Конспект урока на тему Т?рле тамгалы саннарны кушу (на татарском языке)


Тема: Төрле тамгалы саннарны кушу.
Максат:
уңай һәм тискәре саннарны кушу күнекмәләрен ныгыту;
тискәре саннарны кушу һәм төрле тамгалы саннарны кушу кагыйдәләрен ныгыту;
дәрес материалын аңлы рәвештә үзләштерүгә ирешү;
кызыклы һәм стандарт булмаган эш формасы белән уйлау сәләтен активлаштыру.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Укытучы укучыларның дәфтәрләрен алыштырып, дәреснең темасы һәм максаты, эш тәртибе белән таныштыра.
Белемнәрне актуальләштерү.
Укучылар, ә хәзер без сезнең белән, компьютерда төзелгән призентациядәге кабатлау өчен бирелгән сорауларга телдән җавап эзлибез:
Дөрес җавапны тап (1 -7 слайд)
Кайсы санның модуле зуррак? (8 ... слайд)
Төрле тамгалы саннарны кушу (9 -10 слайд)
Сумманың тамгасын ничек белергә? ( 11 слайд)
Белемнәрне ныгыту.
1) Укучылар, ә хәзер дәфтәрләргә число һәм теманы язып “Кем беренче?” ( 12 слайд) дигән тема астында бирелгән “Баскыч” биремен чишәбез. ( 13 слайд) ( 1-2 вариант)
2) Укучылар, ә хәзер игътибарга анаграмма: КРАЯЗДА. Бу нинди сүз? (ЗАРЯДКА). Әгәр җавабы тискәре сан булса иеләбез, уңай сан булса өскә сузылабыз, ә нуль булса сикерәбез.
2) Дәреслек белән эш. (14 слайд)
3) Бу мисалларның чишелешен аңлатырга ( 15 слайд)
5) Ә хәзер карточкалардагы биремнәрне башкарабыз һәм җавапларны хәрефләр белән алыштырып килеп чыккан сүзне дәфтәрләргә язабыз. (16 - 17 слайд)
6) Димәк, БРАХМАГУПТА - математик (18 слайд)
Дәрескә нәтиҗә ясала, билгеләр куела. (19 слайд)
V . Көндәлекләргә өй эшен язу (20 слайд)