Классный час на тему Ленинград блокадасы балалары


ТР Апас муниципаль районы
“Иске Йомралы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Ленинград блокадасы
балалары

Иске Йомралы урта мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Мингазова Дилә Садертдин кызы


2015 ел
Тема: Ленинград блокадасы балалары
Максат:Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү; сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру; сугыш чоры балаларына карата хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип аталган китап күргәзмәсе,музей материаллары,презентация.
Чара барышы: 1) Әңгәмәне оештыру.
2) Актуальләштерү, уку проблемасын кую.
1. Кереш әңгәмә.
Быел ил күләмендә нинди истәлекле даталар билгеләп үтелә? 2015 нче ел безгә нинди олы юбилейлар алып килә?
- Бөек Җиңүгә 70 ел.
Җиңү көне нинди бәйрәм ул?
- 9 нчы май,сугыш беткән көн.
Сугыш сүзен ишетүгә, сезнең күз алдыгызга нинди вакыйгалар, күренешләр килеп баса?
- Укучы шигырь сөйли. “Сугыш ялкыны” Р.Вәлиева.
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья ,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,
Алды җирне сугыш ялкыны.
Европада канлы сабан туе,
Җирдә бүген ялкын, көл исе.
Җиңү байрагыдай балкып калды
Сабантуйның биек сөлгесе.
Әйе, укучылар,1941 елның 22 июнь Сабантуй иртәсендә фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. 1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтиләр, абыйлар фронтка китеп бетәләр. Авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Совет халкы үз Ватанының азатлыгы, киләчәк буынның тынычлыгы өчен 47 ай буена авыр, канлы сугыш алып бара. Мәскәү һәм Сталинград янында, Курск дугасында, Днепрда һәм Ленинград тирәсендә, Белоруссиядә, Молдавиядә һәм Заполярьеда, Кырымда һәм Кавказда, Висла, Дунай, Одер һәм Эльба буйларындагы дәһшәтле сугышлар совет халкына җиңү алып килә. Әмма без Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек. Сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән яки сугыш юлының һәр метрында 15 солдатыбыз ятып калган. 1418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 22 млн кв м мәйдандагы тереклекне көйдергән, 1710 шәһәрне, 70 мең авылны көл иткән, 27 млн кешенең гомере өзелгән, берничә миллионын гарип калдырган, 32 меңгә якын сәнәгать предприятиесен хәрабә хәленә китергән!Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз да яу кырында сынатмый. 100 меңнән артык якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнә.
- Ә без бүген шул зур сугышның бары бер ноктасы-Ленинград блокадасы турында сөйләшербез
- Нәрсә ул блокада? (камалыш) Бүгенге сыйныф сәгатебезнең максаты да 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль – август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр.Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана. Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит-30-35 көнгә, май-45. шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Ладога күлендә көзге навигация тукталгач, хәлләр тагын да кискенләшә. Башта ат олаулары (боз ныгып җитмәгән була), аннан автомашиналар белән ленинградлыларны азык-төлек, корал белән тәэмин итә башлыйлар. Бу юл тарихка “Яшәү юлы” дигән исем белән кереп кала.Ләкин алда-29 ай, 900 көн... Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. 1943 ел блокада боҗрасын өзгән ел булып тарихка кергән. 12 гыйнварда Ленинград һәм Волхов фронтлары, шәһәрнең көнчыгыш ягында (Ладога күле яклап) бергә кушылып, барлык көчләрен һөҗүмгә юнәлтәләр. 18 гыйнварда блокада чылбыры өзелә: ул 12 – 15 километр араны тәшкил итә.Дәүләт оборона комитеты азат ителгән җир буйлап тимер юл сузарга карар итә. Нева һәм Назия елгаларыннан ике күпер чыгасы 36 километр озынлыгындагы юлны 10 көн эчендә өлгертәләр. 7 февральдә яңа юлдан беренче поезд килә.Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 гыйнварында гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн буена бара. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр. Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик кадерлиләр икән...Сугыш инде күптән бетте. Окоплар җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар Шул хатирәләрне яңартып, балачагы сугыш елларына туры килгән ,Ленинград блокадасы ветераны, Дүртиле авылында гомер итүче – Сафина Сария Сәләхетдин кызы турында тыңлыйк.(Укучы сөйләве) - Сафина Сария Сәләхетдин кызы 1937 нче елның 18нче июнендә Ленинградта туган. 1942 елны Ленинградтан Дүртиле авылына кайталар. Авылга кайткач та яшәргә үз йортлары булмаган. Йорттан – йортка йөреп яшәгәннәр. Алланың рәхмәте кешеләр керткәннәр әле, рәхмәт яусын аларга дип, шатлана Сария апа. Әтиләре булмый, әниләренә дүрт кыз калалар. Ленинградта вакытта бер телем ипигә сусап яшәгәннәр. Атышлар бик еш булган. Ул вакытларда бар халык подвалларга төшеп утырган. Әниләре дүрт кызга көне буена бер телем икмәк биргән. Тормышлар бик авыр һәм бик куркыныч булган. Бомбить иткән җирдән ерак түгел әтисенең абыйсы яшәгән, күпмедер вакыт андда да яшәгәннәр. Дөньялар бераз тына төшкәч , юллар ачылгач Ленинградтан чыгарганнар. Бар халыкны бергә терлек ташый торган поездга төягәннәр, бер ай кайтканнар. Авылга кайткач та рәхәттә яшәмәгәннәр. Сугыштан кайтканнарга бернинди ярдәм дә булмаган. Сугыш беткәч 1945 елда әниләре белән яңадан төялешеп Ленинградка киткәннәр. Чөнки монда торыр урыннары булмаган. Ленинградтан Мәскәүгә, аннан яңадан авылга кайтып урнашканнар. Сария апа апаларының сөйләгәннәрен хәтерли. Подвалда торганда яшерен чыгу урыныннан Сария апа чыгып кача торган булган.Чөнки ул андагы куркынычлыкны аңлап бетерә алмаган, аңа бары 5яшь кенә булган.
- Бервакыт Сария апа әнисе култыгында ипигә чиратта торалар, ипине кулга алуга кемдер аның кулыннан урлап алып качты. Ул көнне барыбыз да ач, әниемнең өзгәләнеп елавын хәтерлим, ди ул. Тирә-якта ачлык, ачлыктан кешеләр кырыла. Андагы ачлыктан үлгән халыкны җыеп күмеп бетерә алмаганнар. Сария апаның әтиләренең абыйсы да шул ачлыктан үлгән. Әниләре аыбйларын ашатырга дип барсалар, үлгән, мәетләрне утын өйгән кебек өеп куйганнар.
Сария апаның әнисе заводта эшләгән. Шуннан шикәр алып кайткан вакытларда аларга бәйрәм булган. Балалар шикәр суырганнар. Апалары үлән, кечеткән алып кайткалаган,әмма аларын да таба алмаганнар. Ленинградта вакытта авылга кайткач бәрәңге ашарбыз дип бик хыялланганнар, күз алдында бәрәңгеләр уйнады дип сөйли Сария апа. Бу хыяллары да тормышка ашмый авылга кайткач та бәрәңге эләкми аларга. Колхоз кырларыннан өшегән, черек бәрәңгеләр җыялар. Алары да бик аз була. Хәзерге вакытта Сария апа тормыш иптәше Рим абый,улы Рамиль белән яши.Һәр Җиңү язын сөенеп көтеп ала. Чөнки халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән һәм көрәште.
 - Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып. Килде ул көн горур күкрәкләрдә Орден-медальләрне чыңлатып
- Укучылар, ә хәзер Сария апаның юбилей медальләре белән танышырбыз.(презентация) 
Укучы шигырь сөйли:
Капмасын янгыннар Киләчәк таңына. Аналар, басыгыз Тынычлык сагына! Балалар беркайчан Күрмәсен сугышны! Белмәсен сугышның Кайгысын, сагышын! Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең Кадерен белеп яшә юлдашым. Безнең көннәр алда тагы да ямьле Тик сугышлар гына булмасын. Тормышыңца барган вак нәрсәләр, Хыялыңны читкә бормасын. Чынга ашар бөтен хыялларың, Тик сугышлар гына булмасын. Кайчак күгең болыт каплаганда, Йөрәк дәртең суынып калмасын. Ни теләсәң барын башкарырсың Тик сугышлар гына булмасын Сабыйлар тыныч йокласын, Кан түгелмәсен! Безнең аналар яңадан Хәсрәт күрмәсен! Теләмибез сугышны без! Без тынычлык телибез! Безнең якты тормышыбыз Мәңге балкысын дибез!