Нишли бел?,нишли белми грамматик т?зелм?сен куллану.


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
“СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №6”
Елабужского муниципального района Республики Татарстан

Тема: Нишли белә,нишли белми грамматик төзелмәсен куллану.
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
( 6 нчы сыйныф, рус төркеме)
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәмсетдинова Гүзәл Әмир кызы.


2016 ел.


Тема: Нишли белә,нишли белми грамматик төзелмәсен куллану.
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- Нишли белә? / белми?грамматик структурасы белән таныштыру.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
- Нишли белә? / белми? структурасын сөйләмгә кертү, күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
-Балаларда эшкә карата мәхәббәт тудыру, ярдәмчеллек хисен уяту.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү.

Дәреслек: 6 нчы сыйныф Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова.
Дәрес тибы: ЛГКК
Җиһазлау: дәреслек 6 нчы сыйныф Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова ,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; методик ярдәмлек; ноутбук. Мультимедиа проекторы, экран(такта).
Дәрес барышының технологик картасы
Дәреснең
этаплары Дәрес этапларының төп максаты Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү. 1). Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
2)Татар теле дәресенә әзерлекне оештыра
3)-Сезнең өстәлегездә үзбәя картасы ята, һәр җавабыгыз өчен билге куярга онытмагыз.
дежур укучы рапорты;
укучыларның бер-берсенә, укытучыга комплиментлар әйтүе, яхшы кәеф теләү;
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
3) эш урыннарының әзерлеген барлау.
II.Өй эшен тикшерү.
Мөстәкыйль эшли белүләрен тикшерү. 1.Өй эшен тикшерү:
Супермалай дигән текстка нигезләнеп, аның нишли алуын дәфтәргә язырга иде.
2. – А теперь оцените себя, справились ли вы с поставленной задачей. 1) Укучыларны тыңлау.
Үзбәя
III. Актуальләштерү.
Белгәннәреннән чыгып, белмәгән материалны ачыклау Аудирование:
Прослушайте и укажите слова со звуком (ә)Теләсә, ипи, сөт, ишегалды, көри, утын, кисә, яра, буш, вакыт, маҗаралы.
Прослушайте и укажите слова со звуком (а)
Теләсә, ипи, сөт, ишегалды, көри, утын, кисә, яра, буш, вакыт, маҗаралы.
Балалар, без үткән дәрестә Ләбиб Леронның “Супермалай” дигән хикәясе белән таныштык һәм яңа сүзләр өйрәндек. Шуларны кабатлап алыйк әле.
3 слайд:
әгәр теләсә - если захочет
әллә ниләр – много чего
чишмәдән – из родника
ишегалдында кар көри ала –
может разгребать снег во дворе
утын кисә ала – может пилить дрова
утын яра ала – может колоть дрова
маҗаралы – приключенческие
төзәтә ала – может отремонтировать
Шул сүзләр белән җөмләләр төзик әле. Сүзлек эшен алып бару.
( Малай әгәр теләсә, утын кисә ала. Ул утын яра.һ.б.) Шулай ук нинди грамматик структурасын өйрәндек? (нишли ала?/алмый?)
Хәзер рәсемнәр буенча нишли ала?/алмый? грамматик формасын кулланып җөмләләр төзибез.4-20 слайдларМисал: Әби камыр изә ала; Әти шкаф төзи ала, ә сеңлем төзи алмый.
Өй эшен тикшерү.
Укытучы: Укучылар, өй эше итеп “Супермалай” дигән текстның эчтәлеген сөйләргә иде. Кем сөйли?
21 слайд:
Укытучы: Дөрес, димәк супермалай нишли ала? (рәсем буенча сөйлиләр)
Ә хәзер кечкенә генә тест эшләп алыйк.(балалар тестны аерым битләрдә эшлиләр, ә экранда 22 слайд тора).
1. Укучыларның дәрес максатын билгеләве:
-Супермалай ипи сөт алып кайта ала.
- Супермалай ишегалды көри ала.
-Супермалай утын яра ала.
.- Супермалай утын кисә ала.
Үзбәя
IV . Уку мәсьәләсен кую Темасын, дәрестәге чишәсе проблеманы формалаштыру Укытучы: Балалар, сезнең китапларыгызда рәсемнәр бирелгән, шул рәсемнәрне хикәядәге тәртиптә әйтеп чыгыйк әле.
24-31 слайдлар:
1 рәсем: Супермалай кибеткә бара ала, ипи-сөт алып кайта ала.(24 слайд)
2 рәсем: Супермалай су алып кайта ала. (25 слайд)
3 рәсем: Супермалай ишегалдында кар көри ала. (26 слайд)
4 рәсем: Супермалай утын кисә ала. (27слайд)
5 рәсем: Супермалай утын яра ала. (28 слайд)
6 рәсем: Буш вакытында супермалай маҗаралы-маҗарасыз китаплар укый ала. (29 слайд)
7 рәсем: Урындык төзәтә ала. (30 слайд)
8 рәсем: идән себерә ала. (31 слайд)
1.Укучыларның җаваплары.
Үзбәя
V. Уку мәсьәләсен чишү
Теманы ачу, проблеманы чишү өстендә эш 1.Укучылар белән тәрҗемәче уены оештыру: - ребята, давайте сейчас поиграем в переводчика.
2.Ситуатив күнегүләр оештыру.
3Монологик сөйләмгә чыгару.
Укытучы: 5 нче күнегүдәге җөмләләргә мөмкин булган сорауларны куеп бер-берегезгә бирегез.(32 слайд) (Вакыт калса, диалоглар төзеттерү.)
-Әйдәгез, физминут үткәрәбез. 1.Парларда эшләү. Партадашы тәрҗемә итә.
2.Ситуатив күнегүләрне башкару.
3. Монологик сөйләмгә чыгу.
Үзбәя.
Физик хәрәкәтләр ясыйлар.
VI. Рефлексия. Дәрес максатына нинди юллар белән ирештек, нәрсәләр белдек? кебек сорауларга җавап бирү Дәрестәге эшчәнлекне анализлау
Укытуч ы: балалар , ә хәзер үзегез турында сөләп карыйк әле. Эмиль, син нишли аласың? (...) Настя, ә син нишли аласың? Һ.б. сорап чыгу.
Балалар, Саша нишли алмый? (...)
Ә менә сез нишли аласыз?(Без укый алабыз...) Ә нишли алмыйсыз? (Без бәлеш пешерә алмыйбыз...)
Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау , аларны киләчктә куллана белү
VII.Бәяләү Укучыларның үз уңышлары һәм уңышсызларының сәбәбен ачарга, эшчәнлеген бәяләргә өйрәнү Белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү Үз уңышларын/уңышсызлыкларын сәбәпләре турында фикер йөртү
VIII. Өй эшен бирү Мөстәкыйльлеккә өйрәтү,үз мөмкинләкләреннән чыгып,биремнәрне сайлап алу Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.
“Супермалай” хикәясен үз исемеңнән сөйләргә. 74 бит, 7 күнегү. Өй эшен аңлап дөрес башкару.