Сборник стихотворений на тему Ил?амлы балачак


«Габдулла абый Тукай»
Габдулла абый Тукай
Кырлай авылында туган.
Кечкенәдән шигырь язып,
Халкыбызга танылган.
“Су анасы” әсәрен
Балалар яратып укый.
“Бала белән күбәләкне”
Минем сеңелем җырлый.
Аның бик күп әсәрләре
Зурларга багышланган.
Шуңа күрә Тукайны,
Бөтен халык аңлаган.
Бөек татар шәхесе
Яшьли бу җирдән киткән.
Утыз яше тулмыйча,
Кара гүрләргә кергән.
Ләкин яшьли үлсә дә,
Без аны онытмабыз.
Йолдызга сокланган кебек,
Без аңа сокланабыз.
«Җәйге каникуллар»
Җәйге каникуллар җиткәч,
Кайтып киттем авылга.
Рәхәтләнеп ял итәргә,
Әбигә булышырга!
“Нигә авылга?”-диярсез,
“Нигә лагерьга түгел?”
Мин авылны яратам.
Күңелем тарта шунда гел.
Яшел чирәмендә уйнап,
Күлендә коенасың.
Әби-бабайга булышып,
Тәмле ашап торасың!
Безнең авыл шундый матур!
Үзе ямьле,сөйкемле
Болындагы чәчәкләр
Сафландыра күңелне!
Ничек инде шундый җҗргә
Кайтып ял да итмисең?
Әби-бабай назларында
Ничек иркәләнмисең?!