М. Галл?мованы? “Дуслар” хик?ясе (3 нче сыйныф)


Рус телле укучылар өчен коммуникатив технология
нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәсе
Тема. М. Галләмованың “Дуслар” хикәясе (3 нче сыйныф)
Максат. 1. Укучыларда “Дуслар” текстында очраган яңа сүзләрне өйрәнергә, текст эчтәлеген аңларга һәм эчтәлек буенча әңгәмә корырга өйрәтү өчен җирлек тудыру.
2. Укучыларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итү.
3. Дүрт аяклы дусларыбызга ярдәм итү хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: тасма кәгазьләр, рәсемнәр, биремнәр.
Материал. 1. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гыйниятуллина Л.Ә. “Күңелле татар теле” 3 нче сыйныф, рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. 2 кисәктә. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 нче ел.
2. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча һәм русча-татарча сүзлек. - Казан: Тат., кит., нәшр., 1997. – 285 б.
План
Оештыру.
1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Дәресне башлау.
- Исәнмесез, укучылар!
- Хәерле көннәр сезгә!
- Зиһен һәм тел ачкычлары
- Телимен һәммәгезгә!
- Утырыгыз.
II. Актуальләштерү.
1. Фонетик зарядка.
А у о ы
Ә ү ө е и
Көн, көндәлек, көндез, көндезге аш, көзге, күл, күлмәк, күңелле, күнегү.
2. Көндәлек-тормыш сораулары.
Бүген көн нинди?
Бүген атнаның кайсы көне?
Елның кайсы фасылы?
Бүген кем дежур?
Бүген кем юк?
Син бүген сәгать ничәдә тордың?
Син бүген мәктәпкә автобуста килдеңме?
Син иртән ашадыңмы?
III. Өй эшен тикшерү.
IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.
1. Табышмак әйтү.
Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт)
2. - Синең этең бармы?
- Токымы?
- Аның кушаматы ничек?
- Этең нинди?
3. Сүзлек эше.
а) Сүзләрне уку, тәрҗемә итү.
Көн саен, һәр көн – ежедневно, каждый день
атна саен, һәр атна – еженедельно, каждую неделю
ел саен, һәр ел – ежегодно, каждый год
терелде – выздоровел
хуҗа – хозяин
саклый – защищает
авырта – болит
янәсе – будто
тәпи – лапа
гел – всегда
б) Җөмләләр төзетү.
- Составьте предложения с этими словами.
Физкультминутка
Яздым жөмлә, иҗек. сүз.
Бик арыды минем күз.
Йомам күзем: ял итсен,
Ачам күзем; күп күрсен!
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләрем
Имән бармак очына.
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.
- Афәрин, укучылар, булдырдыгыз.
4. Текст белән танышу, укытучы укый
5. Текстны тәрҗемә итү.
6. Укучылар хор белән укый.
7. Укучылардан текстны чылбырлап укыту һәм аңлауны тирәнәйтү.
8. Найди в тексте предложения о том, что:
- у собаки болит лапа;
- Карим любит собаку;
- Карим ежедневно ухаживает за собакой;
- собака поправилась;
- Актырнак защищал своего хозяина.
9. Сорауларга җавап бирү.
- Кемнең Актырнак исемле эте бар?
- Кәрим Актырнакны ничек карый?
- Дуслар кая чыктылар?
- Ни өчен Актырнак Кәримне саклый?
10. Бу бәяләрнең (оценка) кайсысы Кәримгә туры килә? Ни өчен?
Ярдәмчел, эшчән, ялкау, акыллы, тырыш, начар, тәрбияле.
11. Рәсем буенча эш.
Бирем. Рәсемнәрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр. Һәр рәсем буенча җөмләләр төзе.
12. Җөмләләрне дөрес эзлелектә урнаштыр.
Аның исеме Актырнак. Актырнак терелде. Менә ниндидер эт Кәримгә өрә башлады. Бервакыт Актырнакның тәпиләре авырта башлады. Кәримнең эте бар. Кәрим гел аның янында булды. Бервакыт ул Кәрим белән бергә урамга чыкты. Актырнак эткә өрде.
V. Ныгыту.
- Мал иясенә ошар (тактада). Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
VI. Йомгаклау.
- Дәрестә нәрсәләр эшләдек?
VII. Өй эше.
Допустим, у тебя есть собака. Как ты ухаживаешь за ней? Напиши маленький рассказ.
Билгеләр кую.