелеше ягыннан (синтетик и.к.җ)
Каян белдегез? (-са кушымчасы)
Ә мәгънәсе ягыннан (шарт җөмлә)
Иярченле кушма җөмләнең тагы нинди төре бар? (Аналитик)
Без аларны өйрәндек инде. Ә хәзер үткән темаларны искә төшереп китик. Мин боларны беләм, истә калдырам.
Төркемнәрдә. Модель төзү. Модельне яклау.
Яшел төркем-аналитик бәйләүче чаралар
Зәңгәр төркем- синтетик бәйләүче чаралар.
Һәр төркем биттә эшли. Парларда сөйләү.Төркемнән берәү җавап бирә.
III Авырыксыну очрагының урынын, сәбәбен билгеләү.
Бәйләүче чараларны белдек. Әйдәгез, уйланыйк әле, бу җөмләне башкача ничек әйтеп була? Эшләп карау биреме . Аналитик итеп уйлап карагыз.
(җаваплар тыңланыла.)
Ташлама изге догаңнан, шулай булса мин бәхетле булалмам.
Әйдәгез чагыштырыйк әле: нинди охшаш һәм аермалы яклары бар? (мәгънәсе бер, бәйләүче чаралары белән аерылалар).
Без мәгънәләре бер, охшаган сүзләрне нинди сүзләр дип атыйбыз әле? (синоним)
Димәк, бу җөмләләр үзара ничек? (синоним)
Синтаксис синоним булалар. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр?
Синтаксис һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы.
Әйе, Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы, җөмләдә кулланылышы..
Нинди максат куябыз?
Иярчен җөмләләрнең синонимлыгын белү ни өчен кирәк? Телебездә кайсы җөмләләр күбрәк кулланыла икән? Бүгенге дәрестә шушы сорауга җавап эзләрбез.
IV. Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проектын төзү.
Яхшы. Димәк, җөмләләрнең синонимнарын дөрес төзү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Планын төзик әле.(экранда эталон)
-баш кисәкләрне табып, җөмләләрнең кушма икәнен исбатларга;
-баш һәм иярчен җөмләләрне табу;
-бәйләүче чараларны билгеләү;
-сүзләрне үзгәртмичә, бәйләүче чараны алыштырып, синоним җөмләләр төзү.

V Төзелгән проектны тормышка ашыру
- Ә хәзер әлеге шигырь юлының башка синонимнарын табып карыйк.
1 төр яшел . – синтетик
2 төр. зәңгәр– аналитик вариантларын табып язарга (төркемнәрдә эш).
Тикшерү, нәтиҗә ясау.
- Ә хәзер түбәндәге мәкальгә игътибарны юнәлтик. Кем эшләми, шул ашамый. (аналит.)
- Әйдәгез әлеге җөмләгә синоним җөмлә төзеп карыйк.
-Эшләмәгән ашамый.
- Бу җөмлә турында нәрсә әйтерсез? (гади җөмлә)
-Димәк, нинди нәтиҗәгә киләбез?
-Шулай итеп, иярченле кушма җөмләләр үзара синоним булып килә. Сирәк кенә аларның синонимы гади җөмлә була.
-Укучылар, игътибар иткән иткән булсагыз, шигырь кемгә багышлана? (әниләргә)
3. –Әйе, әниләр җирдә иң газиз кешеләр. Әдәбиятта да аналар темасы бик күп шагыйрьләр, язучылар иҗатында чагылыш таба.
-Әйтегез әле, иҗатында аналар темасын яктырткан кемнәрне һәм аларның нинди әсәрләрен беләсез? (Р.Миңнуллин, С.Хәким. Ә Еники, Ш.Хөсәенов, Т.Миңнуллин). Җырлар да бик күп. Бүгенге дәрестә без аларның кайберләрен ишетеп китәрбез.
-Әйе, анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да була алмый.
VI Әйтеп эшләп беренчел ныгыту.
Хәзер төркемнәрдә кечкенә генә эзләнү-тикшеренү (проект ) эше эшләп алыйк.
1 төр. Мәкаль- әйтемнәр.
2 төр. Сынамышлар бирелә. Сез шуларны төркемнәрдә тикшереп, нәтиҗә чыгарырга тиешсез. Халык авыз иҗатында синтетик яки аналитик җөмлә күбрәк кулланыла? (Төркем җиткәчесе нәтиҗә ясый)
1 төр. 10 мәкаль тикшердек, шуның 2 аналитик, 8.синтетик. Күбрәк синтетик җөмлә кулланылган.
1 мәкальне аңлату, синонимын әйтү.
2 төр. 10 сынамыш тикшердек. 3 аналитик, 7 синтетик булды.
Нәтиҗә ясау.Халык авыз иҗатында синоним җөмләләр күбрәк кулланылалар.
VII Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш.
Ә менә хәзер тәкъдим ителәчәк шигырьдә ана балага өч хәзинә бүләк итә. Нинди хәзинә дип уйлыйсыз? (төркемнәрдә фикерләрне тыңлау)
Экранда
1) Бирде әнкәм
Өч хәзинә,
Өч саф гөл:
Берсе-гомер,
Берсе – исем,
Берсе-тел.
2) Әйтте миңа:
Гөлләремне шиңдермә!
3) Гөлсез дөнья –
Тәрәзәсез бер тирмә.
( 1 кешедән укыту)
- Димәк, әниләр безгә нинди өч хәзинә бүләк итә?
Баласы тугач та, әти-әни аңа матур, мәгънәле исем кушарга тырыша. Менә сезнең дә исемнәрегез берсеннән-берсе матур.
- Ни өчен әниләр безгә бик кадерле?
Бирем.Индивидуаль бирем. Синтаксик анализ ясарга.
-2 җөмләдә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела? Бу нинди җөмлә? (ана.и.к.җ; ике нокта)
-2 җөмләгә нинди синоним җөмлә төзеп була? (Миңа шуны әйтте:........ Гөлләремне шиңдермәскә кушты).Эталон буенча тикшерү. Экранда .Әйтәм генә
Менә шулай һәрчак әниләребезне куандырып яшик.
6. Өченче хәзинә – ул тел. Ана теле, туган тел, дибез. Туган телдә иҗат итеп карыйк әле. 2 төркемгә дә бирелгән рифмага таянып шигырь иҗат итәргә. Талгын көй.
......., әнием
......, терәк.
......., туган телем
......., кирәк.
Укыту, мактау.
7. Физкультминутка. Талгын музыка. Күзләрне йомабыз.
VIII Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
8. Ә хәзер текст белән эшләп алабыз. 2 төркемгә дә бирем.
1 төркемгә – яшел Р Фәхретдиннән өзек. Төркемнең һәр кешесенә аерым җөмләләр бирелә. Шул җөмләләргә бәйләүче чаралар куеп язарга. Төркемдә шул җөмләләрдән текст төзергә.
1)И,газиз балалар!
Ата-аналарыгыз һәрвакыт сезнең өчен тырышалар, шуңа күрә сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз. (Аналитик иярчен сәбәп җ.)
3)Әниләрегезнең үгет-нәсыйхәтләрен яратып кабул итегез,чөнки алар бу дөнья серләрен сездән күбрәк беләләр. (Аналитик сәбәп җ.)
4) Алар аяк өстендә торганда, сез утырып тормагыз.(Синтетик вакыт җ.). 5) Әгәр әти-әниегез утырып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән торып каршылагыз(Синтетик иярчен шарт җ.)
6) Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә, риза булыгыз.(Синтетик ияр.кире җ.). 7) Сезгә нәрсә кирәк һәм кирәк түгеллеген алар сездән артыграк беләләр.(Синтетик ияр.тәмамлык җ.) 8) Ата-анагызга игелек итегез, шул чакта сезгә дә балаларыгыз игелек итәр.(Аналитик ияр.вакыт җ.)
( Р.Фәхреддин “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабыннан)
2 төркем.- зәңгәр Дәреслектәге 82 нче күнегүдәге текстның җөмләләре һәр кешегә бирелә, җөмләләрдән текст төзергә, килеп чыккан тексттагы кабатлаулардан котылырга.
1)Өйне ничек чиста тотарга?
Өйгә тыштан пычрак ташымаска тырышырга кирәк, моның өчен баскыч төбенә кыргыч беркетеп куела. 3) Аякны сөртеп керергә дип, ишек төбенә киндер кисәге җәелә.
4) Әйбернең күп булуы бүлмәне тыгызлый һәм пычрата гына, шуңа күрә артык әйберләрне чоланда яки башка урында саклау яхшы.
5) Идәндә һәм мебель өстендә тузан күп җыела, шунлыктан өй эчен, бүлмәләрне көн саен җыештырырга кирәк.
6) Идән себергәндә, щеткага юеш чүпрәк урарга яисә себеркене җиңелчә генә чылатырга кирәк, шулай булмаса тузан бер урыннан икенче урынга күчеп йөри.
7) Өй чиста булсын һәм күңелне үзенә тартып торсын өчен, бүрәнә өйләрне елына бер тапкыр җылы су белән юалар.
( “Гаилә календаре”ннан)
Тикшерү. Экранда.
Бер кешедән укыту, нәтиҗә ясату.Димәк, һәрвакыт әти-әниләрегезне хөрмәтләгез, аларның күңелләрен рәнҗетмәгез. Аларның хәер-догаларын алып яшәгез. Шулай эшләсәгез, киләчәктә үзегез дз балаларыгыздан шуны ук алырсыз.
IX. Рефлексия
Дәрескә нәтиҗә ясап, дәрес башындагы проблмемалы сорауга җавап бирер вакыт җитте:
- Җөмләләрнең синонимнарын белү ни өчен кирәк?
-Кабатлаудан котылу өчен.
- Телебездә кайсы җөмләләр күбрәк кулланыла?
- Синтетик иярченле кушма җөмләләр ешрак кулланыла, чөнки алар аналитик иярченле кушма җөмләләргә караганда кыскарак булулары һәм гади сөйләмдә еш кулланылулары белән аерылып торалар.
- Укучылар, бүгенге дәрестә без ниләр эшләдек?
- Башка дәресләрдән ул кайсы ягы белән аерылды?
- Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
- Сезнең өчен кайсы биремнәрне үтәү кызыклы булды?
- Ә кайсы биремнәрне үтәү авыр булды?
- Иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?
Укучылар, бүгенге дәрестә без ниләр эшләдек? Башка дәресләрдән ул кайсы ягы белән аерылды? Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
(Укучыларның җаваплары тыңлана)
Дәрес нәтиҗәсе буенча синквейн төзеп карыйк.
Нәрсә ул синквейн? (5 юллык шигырь төзү) Бүгенге дәрес турында нәрсә әйтерсез?
Дәрес
эшлекле, нәтиҗәле,
уйладык, яздык, иҗат иттек,
материалны аңладык.
Мастер класс
Төркемнәр эшенә бәя бирү. (бер-берсенә)
X. Өйгә эш.
1. Дәреслектән 83 күнегү язарга.
2. “Җәннәт аналарның аяк астында” дигән темага сочинение язу өчен эпиграф сайларга.
3. Синтетик, аналитик җөмләләр кергән юраулар язарга.
Мастер-класс тәмам. Чәчәкләрдән букет җыелды. Дәрес тә менә шулай бербөтен булырга тиеш.