Разработка урока Синоним ??м антоним исемн?р


Тема. Синоним һәм антоним исемнәр.
Максат. 1. Исем турында белгәннәрне сораулар ярдәмендә ачыклау.
2. Синоним һәм антоним исемнәр турында мәгълүмат бирү
3. Әти-әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Дәрес планы.
1.Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
11. Актуальләштерү.
1. Исем турында белгәннәрне искә төшерү.
А) Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә?
Б) Исем нинди сорауларга җавап бирә?
В) Нинди исемнәр ялгызлык исемнәренә керә? Алар ничек языла?
Д) Исемнәргә күплек санда нинди кушымчалар языла?
Е) Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?
2. Өй эшен тикшерү ( №125,127)
111. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Тактадагы мәкальгә игътибар итегез.
Әткәй-шикәр, әнкәй-бал.
Мәкальдәге сүзләр нинди сүз төркеменә керә?
Әткәй-әнкәй мәгънәләре буенча нинди сүзләр?
Шикәр-бал мәгънәләре буенча нинди сүзләр?
Димәк, бүгенге дәрестә нинди исемнәр турында сөйләшәчәкбез?
2. Синоним исемнәр мәгънәләре буенча охшаш.
Антоним исемнәр мәгънәләре буенча капма-каршы.
1V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
№130,132 телдән
Нәтиҗә ясау.
№131,133 язмача
Нәтиҗә ясау.
Ял вакыты (түгәрәктә уен)
Төркемдә эш. Парлы антонимнарны табарга. Бер пар белән җөмлә төзергә.
V. Рефлексия.1. Синоним һәм антоним исемнәр турында нәрсәләр белдек?
2. Өй эше. №134 диктант язарга әзерләнергә.