Тест Сан темасын йомгаклау


Сан темасы буенча тест.
1.Сан сүз төркеменең сорауларын тап:.А.ничә? Б.Нәрсә? В.Нинди? Г.Күпме?
2.Мәгънәләре буенча ничә сан төркемчәсе бар:
А.3 .Б.2. В.5 .Г.6.
3.Микъдар саннарын тап:
А.Биш. Б.дүртенче. В.икешәр. Г.тугыз.
4.Тәртип саннарын тап:
А.Алтмыш биш.Б.Сигезенче.В.Егермеләп.Г.Өченче.
5.Җыю саннарын тап:
А.Алтышар.Б.Җидәү.В.Унау.Г.Туксанынчы.
6.Чама саннарын тап:А.Туксан.Б.Йөзенче.В.Утызлап.Г.Сигезләп.
7.Бүлем саннарын тап:
А.Меңәр.Б.Егерме бишенче.В.Илле дүртәр.Г.Сигезләп.
8.Ясалышы буенча сннар ничә төрле була:
А.5 .Б.4. В.3.Г.2.
9.Мисалларны сүзләр белән яз һәм чиш:
456+890=?907-765=?834:2=?76 9=?
10.Саннарны.цифрлар белән яз:
Мең,сиксән җиде,алты йөз алтмыш җиде,бер мең биш йөз туксан.
,