Гадел Кутуйны? «Тапшырылмаган хатлар» ?с?ренд? гаил? темасы.


Тема: Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.
Максат:
1. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча алган белемнәрне камилләштерү.
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
3. Әсәр геройларында чагылдырылган халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау, уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:
Интерактив такта, мультимедиа аппараты, DVD-плеер (караоке белән), CD-диск һәм компьютер.
I. Оештыру моменты.1) Һ.Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» шигыре укыла.
Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янарга...Янган яшьлек,Үткән мәхәббәтләр,Алар мәңге миндә терелмәс,Күзләрем дә хәзер беркемгә дәГыйшык уты эзләп тегелмәс.
2) Укытучының кереш сүзе. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
- Бүгенге дәресебездә дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча фикер алышырбыз.
Ни өчен повесть яшьләр һәм өлкәннәр тарафыннан яратып, кызыксынып укыла соң?
Әсәр хатлар рәвешендә язылган, анда кешенең иң яшерен, серле, изге хисләре чагылдырылган. Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бәхетле гаиләләр нинди була икән? Шушы әсәр нигезендә без сезнең белән сорауларга җавап эзләрбез, күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышырбыз.
Укытучы сүзе. - Әсәр белән без таныш инде, шулай да кыскача эчтәлекне искә төшереп узыйк әле. (укучылар эчтәлек сөйлиләр)
- Ә хәзер «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге сюжет сызыкларына тукталыйк. Укучылар җавабы тыңлана:
«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә дүрт хат - дүрт сюжет сызыгы бар.
Беренчесе - мәхәббәт тарихы•Икенчесе - гаилә тарихы•Өченчесе - хезмәт юлы тарихы•Дүртенчесе - бәхетле булырга теләү тарихыУкытучы сүзе. Аларның барысын да бер образ берләштерә. Ул - Галия образы.
Автор аның портретын ничек сурәтли? (тексттан шул урынны укып китәләр)
- Галиянең Казанга килү алу чорын сурәтләгез. (фикерләр тыңлана)
- Галия яшьтән үк язмыш ачысын татыган, шулай да авырлыкларга бирешмичә, Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр бергәләп кичәләр оештыралар, концертларга йөриләр. Ул Искәндәр белән таныша...
Ничек уйлыйсыз, Искәндәр белән язмышын бәйләп Галия ялгышмадымы икән?
(фикерләр тыңлана)
Укытучы: Р.Фәхреддиннең гаилә төзү, никах турындагы хезмәтәләре бар.Аның кайбер фикерләре белән сезне таныштырып үтәм.
Издиваҗ (өйләнешү, никахлашу). Тәне сау-сәламәт һәр кеше үзе өчен “тереклек иптәше” сайларга – өйләнергә, никахлашырга тиеш.
Кешеләр базарга барганда да яхшы юл эзлиләр. Тормыш иптәше исә 5-10 чакрым юл барыр өчен сайланган иптәш түгел, бәлки бергәләп көн күрәчәк, гомер кичерәчәк иптәш. Бу кешенең холык-фигылен, яхшы якларын тикшерү белән бергә, үзеңнең дә аңа лаекмы-юкмы икәнлегеңне белергә кирәк.
(Ләйлә Дәүләтованың «Мәхәббәт көче» шигыре укыла)
Мәхәббәт көче.
Мәхәббәт көче булганда- мин дә көчле,
Җиңеп барам юлымдагы һәр киртәне.
Сине күрсәм иде дигән теләк белән
Башлыйм бит мин яңа туган һәр иртәне.
Һәрбер җырым бары синең хакта гына,
Син күрсен дип, гел матурлык эзли йөрәк.
Башкаларда һич эшем юк, миңа бары
Синең яратуың кирәк, тик син кирәк.
Мәхәббәтне, яраткан кешеңне хөрмәт итәргә кирәк. Ярата белгән кеше бәхетле була. Мәхәббәттән югары бернәрсә дә була алмый. Мәхәббәт ул - гаилә, балалар, шулай ук җаваплылык та.
( Экранда күрсәтелә).
- Гаилә - ул ир белән хатын, һәм балалар. Ир белән хатын гаилә төзи, ягъни үзенә тормыш иптәше, тормыш юлдашы сайлый.
Юкка гына тормыш иптәше диелмәгән, чөнки алар гомер буе бер-берсенә иптәш һәм терәк, сердәшче һәм киңәшче булырга тиеш. Безнең төп геройларыбыз Галия белән Искәндәр дә матур гаилә корып җибәрәләр.
Яшьләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре нинди була?
Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (җаваплар тыңлана)
- Ярату Галиягә көч бирә. Искәндәрдән калышмас өчен, иптәшләре арасында кыен хәлгә калмас өчен, Галия үз белемен үстерү өстендә эшли. Төрле китаплар укый, фән, техника, тарих, әдәбият белән кызыксына. Бөек кешеләрнең фәнни эшләре белән таныша.
- Яшь гаиләдәге проблемалар нәрсәдән башланып китә соң? Искәндәрнең үзгәрүен нинди сәбәпләр белән аңлата аласыз? (Фикерләр тыңлана).
- Уйлап карагыз әле, Искәндәр кебек образлар тормышта еш очрыймы? (Фикерләр тыңлана).
- Әйе, Искәндәр мондый ялгышлар ясамаса, яраткан кешесен аңларга тырышса, үзара аңлашу булса, гаилә таркалмас иде.
Гаиләне саклап калу өчен, Галия ниләр эшли соң? Бәлки, Галиянең дә кимчелекләре бардыр? (җавап бирәләр) ( Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинның ир белән хатын хакы турында язылган сүзләр белән язылган слайд күрсәтелә)
Хатын – ирнең тереклек иптәше, иренең йортына хуҗа булучы, аның малларын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче. Ул курчак түгел, һәрчак уйнап-көлеп тормас. Хатын – хайван түгел, ошаса – асралып, ошамаса – базарда сатылмас. Хатын – хезмәтче дә түгел, яхшы хезмәт итсә – асралып, хезмәт итә белмәсә – куып җибәрелмәс. Хатын – тормыш юлдашы, гомерлек иптәштер.
Ир. Изге шәригать – хатынны үзенә иптәшлек өчен кабул итеп алучы. Ата-анасыннан, кардәш-кабиләсеннән, туып-үскән җирләреннән аерылып килгән хатынын олылап, хөрмәт итеп торучыдыр. Ир үзенең хатынын борчулардан, төрле зәхмәтләрдән саклар. Хатынының ялгышлык белән эшләнгән эшләрен кичерер, яхшы нәсыйхәтләр бирер, аны шәфкать канаты астында тәрбия кылыр. Юк-бар сүзләр белән хатынын борчымас, ягымлы, мәрхәмәтле булыр, авыр эшләр йөкләмәс. Үзен генә кайгыртып, үзе турында гына уйламас.
- Ирексездән, Галиянең «Нигә соң бездә матур гаиләләр аз?» дигән соравы искә төшә, һәм бүген дә актуаль яңгыраганы аңлашыла. Бу хакта сезнең фикерегез ничек? (Җаваплар тыңлана)
- Яшьләр бер-берсен яратып өйләнешәләр, ләкин шушы парлар арасыннан аерылышучыларның саны артканнан арта бара.
- Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыралар. Ул - уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу – икесенең гаебе. Менә шул кимчелекләр аркасында Галия белән Искәндәрнең дә гаиләләре таркала. Ике бала ятим кала. Галия өчен авыр чор башлана. Шул вакытта Галия нәрсәдә юаныч таба.
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
- Әдрәскә килгәч, Галиянең нинди сыйфатлары ачыла?
Галия Әдрәстә дә, файдалы булырга омтыла, кешелек намусын саклап кала, тырыш, кыю икәнен күрсәтә. Югары культуралы, үз белгеченең остасы була, кебек фикерләр тыңлана.
- «Мин безнең чор татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлеге турында сөйләргә теләдем» - дип язды Гадел Кутуй. Сезнеңчә, Галиянең иң күркәм сыйфаты нәрсәдә? (ана булуы турында укучыларның фикерләре)
Галиягә балалары хакына тормыш кыенлыкларын җиңәргә, көчле булырга өйрәнергә туры килә. Авыр, җаваплы, күп көч таләп итә торган эштә эшли, шуңа карамастан балаларына игътибарлы булуы беркемне сокландырмый калмыйдыр.
ЙомгаклауГалиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.
Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз, вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү - бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Моның бик җаваплы эш икәнен истән чыгармасагыз иде.