Разработка урока по татарской литературе на тему Кол Галине? Кыйссаи Йосыф поэмасы буенча йомгак д?рес (9класс)


Класс : 9
Тема: Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”поэмасы буенча йомгак дәрес.
Максат:1)поэмага кыскача анализ ясау;
2) әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен күзәтү;
традиция һәм новаторлык төшенчәсе бирү;
3)әсәрнең әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте.
Җиһазлау: Кол Гали портреты, презентация.
Дәрес барышы
I.Оештыру.
1) Кереш сүз.
Меңьеллык татар әдәбияты тарихында күренекле әсәрләр бик күп. Шулар арасында “Кыйссаи Йосыф ”әсәре аверым урын алып тора.Чөнки ул гасырлар буена укылган,кич утырып укыган вакытта кайбер урыннарын ятлап алганнар,күчереп язганнар.Китап ачу өчен кулланганнар,бу китапны изгегә санаганнар..Әмма аның авторы барлыгы турында байтак кешеләр уйлап та карамаганнар.
2)Сорауларга җавап бирү.
-Укучылар,шундый изге китапны кем язды икән?(Кол Гали.Аның тормышы турында бик аз билгеле.Туган җире Кама елгасы тирәсе дигәннәр. Шартлы рәвештә туган елы итеп 1183 ел алынган.Безгә аның бер генә әсәре – “ Кыйссаи Йосыф”китабы билгеле.)
-Язылу еллары турында ниләр әйтә аласыз?(Автор кулы белән язылган китап сакланмаган. 1212 ел яки язучы үзе поэмада “630 ел ”дигән.)
-Укучылар,бүгенге көндә 200 дән артык күчерелмәсе билгеле.
-Шул күчерелмәләргә нигезләнеп,кем чагыштырмача дөрес текстын язган?(Габдерәхим Утыз Имәни. 1839 елда Казан унивеситеты типографиясендә беренче басмасы дөнья күрә.)
3) Әсәр турында Кол Гали:
“Гәүһәр – таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмый,
Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас,
Бу назымның кадере һич ахмак белмәс,-
Гакыллылар тыңлар ,аңлар ,белер имди.”
Димәк, поэманы гакыллылар гына аңлар дигән.Без поэманы укыдык,ничек аңладык икән.
II.”Кыйссаи Йосыф “поэмасына анализ ясау.
1)Сорауларга җавап бирү.
–Поэманың төзелеше ничек бирелгән?Нинди өлешләрдән тора?
(Кереш,төп, хатимә(йомгак)).
-Кереш өлеше турында безгә ниләр билгеле?
(Кереш- Алланы ,Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау, йомгак- Тәңрене сагыну,аннан шәфкать ,ярдәм сорау.)
-Бүлекләр нәрсә дип атала? (Фасыл.)
-Укучылар, бу әсәр табигате белән лиро-эпик жанрдагы поэманы хәтерләтә.Ә уүләменә карап,аны шигъри поэма дип атарга мөмкин.
-Поэманың геройлары кемнәр?(Йосыф,Зөләйха,Ягъкуб һ.б)
-Поэманың төп каһарманы кем ?(Йосыф)
2)Текст өстендә эш. Портреты, сыйфатлары (һөнәрләре, сабырлыгы, Зөләйха белән очрашуы,бозык эшләрдән тыелуы,ярдәмчеллеге, гаделлеге,төш юрый белүе,пәйгамбәрләргә хас сыйфатларга ия булуы турында язылган урыннарны табып уку).
-Ни өчен Йосыф зинданга ябыла?
(Чөнки көзгедән карап ул үзенең матурлыгына соклана).
Нәтиҗә. Йосыф киң күңелле,гадел була, үз гаебен таныган туганнарын гафү итә.
-Кем ул Ягъкуб?
(12 бала атасы,ни өчен ул шундый бәлага дучар була дигән сорау туа.Үз гомерендә ул да ярамаган эш эшдәгән була. Хатыны үлгәч,хезмәтче хатын ала һәм аның баласын сатып җибәрә.Хатын рәнҗи. Аның баласын Йосыф сатып ала.Ул Бәшир.Аларны кавыштыра.)
-Зөләйха кем ул ?Текст өстендә эш.(Әтисенең яраткан кызы,матур) . Дәреслектән аның сыйфатларын табып уку.
-Аның максаты нинди?(Йосыф белән кавышу)
-Йосыф агаларының эш-гамәлләренә нинди бәя бирәсез?( көнләшү начар гадәт, үз туганнарын коега салалар, кол итеп сатып җибәрәләр, әтиләрен алдыйлар...)
-Әсәрнең азагы ни белән бетә?(Йосыф белән Зөләйханың кавышуы, гаиләнең берләшүе )
-Әсәрнең идеясе нәрсәдә?
( Бәхетле тормышның нигезе бердәмлектә,татулыкта,иминлектә,кешелекле мөнәсәбәтләрдә)
3)Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше . (Текст өстендә эш)
-Идеяне ачуда автор нинди сурәтләү чаралары кулланган?
1) Мифологиядән килгән шартлылык куллана.Әкияти традицияләргә иярә( Йосыф 50 елдан артык коеда утыра, 12 ел зинданда утыра,60 еллап гомерен Әмин каласында уздыра; Ягъкуб 70 ел малаеннан аерылып тора...)
2) Чагыштыруларны табу.( Тулган айдай балкыр иде аның йөзе...)
3) Зөләйханың рухи халәтен тасвирлауда гипербола куллана.(Яшь урынына күздән кан ага...,камчысына ут каба..)
4)Сынландырулар.(Дөянең Йосыф белән сөйләшүе..., бүренең телгә килүе, гаебе юклыгын әйтүе...)
5) Йосыфның гомерен капма-каршы куеп сурәтли – антитеза куллана.
(1 өлеш- Йосыф бәхетле атасы янында,2 өлеш-рәнҗетелгән кол...)
6) Эндәшү, мөрәҗәгать итү, анафора, эпифораларны табу.
7)Эпитетлардан еш файдаланган (Газиз Йосыф, сәүчи Йосыф, пөйгамбәр Йосыф...).
8)Саннар символикасыннан файдаланган.(7 сыер, 7 тук башак, Зөләйха 3 мәртәбә төшендә күрә, колның 3 гаебе....)
9) Автор төш күрү,төш юрау кулланган, рәсем сәнгатенең үсүен күрсәткән .
III. Әсәрнең әһәмияте Традиция һәм новаторлык төшенчәсе бирү. Кол Гали халкыбызда тугрылык, сабырлык, әдәплелек тәрбияләүдә күп язучыларга үрнәк булып тора.Мәсәлән,Г.Тукай “Дустларга бер сүз “,С.Рәмиев “Ул”,М.Җәлил”Ана бәйрәме ”,С.Хәким “Әнкәй”шигырьләрендә Кол Гали алымнарын очратырга була.Бер язучының икенче язучы иҗатыннан үрнәк алуы, яки сүз сәнгатендә тупланган казанышларның буыннан- буынга күчеп килүе-традиция була. Ә новаторлыкның нигезендә яңалык ята.
Кол Гали моннан 8 гасыр элек яшәп дөньядан китсә дә,аның хис- тойгыларга бай әсәре үлмәгән. Н.Фәттах 1972 елда 3 пәрдәлек “Кол Гали” исемле пьеса язган. Ул Г.Камал театрында зур уңыш белән барган. Р.Харис “Кыйссаи Йосыф ”поэмасына нигезләнеп опера әсәре өчен либретто язган.
2005 нче елның 26 августында Кабан күле буенда “Казанның меңъеллыгы” паркында Кол Галигә һәйкәл куелды..Берләшкән Милләтләр Оешмасының фән , мәгариф һәм мәдәният бүлеге карары белән 1983 елда Кол Галинең тууына 800, “Кыйссаи Йосыф”поэмасының язылуына 750 ел билгеләп үтелде.
“Сигез гасыр синең җырларыңны
Яраткан да халкым, ятлаган.
Шуннан бирле аны онытмаган
Хәтерендә көйләп саклаган.”
IV. Йомгаклау. Билге кую.