2 нче сыйныф рус т?ркеме ?чен контроль эшл?р


КОНТРОЛЬ ЭШЛӘР,ТЕСТЛАР, КОНТРОЛЬ КҮЧЕРЕП ЯЗУЛАРНЫҢ ТЕКСТЛАРЫ,БИРЕМНӘРЕ.(2 нче сыйныф)
1)“Без мәктәпкә барабыз” бүлеге буенча контроль эш.
I вариант.
Впиши пропущенные буквы.
М…ктәп, б...тергеч, т...кта, д...фтәр, к...тап, өст...л.
2.Поставь правильные местоимения, перепиши, выдели окончания.
мин, син, ул, без, сез, алар,
... укыйсыз.
... яшибез.
... ашый.
... язам.
... баралар.
... киләсең.
3.Перепиши слова, выдели окончания. Обведи слова отвечающие на вопрос Нишли? (Что делает?) - синим карандашом,
Нишләми? (Что не делает?) - зелёным.
Ашый, җырламый, карый, сөйли, укымый, керми, утырмый, яза, тыңлый, сөйләми, кайтмый.
4.Перепиши предложения вставляя нужные окончания.
Азат Казан... яши. ( -да/-дә, -та/-тә)
Әни базар... кайта. (-дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән)
Бабай бакча... бара. (-га/-гә, -ка/-кә)
5.Запиши слова в два столбика. Выдели окончания.
Чакыра, бара, эчте, булышты, сөртте, котлый, әйтә, эшли.
Нишли? Нишләде?
(Что делает?) (Что сделал?)
_____________ ____________
_____________ ___________
_____________ ____________
II вариант.
Впиши пропущенные буквы.
М…ктәп, б...тергеч, т...кта, д...фтәр, к...тап, өст...л.
Поставь правильные местоимения, перепиши, выдели окончания.
мин, син, ул, без, сез, алар,
... укыйбыз.
... яшисең.
... ашыйм.
... яза.
... барасыз.
... киләләр.
Перепиши слова, выдели окончания. Обведи слова отвечающие на вопрос Нишли? (Что делает?) - синим карандашом,
Нишләми? (Что не делает?) - зелёным.
Ашамый, кайта, керми, җырлый, сөйләми, тыңлый, укый, язмый,утыра, сөйләми, карый.
Перепиши предложения вставляя нужные окончания.
Алсу Әлмәт... яши. ( -да/-дә, -та/-тә)
Әби уман... кайта. (-дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән)
Әти авыл... бара. (-га/-гә, -ка/-кә)
Запиши слова в два столбика. Выдели окончания.
Сөйли, утыра, ашады, язды, сөртте, котлый, баса, ява.
Нишли? Нишләде?
(Что делает?) (Что сделал?)
_____________ ____________
_____________ ___________
_____________ ____________
2)“Базарда” бүлеге буенча тест .
1)Света әнисе белән ....бара.
А)кибеткә
Б)базарга
Ә)авылга
2)Бер апа кызыл помидор ... .
А)сата
Б)ала
Ә)бирә
3)Найди правильный перевод:
Минем бакчада кара карлыган үсә.
А)В моем саду выросла красная смородина
Б)В нашем саду растёт чёрная смородина
В)В моём саду растёт чёрная смородина.
4)Найди правильный перевод:
Тәмле,бик баллы,сары кабак
А)очень вкусная,сладкая,желтая дыня
Б)несладкая,желтая тыква,вкуснаяВ)вкусная,очень сладкая,желтая тыква
5)Какое слосочетание неверное:
А)тәмле алма
Б)әче алма
В)зәңгәр алма
6)Напиши пропущенные буквы:
Кәб..стә ә или е
карб..з ы или у
җил..к ә или е
б..р..ңге ә ә или е е
к..шер и или е
ч..өгендер ө или о
с..ган у или а
ка..ын. в или у
7)Напиши слова во множественном числе,выбери правильный вариант:
Кабак-кабакнар,кабаклар,кабакләр,кабакнәр.
Кишер-кишернәр,кишерләр,кишернар,кишерлар.
Суган-суганлар,суганнәр,суганнар,суганләр.
Карлыган-карлыганлар,карлыганнар,карлыганнәр,карлыганләр.
Чия-чиялар,чиянәр,чияләр,чиянар.
8)Выбери правильный вопрос к выделенному слову:
Әни базарга бара.
А)кайда? Б)кайдан? Ә)нинди? В)кая?
9)*Поставь нужные окончания
1)Маша әнисе белән бакча....(га/гә/ка/кә/да/дә/та/тә/дан/дән/тан/тән/нан/нән)бара.
2)Маша әнисе белән бакча.... (га/гә/ка/кә/да/дә/та/тә/дан/дән/тан/тән/нан/нән) алмалар җыя.
3)Маша әнисе белән бакча ... (га/гә/ка/кә/да/дә/та/тә/дан/дән/тан/тән/нан/нән) өйгә кайта.
3)“Мин чисталык яратам” бүлеге буенча контроль күчереп язу.
Алсу.
Алсу-бик чиста һәм пөхтә кыз.Ул иртән йокыдан тора,кечкенә щётка белән теш чистарта,сабын белән юына.Йомшак сөлге белән бит сөртә,матур тарак белән чәч тарый.
4)“Мин чисталык яратам” бүлеге буенча контроль эш.
1)Напиши предметы личной гигиены на татарском языке
Полотенце-
зубная щётка-
Мыло-
Зубная паста-
Расчёска-
2)Умеешь ли ты пользоваться этими предметами?Допиши предложения
Мин тарак белән....... .
Мин сабын белән.........
Мин теш щеткасы белән.......
Мин сөлге белән.........
3)Продолжи
Минем кулым, аягым, чәч.....,теш.....
Синең кулың , аяк...., чәч.....,теш.....
Аның кулы, аяк....., чәч.....,теш.....
4)Напиши цифры прописью:
35-..... ,18-.......,24-......,87-.....,125-.......
5)*Дополни диалог
-....?
-Әйе,минем кулым чиста.
-Син кулны нәрсә белән юасың?
-..... .
-......?
Сөлге белән сөртәм.
5) “Кыш җитә” бүлеге буенча контроль күчереп язу.
Тауда.
Вәли һәи Нәсим тау ясадылар.Ә Сәлим урамга чыкмады,өйдә утырды,чөнки ул авырды.Аның аягы авыртты.Тау биек тә,зур да булды.Вәли һәм Нәсим шатландылар.Вәли чана шуды,Нәсим чаңгы шуды.Малайларга бик күңелле булды.
6) “Безнең гаилә” бүлеге буенча сүзлек диктанты.
Гөбәдия,кыстыбый,пәрәмәч,чәк-чәк,өчпочмак,бәлеш,кош теле,коймак.
7) “Яз килә” бүлеге буенча контроль эш.
1 вариант
1)Напиши подходящие по смыслу слова
-------------җитә.
------------көлә.
Җылы яктан ------------кайталар.
2)Выпиши слова,обозначающие действия предметов.(нишли?)
Ява,җылыта,озын,кыска,тама,буран,эри,ага,елга,боз,туңа,китә,кайта.
3)Выпиши предложения,которые подходят для описания весны:
Ямьле яз җитте.Кар ява.Салкын җил исә.Яфраклар коела.Тамчы тама.Кар эри.
4)Расположи предложения в правильной последовательности:
Мин сине бик яратам.Сина бәхет телим.Әнием,сине бәйрәм белән котлыйм!
5)Вставь пропущенные буквы:
К..н,к..з,к..ска,к..ш,җ..лы,т..н,к..едез.
6)Выпиши слова с мягким произношением:
Кояш,көлә,елга,диңгез,яз.тәрәзә,агач,яшел,тамчы.
7)*Составь предложения из данных слов,Запиши их.
1.яз,җитә,тиздән,ямьле.
2.уяна,табигать,бөтен,яз көне.
2 нче вариант
1 вариант
1)Напиши подходящие по смыслу слова
-------------тама.
------------эри.
Без кошларга ------------ясыйбыз..
2)Выпиши слова,отвечающие на вопрос.нинди?
матур,җылыта,озын,кыска,тама,ямьле,эри,ага,елга,боз,туңа,күңелле,кайта.
3)Выпиши предложения,которые подходят для описания весны:
Ямьле яз җитте.Кар ява.Салкын җил исә.Яфраклар коела.Тамчы тама.Кар эри.
4)Расположи предложения в правильной последовательности:
Мин сине бик яратам.Сина бәхет телим.Әнием,сине бәйрәм белән котлыйм!
5)Вставь пропущенные буквы:
Т..мчы,т..рәзә,с..ерчык,к.ра к..рга,.з,б..з.
6)Выпиши слова с твёрдым произношением:
Кояш,көлә,елга,диңгез,яз.тәрәзә,агач,яшел,тамчы.
7)*Составь предложения из данных слов,Запиши их.
1.җылы, кайталар,кошлар,кайталар.
2.кошларга.ясыйбыз,без,оялар.
8) “Туган ягым” бүлеге буенча контроль күчереп язу..
Мин авылда яшим.
Мин авылда яшим.Авылны бик яратам.Авыл янында урман бар.Без җәй көне җиләккә барабыз,су коенабыз,кояшта кызынабыз,балык тотабыз.Ә кыш көне чаңгы шуабыз.Шугалакта тимераякта шуабыз,хоккей уйныйбыз.Авылда күңелле,рәхәт.
9) “ Кибеттә” бүлеге буенча контроль эш.
1)Напиши названия предметов одежды на татарском языке
Брюки- Платье- варежки- юбка-
Шапка- Рубашка- валенки-
2)найди правильный перевод предложения: Я зимой надеваю шапку.
Мин кыш көне башлык киям.
Мин кыш көне бияләй киям.
Мин җәй көне чалбар киям.
3)Найди неправильный перевод:
Ит-мясо йомырка-яйцо
Тоз-соль сөт-молоко
Май-мясо ипи-сөт
Ярма-мука балык-рыба
4)Выбери правильное окончание
Әни...(-дә,-гә,-ды,-ка)суган һәм кишер кирәк.
Без апам белән кибет..(-кә,-ны,-га,-дан) бардык.
Миңа синең күлмәг..(-ың,-ым,-м,-ең) бик ошый.
5)Скажи и напиши,что у тебя есть красивые,белые варежки.
6)*Дополни диалог
- ……?
-Әйе,бүрек бар.
-.....?
-100 сум.
-.....?
-Юк,кара бүрек бар.
10) Ел буена үткәннәрне йомгаклау буенча еллык лексик-грамматик тест.
Зеленодол районы Осиново бистәсе В.В.Карпов исемендәге лицейның
нче __сыйныфы укучысы ФИО татар теленнән арадаш лексик-грамматик контроль тесты. 2017 нче ел.
1 часть (8б)
Найди правильный перевод.1(б)
А – 1 я пишу
а) син укыйсың
б) без язабыз
в) мин язам
А -2 его платье 1(б)
а) минем күлмәгем
б) синең итәгең
в) аның күлмәге
А – 3 в школе1(б)
а) мәктәптә
б) мәктәпкә
в) мәктәптән
А – 4 Найди слова отвечающие на вопрос НИШЛӘМИ? 3(б)
а) җырлый б) тыңлый в) йокламый
г) керә д) язмый е)бирми
А -5 Выбери нужный глагол. 1(б)
Мин 2 нче сыйныфта ...
а) укыйбыз
б) укыйсың
в) укыйм
А -6 Найди лишнее слово. 1(б)
а) дәфтәр б) китап в) утыра г) көндәлек
А – 7 Найди слова с мягким произношением 3(б)
а) кабак б) чөгендер в) кишер
г) кәбестә д) суган е)кыяр
А-8 Найди слово из 3 слогов 1(б)
а) яз б) язам в) язасың в) барам
2 часть 3 (б)
В – 1 Как скажешь что:
Тебя зовут ... .
Ты живешь в Татарстане.
Тебе 8 лет.
11) Җәй” бүлеге буенча тест
А1. Найдите слово, которое произносится твердо.
1.җил
2.яңгыр
3.күбәләк
4.җиләк
А2. Найдите противоположное по значению слово: җылы
1.ерак
2.кыйбат
3.салкын
4.зур
А3. К какому слову во множественном числе присоединяется окончание –ләр.
1.балан
2.бакча
3.укытучы
4.чәчәк
А4. Выберите верное окончание слова в данном предложении.
Зариф зоопарк... жираф күрде.
1.– та
2.– да
3.–ка
4.–ны
А5. Выберите верное окончание в слове.
Җәй көне балалар авыл... китәләр.
1.– да
2.– нан
3.– га
4.– нар
А6. Укажите глаголы настоящего времени.
1.сатып алды
2.үлчәде
3.киеп карый
4.пешерде
А7. Найдите правильное окончание глагола.
Без бүген урманга бара... .
1.– быз
2.– м
3.– егез
4.– без
А8. Найдите глаголы в отрицательной форме.
1.китә
2.килми
3.укыйбыз
4.сөйлим
А9. Найдите правильный ответ.
Габдулла Тукай кем ул?
1.татар шагыйре
2.татар язучысы
3.татар рәссамы
4.татар композиторы
2 часть (В, С)
В1. Переведи:
Җәйге каникул, кызыл җиләк, күбәләкләр оча, көннәр озын.
В2. Напиши пропущенные слова.
1. Болында, урманда ..., ..., ... чәчәкләр үсә.
2. Урманда ... сайрыйлар.
3. Урамда кояш ... .
С1*. Расскажи о себе.
4 нче сыйныф рус төркемнәренең белемнәрен бәяләү өчен төзелгән язма эшләр:
Зеленодол районы Осиново бистәсе В.В.Карпов исемендәге лицейның 4 __сыйныфы укучысы
______________________________________________________ның татар теленнән кереш лексик-грамматик контроль тесты.
1 часть (А) (по 1 б)
А1. Найдите слово, которое произносится твёрдо:
А) бистә
Б) йорт
В) бүлмә
Г) шәһәр
А2.К какому слову во множественном числе добавляется окончание –нар:
А) урам
Б) ай
В) көн
Г) җәй
А3.Найдите правильный перевод словосочетания кибет алдында:
А) около магазина
Б) внутри магазина
В) перед магазином
Г) за магазином
А4.Подберите антоним к слову кечкенә:
А) биек
Б) көчле
В) зур
Г) кыска
А5.На какой вопрос отвечает выделенное слово:
Китапханәдә кызыклы китаплар күп.
А) Кайда?
Б) Кая?
В) Кайдан?
Г) Кемгә?
А6.Подберите правильное окончание к выделенному слову:
Машаның әни...укытучы булып эшли.
А) –ем
Б) –се
В) –ең
Г) –гә
А7.Найдите глагол в отрицательной форме:
А) язмый
Б) укый
В) уйный
Г) сикерә
А8.На какой вопрос отвечает выделенное слово:
Мин дүртенче сыйныфта укыйм.
А) Ничә?
Б) Ничәдә?
В) Ничәнче?
Г) Ничәү?
А9.Найдите правильный перевод словаботка:
А) суп
Б) каша
В) котлета
Г) повар
А10.Найдите правильный перевод: 83
А) илле тугыз
Б) утыз дүрт
В) алтмыш сигез
Г) сиксән өч
2 часть (В)
Минем песием бар аның исеме Акмуен ул тәмле ашый, күп йоклый
В1. Сколько предложений в тексте? (1б)
_______________________________________________________________________
В2. Найдите в тексте 2 слова, обозначающих действие.(2б)
_______________________________________________________________________
В3. Переведите последнее предложение на русский язык.(2б)
______________________________________________________________________________________________________________________________________________
4 нче сыйныф өчен контроль эш
1 вариант
Туган як табигате1.Переведи
Трава – Растение – Природа –
2. Вместо точек напиши подходящие по смыслу слова.
Җылы ... , салкын ... , сары ...
3. Спроси у друга:
- нравится ли ему осень; - куда улетают птицы;- какая бывает погода осенью.
4. Продолжи предложения:
1)Дару үләннәре безгә кирәк, чөнки ...5.Переведи:1) Я жалею птиц, поэтому их кормлю. 2) Я положила птицам корм.
4 нче сыйныф өчен контроль эш
2 вариант
Туган як табигате1.Переведи
Дерево – Куст – Лекарственные травы –
2. Вместо точек напиши подходящие по смыслу слова.
Кыска ... , озын ... , болытлы ... .
3. Спроси у друга:
- нравится ли ему осень; - куда улетают птицы;- какая бывает погода осенью.
4. Продолжи предложения:
1) Дару үләннәре файдалы, шуңа күрә ... .
5.Переведи:1) Мы сделали для птиц кормушки. 2) Птицы – наши друзья.
4 нче сыйныф өчен контроль эш
1 вариант
Хайваннар дөньясында1.Вместо точек вставь нужные буквы.Ар…сл…н, ф…л, д…я, т…шб..к… .
2.Дополни диалог.
– ... ?– Әйе, мин куян күрдем.– ... ?– Урманда.– ... ?– Җәй көне.– Куян нинди төстә иде?– ... .
3. Какие вопросы задаешь, чтобы узнать:
- злой ли медведь; - маленький ли еж;?
4. Как скажешь о том, что ты:
- участвуешь в соревнованиях; - на соревновании пришел первым;5.Вспомни прочитанные рассказы. Каких героев ты запомнил? Расскажи об одном из них. 4 нче сыйныф өчен контроль эш
2 вариант
Хайваннар дөньясында1.Вместо точек вставь нужные буквы.К.рп… ,ти…н, а… , т…лк… .
2.Дополни диалог.
– ... ?– Әйе, мин куян күрдем.– ... ?– Урманда.– ... ?– Җәй көне.– Куян нинди төстә иде?– ... .
3. Какие вопросы задаешь, чтобы узнать:
- хитрая ли лиса; - пугливый ли заяц ?
4. Как скажешь о том, что ты:
- победил; - не победил ?
5.Вспомни прочитанные рассказы. Каких героев ты запомнил? Расскажи об одном из них.
4 нче сыйныф өчен мөстәкыйль эш
1 вариант
Кышкы уеннар
1.Нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп яз.Б...йр..м, с..г...ть, б...лт...р, б...л...ш, тим...р...як
2. Продолжи предложения:
Дима урамга … .Дима урамда … Дима урамнан … 3.Поставь вопросы к подчеркнутым словам. Составь диалог по содержанию текста.
МишагаәтисеЯңаелгатимераякалды. Ул дуслары белән кичен шугалаккачыкты.4. Скажи по-татарски:- я на коньках катаюсь лучше;5. По данным схемам составь диалогиа) вопрос ответ предложение согласие
4 нче сыйныф өчен мөстәкыйль эш
2 вариант
Кышкы уеннар
1.Нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп яз.
Ч...на, ярд...мч...л, с...йл..шә, й...мш...к.
2. Продолжи предложения:
Оля мәктәп... бара
Оля мәктәп... укый. Оля мәктәп... кайта.
3.Поставь вопросы к подчеркнутым словам. Составь диалог по содержанию текста.
Монда бүген кеше күп. Кайбер малайлар кәшәкә белән хоккей уйныйлар, ә кайбер малайлар тимераякта шуалар.4. Скажи по-татарски:- этот каток ближе;5. По данным схемам составь диалогиб)вопрос ответ вопрос ответ
4 нче сыйныф өчен контроль эш
1 вариантМинем дусларым.
1.Вместо точек поставь нужные слова.Минем исемемСинең ... Аның ...
2. Подбери антонимы
Эшчән Яхшы Батыр Юмарт
3.Поставь вопросы к выделенным словам.1) Гөлшатның сары башмаклары бар. 2) Башмакларны әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәрде. 3) Гөлшатның дус кызы Ләлә күршедә яши.
4.Вместо точек вставь нужные окончания.
1)Идән… түшәм... кадәр.2) Бакча... шәһәр... кадәр.3) Театр... тукталыш... кадәр.
5.Узнай у друга:- есть ли у него санки, лыжи, коньки;- идет ли он сегодня играть в хоккей;
4 нче сыйныф өчен контроль эш
2 вариант
Минем дусларым.
1.Вместо точек поставь нужные слова.Минем дустымСинең ....Аның ...
2. Подбери антонимы
Куркак
Ялкау
Саран Начар
3.Поставь вопросы к выделенным словам.1) Гөлшатның сары башмаклары бар. 2) Башмакларны әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәрде. 3) Гөлшатның дус кызы Ләлә күршедә яши.
4.Вместо точек вставь нужные окончания.
1)Идән… түшәм... кадәр.2) Бакча... шәһәр... кадәр.3) Театр... тукталыш... кадәр.
5.Узнай у друга:- есть ли у них во дворе каток;- идет ли он вечером в кружок.
4 нче сыйныф өчен контроль эш
1 вариант. Дүрт аяклы дусларыбыз.
1.Как бы изменились аффиксы этих глаголов,если бы действия не происходили?
Эшли,сөйли,ярата,ошата.
2.Подбери к данным словам антонимы.
Матур-
Тиз-
Җылы-
Нечкә-
3.Вместо точек поставь нужные окончания,переведи.
1.Шәһәр..бара.
Шәһәр..тора.
Шәһәр...китте.
4.Как скажешь о том,что ты:
-завтра пойдёшь в зоопарк;
-вечером посмотришь мультфильм?
5.Напиши рассказ о своём любимом животном. 4 нче сыйныф өчен контроль эш
2 вариант
Дүрт аяклы дусларыбыз.
1.Как бы изменились аффиксы этих глаголов,если бы действия не происходили?
Кайта,күрә,эзли,таба.
2.Подбери к данным словам антонимы.
Ап-ак-
Йомшак-
Яңа-
Кечкенә-
3.Вместо точек поставь нужные окончания,переведи.
1)Елга..керде.
Елга...чыкты.
Еелга..су коенды.
4.Как скажешь о том,что ты:
-на концерте рассказал стихотворение о птицах;
-завтра пойдёшь в зоопарк?
5.Напиши рассказ о своём любимом животном.
4 нче сыйныф өчен контроль эш
1 вариант.
Татарстан-туган ягым.
1.Запиши перевод рек по-татарски.
Волга-
Белая-
Вятка-
2..Запиши перевод городов по-татарски.
Казань-
Зеленодольск-
Чистополь-
Альметевск-
Елабуга-
3.Запиши перевод словосочетаний.
Наша республика,ваш город,наша столица.
4.Спроси друга о том:
-каких татарских поэтов он знает;
-какие реки есть в Татарстане?
5.Как скажете о том,что вы:
-летом идёте в поход;
-любите природу;
-знаете много песен о Татарстане?

4 нче сыйныф өчен контроль эш
2 вариант
Татарстан-туган ягым.
1.Запиши перевод рек по-татарски.
Ик-
Кама-
Волга-
2.Запиши перевод городов по-татарски.
Мензелинск-
Заинск-
Буинск-
Набережные Челны-
Нижнекамск-
3.Запиши перевод словосочетаний.
Наш язык,наши праздники,ваши имена.
4.Спроси друга о том:
-каких татарских писателей он знает;
-какие города есть в Татарстане?5.Как скажете о том,что вы:
-летом идёте в поход;
-любите природу;
-знаете много песен о Татарстане?
4 нче сыйныф өчен контроль эш
1 вариант.
Яз килә.
1.Вместо точек поставь нужные слова.
Яз к.не кар .ри,б.з китә,түбәдән тамч. т.ма.
2.Задай вопросы к данным предложениям.
1.Кошлар ашыйлар.2.Кошлар бөҗәкләрне ашыйлар. 3.Кошлар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар.
3. Как скажете о том,что :
-птицы прилетели из тёплых краев;
-ты любишь птиц?
4.Допиши предложения.
Миңа яз ошый,чөнки ....
Малайлар кызларга бүләкләр бирәләр,чөнки ....
5.Напиши поздравление маме с праздником 8 Марта.
4 нче сыйныф өчен контроль эш
2 вариант
Яз килә.
1.Вместо точек поставь нужные слова.
Яз көн. көн.әр оз.н,т.н.әр кыска була.
2.Задай вопросы к данным предложениям.
1.Кошлар ашыйлар.2.Кошлар бөҗәкләрне ашыйлар. 3.Кошлар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар.
Как скажете о том,что :
-около вашего дома много деревьев;
-ты любишь птиц?
4.Допиши предложения.
Урамда кар эреде,чөнки ....
Дустымны кунакка чакырдым,чөнки ....
5.Напиши поздравление маме с праздником 8 Марта.
Сүзлек диктантлары. 4класс. Рус төркеме.
Тема: Яна уку елы котлы булсын!
Укуелы, башлана, дәрес, дәресәзерли, дәреслек, күнегү, мисал, мәсьәлә, чишә, куша, ала, бүлә, тырыш, хәреф, сорау, җавап, ялкау, игътибарлы, язмаэш, хаталы, хатасыз, дөрес, дөрестүгел.
Тема: Туган як табигатеТуган як, табигать, ел фасылы, вакыт, көзкөне, кыш көне,саргая, яңгыр, көньяк, төньяк, эссе, буран, һаваторышы, кояшлы,болытлы, сәламәтлек, дару, дару үләннәре, мәтрүшкә, кыска,озын, кышлый,җылыяккакитә, ашата, җим.
Тема: Минем дусларым
Дуслаша, ишегалды, керә, чыга, бергә, уйный, йөри, чын, ялкау,тырыш, эшчән, шаян, игътибарлы, гадел, спорт түгәрәге, кемдер, нәрсәдер.
Укучылар эшчәнлегенең бәяләү нормалары:
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте¬лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.
Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.
Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөм¬лә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.
Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.
Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Ишетеп аңлауны бәяләү
Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.
Укуны бәяләү
Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.
Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр¬не бозып укыганда, «2»ле куела
Язуны бәяләү
2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:
өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);
контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).
1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.
Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.
Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.
1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Контроль күчереп язуны бәяләү
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.
Диктантны бәяләү
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.
Язма сөйләмне бәяләү
2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.
Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.
Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.
Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.
Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.
Бәяләү нормалары
Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
1)контроль күчереп язу (1)-3-4 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле; ...әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаса, 4-6 орфографик хатасы булса “3” ле, пөхтә булмаса, 6,артыграк орфографик хатасы булса “2”ле куела.
2) контроль сүзлек диктанты (4) Пөхтә ,1орфографик хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.
3) язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела.Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.
Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса “3” ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела
4)Диктант Пөхтә ,1орф-к хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.

Күчереп язуны бәяләү.
Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.
Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.
Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.
Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.
Сүзлек диктантларын бәяләү.
1. Хаталары булмаган эшкә “5”ле куела.
2. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле куела.
3. 3 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле куела.
4. 5 хата булса, “2”ле куела.
5. 6 хатадан артып китсә, “1”ле куела.
Тестларны бәяләү.Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:
“5”ле – 95-100 % үтәлсә;
“4”ле – 80-94 % биремнәргә җавап бирелсә;
“3”ле – 51-79 % биремнәр үтәлсә;
“2”ле – дөрес җавап 51 % тан да кимрәк булса.