Презентация по татарской литературе на тему Фатих Хусни


Тема: “Минем холкым – минем язмышым” Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча дәрес-конференция. Максатлар: 1.Укучыларның әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү.2.Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү.3.Эш кәгазьләреннән хат язарга өйрәтүнең башлангыч күнекмәләрен бирү.4.Укучыларда күркәм холык тәрбияләү. Фатих Хөсни (1908-1996) Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908нче елның 3нче февралендә Татарстанның хәзерге Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туа. “Шәһри Казан” газетасының 2008 ел, 15 февраль санында Фатих Хөснинең 100 еллык юбилее уңаеннан Расиха Фәизованың “Әдәбиятыбызның йөзек кашы” дип исемләнгән мәкаләсе дөнья күрә. Ф.Хөсни – чын мәгънәсендә тел остасы. Аның теләсә нинди китабын алып, теләсә кайсы битен ачсаң, шунда ук әдипне танып аласың .“Ф. Хөсни үзе бер дөнья... Без, язучылар, Хөснинең тел байлыгына сокланабыз” , - ди язучы якташыбыз Ибраһим Гази МУЗЫКАЛЬ ПАУЗА “КОШЛАР ТЫНДЫ” ФАТИХ ХӨСНИ СҮЗЛӘРЕНӘ ХӨСНУЛ ВӘЛИУЛЛИН КӨЕ , ҖЫРНЫ РАФАЭЛЬ ИЛЬЯСОВ БАШКАРА. Мәкальләрне дәвам ит:  Куеныңда Кешене күзәт, Акылың алдан, Җиде кат үлчә,  . Начарлыкка начарлык белән                                             Сүзең белән мактанма,                                               Бер ялганласаң,                                                      .Без капчыкта Куеныңда елан асрама.Кешене күзәт, үзеңне төзәт.Акылың алдан, эшең арттан йөрсен. Җиде кат үлчә, бер кат кис. .  Начарлыкка начарлык белән җавап бирмә.                                            Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.                                               Бер ялганласаң, икенче ышанмаслар.                                             Без капчыкта ятмый.     Йөзек кашы Драматург - Фатих Хөсни (Илгиз Зәйниев инсценировкасы)Драма 2 бүлектә. Үрнәкме соң бу, диярләр миңа акыллы баш тәнкыйтьчеләр. Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, Айдар язмышының күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш — шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый”, -  дип яза Фатих Хөсни, Айдарга карата  мөнәсәбәте турында. Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, Айдарның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш — шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый”, -  дип яза Фатих Хөсни, Айдарга карата булган мөнәсәбәте турында. . Драма сәнгатен, театрны һәр вакыт уңай да, тискәре дә булмаган, шул ук вакытта каршылыклы холыкка ия геройлар тартып тора. Әмма, никтер, тамашачы өчен шундый кызыклы булган чәчмә әсәр моңа кадәр сәхнә сәнгатенең игътибарын җәлеп итмәгән. Яңа гасырда “Йөзек кашы” әсәренә яшь режиссер Лилия Әхмәтова   мөрәҗәгать итә. Спектакльнең үзәгенә режиссер Айдарның катлаулы холкын куйса да, сәхнә композициясенең әхлакый үзәген һәм төп фикерен мәхәббәтенә һәм намусына гомере буе тугры калган олы хисле, нык ихтыярлы Вәсилә образы куелган. Катнашучылар: Айдар - Алмаз Сабирҗанов Вәсилә - Гөлчәчәк Гайфетдинова Госман - Алмаз Гәрәев Ниса түти - Фирая Әкбәрова Исмәгыйль - Илдус Әхмәтҗанов Игътибарыгыз өчен рәхмәт!