Музыкаль кич? Укытучылар к?не


Укытучылар көне.
1. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Бүген безнең илебез зур бәйрәм-укытучылар көнен билгеләп үтә.
2. Кадерле укучылар!Без дә бүген мәктәбебездә армый – талмый хезмәт куючы, күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, акны - карадан, яхшыны – яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.
1. Укытучы хезмәте күп сабырлык сорый торган һөнәр булып тора. Теләсә кем укытучы була алмый . Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз баласыдай якын күрергә, аның тормышы белән яши белергә, кайгы – шатлыкларын уртаклаша белергә, төпле белемле булырга кирәк. Димәк ,безнең каршыда утыручы укытучыларыбыз да шул сыйфатларны үзләренә туплаган.
1) Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
2) Бөтен гомерен балаларга биреп,
Таңнан төнге янып-көюче
Күктә янган якты кояш сыман,
Тирә-юньне нурга күмүче-укытучым.
3)Җылы караш, назлы сүзләреңнән
Тойдык синең йөрәк җылыңны
Укытучым, иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырыбызны.
Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
2. Укытучылар бәйрәме – ул халыкара бәйрәм, чөнки барлык кешеләр дә укучылар булганнар һәм аларның һәркайсының үзләренең яраткан укытучылары бар.
1. Без мәктәптә укучылар арасында сораштырулар алып барып, яшерен тавыш белән сайлаулар үткәрдек.
“Дәресне иң кызык алып баручы укытучы” номинациясендә иң күп тавышны Рамил Шамилович, Ирек Марселович
“Иң җитди укытучы” номинациясендә иң күп тавышны Рафис Накипович, Фаузия Масгутовна, Зиля Фаизовна, Руфия Раисовна
“Дәресне яңа технологияләр кулланып алып баручы укытучы” номинациясендә иң күп тавышны Аниса Габдулхамитовна, Фина Магруфовна
“Иң стильле укытучы” номинациясендә иң күп тавышны Татьяна Александровна
“Иң таләпчән укытучы” номинациясендә иң күп тавышны Гульнар Гарайшовна, Фирауза Хатимовна, Гульнар Магсумовна,
“Иң юмарист укытучы” номинациясендә иң күп тавышны Делюс Ридаилович, Ильмир Ильфатович
“Иң аңлаучан укытучы” номинациясендә иң күп тавышны Гульчачак Фидаиловна, Гульназ Хазинуровна, Альмира Энгелевна, Зухра Рахматулловна
“Иң сабыр укытучы” номинациясендә иң күп тавышны Талия Талгатовна, Наиля Наиловна,
Мәдехия Миннахметовна
“Иң яраткан укытучы” Дилә Гамиловна, Насима Ринатовна, Энҗе Салиховна, Минзиля Зуфаровна
2. Ә иң төп номинация “Ел укытучысы - 2016” номинациясендә иң күп тавышны Азалия Магсумовна җыйды.
Җыр 11 класс
4)Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
5) Кайгыртып гел кеше язмышларын,
Безнең янәшәдә яшисез
Ходай сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез.
6)Булган чакта сезнең кебекләр
Һәрбер кеше табар үз юлын,
Күмелеп калмас алтын бөртекләр,
Булган чакта сезнең кебекләр.
2. “Укытучы” сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзне тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.
Җыр. 9кл
1...,укытучыга көн буена ничә сорау бирәләр микән?
2. Мәктәптә 70 бала, кимендә 7 дәрес, һәр укучы 1 дәрескә кимендә 5 сорау бирсә, 70 не тапкырлыйбыз 7гә һәм 5 кә=2450сорау!!
1. О-О-О. Әле бит аларның һәрберсенә дөрес итеп җавап та бирәсе
2. Безнең укытучыларга нинди сорау гына бирсәң дә җавабын табалар
1. Әйдәгез, бүген дә һәрберсенә 1әр сорау бирик.
1) Алтын балыктан нинди 3 теләк сорар идегез?
2) Сез сөйләмегездә кайсы мәкальне кулланырга яратасыз?
3) Сез ничә ел мәктәптә балаларга белем бирәсез?
4) Хоббиегыз бармы?
5) Сезгә нинди кешеләр белән аралашу ошый?
6) Сез үзегезгә нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз?
7)Сез кайсы илгә сәяхәткә барырга теләр идегез?
8) Сезне нинди кешеләр ачуыгызны китерә?
9) Кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укыйсыз?
10) Сезнең беренче укучылар белән хәзерге укучыларыгыз арасында аерма бармы?
11) Кайсы ел фасылын яратасыз?
12) “Укытучы буласым килә”,- дигән укучыларга теләкләрегез
13) Кечкенә вакытта кем булырга теләдегез?
14) Хәзер өстәмә белем алып укырга булса , кемлеккә укыр идегез?
15) Укыткан иң беренче дәресегезне хәтерлисезме?
16) Дәрестә булган берәр кызыклы вакыйганы сөйләгез әле
17) Классташларыгызны сагынасызмы? Очрашуларга барасызмы?
18)Сез сыйныфта ничэ укучы укыдыгыз?
19)Мэктэптэ булган бер кызыклы хэлне сойлэгез
20) Эгэр сез директор булсагыз,мэктэпкэ нинди узгэрешлэр кертер идегез?
21) Сез кайсы уку йортын бетердегез?
22) Әгәр сезне супермаркетка сатучы яисә бухгалтер итеп чакырсалар барыр идегезме?
23)Укытучыларны котлагыз
24) Сездән берәр җыр
Җыр. Алсу
1)Укытучыма язам матур сүзләр
Чын күңелдән, ихлас йөрәктән.
Без җиткерәсе изге хисләр
Олырактыр һәрбер бүләктән
2)Алда әле Ходай насыйп иткән,
Шактый гомер бардыр яшәсе.
Тик бәхетләр көтеп торсын диеп,
Килә бүген сезгә дәшәсе.
3)Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта.
Һәр укучыгыз - язылмаган роман,
Һәр дәресегез - маяк тормышка.
4)Эш коралың гади- акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин, тирәлек.
Утыз бала - димәк, утыз пар күз
Җавап көтә сезгә төбәлеп.
5)Айларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен,
Ял-йокыңны онытып янарга.
6)Ил карты да сиңа башын иеп,
Мөгаллим, дип зурлап эндәшә.
Яшьләр синнән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сезгә тиңләшә.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!
Җыр(бергә)